Мооле Шанкарешвара Гыйбадәтханәсе, Турувекере
Шанкарешвара Гыйбадәтханәсе (шулай ук "Шанкарешвара" яки "Санкаресвара" дип языла), Һинд дине Шива Ходаена багышланган һәм Һиндстанның Карнатака штатының Тумкур даирәсенең кечкенә Турувекере шәһәрчегендә урнашкан.[1] Турувекере элек Аграхарам шәһәрчеге (өйрәнү урыны) буларак 13-енче гасырда нигезләнгән булган һәм штат башкаласы Бангалордан 77 миляда урнашкан. Гыйбадәтханә Хойсала Империясенең Патша Нарасимха III хөкем сөрүе вакытында якынча безнең эраның 1260 елында төзелгән булган.[2] Бу гыйбадәтханә Карнатака штатының Һиндстан Археология Бүлеге яклавы астында.[3]
Гыйбадәтханә планы
үзгәртүСәнгать тарих белгече Адам Харди буенча, гыйбадәтханә планы "Бхумиджа Нагара" стиленда (төньяк Һиндстан), ("мула-прасада" дип аталган) ярым-йолдыз нигезендә төзелгән. Бина материалы стандарт Сабын ташы һәм зал ("мантапа") ябык шәкелендә.[2]
Гыйбадәтханәнең стандарт Хойсала архитектурасының барлык нигез элементлары бар һәм анда изге урын ("гарбхагриха") бар ул зал белән квадрат вестибюль ("сукханаси") белән тоташтырылган. Залга керү тыштан болдыр (өй алды) ("мукхамантапа") аша. Типик рәвештә Хойсала гыйбадәтханәсенең ябык залының тәрәзәләре юк. Болдыр япмадан һәм аны тотып торучы ике яктан парапетлы декоратив ярым баганалардан тора. Изге урынның манарасы ("шикхара") бар. Вестибюльның үз манарасы ("сукханаси" дип аталган) бар, ул изге урын өстендәге төп манараның түбән киңәюе булып тора. Аның кыяфәтен сәнгать тәнкыйтьчесе Жерар Фокема төп багананың "борыны" дип атый. Тыштан, вестибюльның стеналары беленмәслек һәм изге урын стеналарның кыска киңәюе буларак каралырга мөмкин.[4][5][6] Ябык залның түшәмен дүрт багана тотып тора. Бу барлык Хойсала гыйбадәтханәләрендә норма булып тора. Бу баганалар түшәмне тугыз бүлемгә аера. Тугыз баганалы болдыр шулай бер бүлемле ук ачык зал максаты өчен хезмәт итә.[5] Залның тышкы стенасы һәм изге урын тулы пилястрлар белән буынланган. Тулы пилястрлар, манаралар һәм ярым-пилястрларда (әдикула) өстендә миниатюр манаралар бар алар декоратив күренеш тәэмин итәләр. Болар астында алты горизонталь формовка гыйбадәтханәнең нигезен формалаштыра.[7]
Галерея
үзгәртүБилгеләмәләр
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- Gerard Foekema, A Complete Guide to Hoysala Temples, Abhinav, 1996 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7017-345-0]]
- Kamath, Suryanath U. (2001) [1980]. A concise history of Karnataka: from pre-historic times to the present. Bangalore: Jupiter books.
.
- Adam Hardy, Indian Temple Architecture: Form and Transformation : the Karṇāṭa Drāviḍa Tradition, 7th to 13th Centuries, Abhinav, 1995, New Delhi, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7017-312-4]].
- ↑ General Information-Tumkur District Tourist Places. Deputy Commissioners Office. National Informatics Center. 12 December 2014 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 Hardy (1995), p347
- ↑ Protected Monuments in Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. 10 August 2012 тикшерелгән.
- ↑ Foekema (1996), p21
- ↑ 5,0 5,1 Foekema (1996), p22
- ↑ Foekema (1996), p24
- ↑ Foekema (1996), p28