Ишвара Гита (Дэванагари: ईश्वर गीता, IAST: (Īśvara Gītā)) Һиндстанда төзелгән Санскрит тексты. Анда шулай ук Ишвара дип аталган Шива Ходае өйрәтүләре бар, һәм аңа Һинд фәлсәфәсенең Самкхья һәм Йога мәктәпләре йогынты ясаган. Бу эш Бхагават Гитадан соңрак килгән һәм кимендә шуннан үрнәк алган. Ул Курма Пурананың икенче өлешенең (уттара вибхага)ның 11 бүлеген эченә кертә.
Ишвара Гитада Бхагавад Гитада булмаган күп темалар бар, мәсьәлән, лингага табыну һәм иң Олы Ходай Шива, ә Кришна түгел дигән фикер. Ишвара Гитада шулай ук Патанджалиның 8 катлы (аштанга) Йогасының һәм Шайвизмның Пашупата текстының йогынтысы күренә. Бу текстка манускрипт формасында берничә комментарие бар, 16-ынчы гасыр Һинду полиматының Виджнанабхикшуныкын кертеп.
Ишвара Гита аерым итеп Инглиз теленә, Француз теленә һәм Итальян теленә тәрҗемә ителгән булган, һәм Курма Пурананың тулаем тәрҗемәсе өлеше буларак Инглиз теленә.

Иң элек чыганаклар: Санскрит басмалар һәм тәрҗемәләр үзгәртү

  • Dumont, P.-E. (ed. and tr.) (1934). L’Īśvaragītā: Le Chant de Śiva. Baltimore: Johns Hopkins Press.
  • Gupta, Anand Swarup (ed.) (1971). The Kūrma Purāṇa. Varanasi: All-India Kashiraj Trust.
  • Nicholson, Andrew J. (tr.) (2014). Lord Siva's Song: The Isvara Gita. New York: SUNY Press.
  • Piantelli, Mario (ed. and tr.) (1980). Īśvaragītā, o, Poema del Signore. Parma: L. Battei.
  • Tagare, G.V. (tr.) (1982). The Kūrma Purāṇa, Part II. Delhi: Motilal Banarsidass.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

English
Sanskrit