Доктор Винод Бала (Вину) Арун Һинди, Санскрит һәм Һинд фәлсәфәсе галиме. Аңа Маврикий Университетында фәлсәфә докторы бирелгән булган, темасы "Маврикийның Һинд дине җәмгыятенә Рамаяна һәм Рамачаритманасаның әхлакый кыйммәтләренең чагыштырмача өйрәнүе" булган.

Доктор Винод Бала Арун
Туган Горахпур, Уттар Прадеш, Һиндстан
Ватандашлыгы Маврикий
Һөнәре галим

Доктор Вину Арун беренче Санскрит белеме рәсмие булган һәм Маврикийда Һинди әдәбиятын өйрәтүче беренче кеше булган. Дәвамлы рәвештә ул Маврикий Университетында Һинд дине фәлсәфәсе буенча 2002 елдан бирле 2010 елга кадәр өлкән лектор булган. Шуннан соң ул Дөнья Һинди Сәркатиблегендә беренче баш сәркатиб булган, бу оешма Һиндстан һәм Маврикий хөкүмәтләре тарафыннан дөнья буенча Һинди телен тәэмин итү өчен оештырылган булган. Хәзерге вакытта ул Рамаяна Үзәгенең вице-президенты булып тора,[1][2] ул Маврикий Парламенты тарафыннан 2001 елда нигезләнгән акт.

Позицияләре үзгәртү

Нәшер ителгән китаплары үзгәртү

Радио һәм ТВ эшләре үзгәртү

1994 елдан бирле, Доктор Арун Маврикийда радио һәм ТВ популяр программаларын эшләгән һәм тәкъдим иткән.

Радио:

  • Navneet, 1994 - 2015. Фәлсәфи кино һәм кинодан булмаган җырларның хәзерге контекстта аңлатуы һәм интерпретациясе. Ике атнага бер чыга торган 30 минутлык программа.
  • Chayanika, 1994 - 2015. Хәзерге контекстта бөек Һинди шигъриятен аңлату һәм интепретациясе. Ике атнага бер чыга торган 30 минутлык программа.
  • Prarthna, (1994 - 2015)/Jeevan Path, (2015 - now). Популяр һәм мәшһүр Һинд дине догаларның, мантраларның һәм язмаларның аңлатуы һәм интепретациясе, шуларга Бхагавад Гита һәм Упанишадалар керә, монда хәзерге җәмәгатькә аңлышылган итеп сөйләнелә. Атна саен.
  • Jivan Jyoti, 1995 - 2015. Санскритта алтын әйтемнәрнең аңлатуы һәм интерпретациясе. Атна саен.

ТВ:

  • Prateek, 2001 - 2003. Һинд дине символизмы буенча 27 минутлык программалар.
  • Әйләнә-тирә буенча башка күп программалар, Шив Ратри буенча Ятра, һәм Дөнья Һинди Көне турында программалар, 2007 - 2009.

Чакырылган сөйләшүләр үзгәртү

Һинди, Санскрит һәм Рамаяна буенча репутацияле галим буларак Доктор Арун күп престижлы халыкара киңәшмәләргә чакырылган булган. Күптән булмаган сөйләшүләргә түбәндәгеләр керә:

Бүләкләр үзгәртү

Арунга бирелгән бүләкләр

  • Manas Sangam Sahitya Samman awarded by Manas Sangam, Kanpur, India
  • Dharma Bhushan awarded by Vishwa Hindu Parishad, Mauritius
  • Sahitya Shiromani awarded by Akhil Vishwa Hindu Samiti, New York
  • Pravasi Bharatiya Hindi Bhushan Samman awarded by Uttar Pradesh Hindi Sansthaan

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Hindi Secretariat. Indiahighcom-mauritius.org. 2015-07-23 тикшерелгән.
  2. RNG - Ramayana Centre. Mauritiustimes.com (2015-01-21). 2015-07-23 тикшерелгән.