Гаушалалар яки Гошалар Һиндстанда сыерлар өчен саклау урыннары. Гошалаларда сыерларны яхшы карауга игътибар бирелә, чөнки алар Һинд динендә зур дини әһәмияткә ия һәм аларның яхшы хәлдә булуына зур мәдәни сизем булуга күрә.

Андхра Прадешта, Гунтурда гошала.

Тасвирламасы үзгәртү

Гошала, Санскрит сүзе ("Го" сыер дигәнне аңлата, ә "Шала" сыену урынын аңлата: Го + Шала = сыерлар өчен сыену урыны дигәнне аңлата), бу сыерлар, таналар һәм үгезләр өчен сыену урыны яки изге урын дигәнне аңлата.[1] Изге урын бирүдән кала, Гошала шулай ук законсыз суем урыннарында хайваннарны саклый.[2]

Тарихы үзгәртү

Һиндстанда беренче гошала Реварида Рао Юдхиштер Сингһ Ядав тарафыннан нигезләнгән булган.[3][4] Хәзер бөтен Һиндстан буенча яңа гошалалар бар.

Беренче Гауракшини сабха (сыерларны саклау хәрәкәте) Пәнҗабта 1882 елда нигезләнгән булган.[5] Хәрәкәт тиз вакытта бөтен Төньяк Һиндстан буенча һәм Бенгалия, Бомбей, Мадраста һәм Үзәк Провинцияләрдә таралган. Оешма хуҗасыз сыерларны саклаган һәм аларны гаушалар дигән урыннарда саклаган. Бөтен Төньяк Һиндстан буенча үсеш алган, бу кешеләрдән дөге җыю, һәм кертемнәр җыелган, аннан соң "гаушалар"ны финанслау өчен янә сатылган. Кайбер урыннарда 350 000-гә кадәр сыер суюларны туктату өчен имзалар җыелган.[6] 1880-енче һәм 1893-енче еллар арасында, йөзләрчә гаушалар ачылган булган.[7]

Берләшкән Корольлек үзгәртү

Берләшкән Корольлекнең бердәнбер Гошаласы Яңа Гокул, Бхактиведанта Манорда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә урнашкан.[8][9]

Америка Кушма Штатлары үзгәртү

АКШ-ларының беренче Гошаласы Гита Нагари Фермасы һәм Изге Урыны Порт Ройяльдә, Пеннсильваниядә урнашкан.[10] Башка төп Гошала Флоридада International Society for Cow Protection (ISCOWP) исеме астында эшләгән.

Аризонада Гошала: 2010 елның 7 апрелендә нигезләнгән булган, соңрак Сан Тан Үзәненә 2012 елның 1 февраленнан күчерелгән булган.;[11][12]

Дәүләт тәэминаты үзгәртү

2014 һәм 2016 ел арасында Һинд хөкүмәте сыер сыену абзарлары өчен 5,8 миллиард рупия (US$87 миллион) сарыф иткән.[13]

Продукт эшләп чыгармый торган сыерларны суемнарга җибәрүне туктатыр өчен, хөкүмәт 2014 ел уртасында Раштрийя Гокул Миссиясен башлаган, бу милли программа буенча пенсияга чыккан сыерлар өчен сыену урыннары төзелгән булган. Хайваннарның тәннәренең ташландыкларыннан килгән табыш аларны тотуга китәр дигән максат бар. 2016 елның маенда Һиндстан милли хөкүмәте гошалар өчен милли инаугурация конференциясен үткәргән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 300 cattle head for goshala everyday. Times Of India (2011-08-17). әлеге чыганактан 2013-11-10 архивланды. 2013-02-06 тикшерелгән.
  2. Setting up of gaushala in Kharar ordered. Express India (1999-05-24). әлеге чыганактан 2005-04-30 архивланды. 2013-02-06 тикшерелгән.
  3. Rastogi, Nawal Kishore (2002-04-27). In stoic silence, historical tanks of Rewari await tourists. Tribune India. 2014-01-06 тикшерелгән.
  4. Satish Chandra Mittal (1986). Haryana, a Historical Perspective. Atlantic Publishers & Distri. pp. 4–. GGKEY:WZ4ZX97B5N2. https://books.google.com/books?id=2RKTigrrP1cC&pg=PP4. 
  5. The Making of an Indian Metropolis, Colonial governance and public culture in Bombay, 1890/1920, Prashant Kidambi, p. 176, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-7546-5612-8]].
  6. Vishnu's crowded temple, India since the great rebellion, pp. 67-69, Maria Misra, 2008, Yale University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-300-13721-7]].
  7. Report of the National Commission on Cattle - Chapter I (10. Beginning of mass protests against cow-killings). Dahd.nic.in. әлеге чыганактан 27 September 2013 архивланды. 10 November 2013 тикшерелгән. Калып:PD-notice
  8. Grand Opening Of The Five Star Hilton For Krishna Cows. ISKCON News (2010-11-12). әлеге чыганактан 2014-01-06 архивланды. 2014-01-06 тикшерелгән.
  9. Das, Radha Mohan (2010-11-13). New Farm Complex at Bhaktivedanta Manor. Vina.cc. әлеге чыганактан 2014-01-06 архивланды. 2014-01-06 тикшерелгән.
  10. http://www.theyogafarm.com/2016/05/working-farm-retreats-at-gita-nagari.html
  11. https://issuu.com/timespub/docs/1016_se_mesa_book/1?e=8633901/39735650
  12. https://www.facebook.com/azgoshala/?fref=ts
  13. Cow urine can sell for more than milk in India. Bloomberg.com (2016-07-18). 2016-09-18 тикшерелгән.