Камбоджада Һинд дине

Камбоджага Һинд дине беренче мәртәбә Фунан Патшалыгы башланганда тәэсир итә башлаган. Һинд дине Кхмер Империясенең рәсми диннәренең берсе булган. Камбоджа изге Angkor Wat (Ангкор Ват) гыйбадәтханәсенең Ватаны булып тора, бу дөньяда иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе. Кхмер Патшалыгында төп дин булып Һинд дине торган, шуннан соң популярлык буенча Буддизм торган. Башта патшалыкта Һинд дине төп дәүләт дине булып торган. Иң күп табынылган Ходайлар булып Вишну һәм Шива торган, аларга Кхмер Һинд дине гыйбадәтханәләрендә табынганнар. Angkor Wat (Ангкор Ват) кебек гыйбадәтханәләр чынлыкта "Преаһ Писнулок" (Санскрит телендә "Вара Вишнулока") яки Вишну Патшалыгы дип аталган, бу Патша Сурьяварман II-не үлемнән соң Вишну буларак хөрмәт итәр өчен. Браминнар (Һинду каһиннәр) тарафыннан башкарылган церемониялар һәм ритуаллар гадәттә патша гаиләсенең, аксөякләрнең һәм хөкем итүче сыйныф арасында үткәрелә торган булган.

Камбоджада урнашкан Ангкор Ват, көньяк-көнчыгыш Азиядә йөзләрчә борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсе.

Кхмер Империясе нечкә мәдәният, сәнгать һәм архитектура чәчәк аткан катлаулы җәмгыятьне барлыкка китергән. Кхмер Патшасы һәм аның рәсмиләре сугару һәм су тарату белән хөкем сөрү өчен җаваплы булган, бу катлаулы гидравлика инфраструктурасын таләп иткән, мәсәлән, каналлар, арыклар һәм "барай"лар дип аталган массив резервуарларны таләп иткән. Җәмгыять Һинд дине каста системасын чагылдырган иерархия итеп оешкан булган, монда гади кешеләр - дөге фермерлары һәм балыкчылар - халыкның зур күпчелеген тәшкил иткән. Кшатрийлар - патшалар, гаскәр башлыклары, солдатлар һәм сугышчылар - хөкем сөрүче элитаны һәм хакимиятне тәшкил иткән. Башка иҗтимагый сыйныфларга браминнар (каһиннәр), сәүдәгәрләр, ташчы һәм балта осталары кебек кәсепчеләр, чүлмәкчеләр, тимерчеләр, зәркән осталары, тукучылар һәм иң аскы иҗтимагый дәрәҗәдә коллар торган. Экстенсив сугару проектлары дөгенең артыкларын тәэмин иткән һәм бу күпсанлы халыкны тәэмин итә алган. Дәүләт дине булып Һинд дине торган, әмма аңа Дэвараджа культы тәэсир иткән, ул Кхмер Патшаларын Җирдә Ходай сыйфатларына ия дип әйткән, һәм алар Вишну яки Шива инкарнацияләре хасиятләренә ия булган дип саналган. [1] Сәясәттә, бу статус Патша хакимиятенең Ходай тарафыннан юстификациясе дип каралган. Культ Кхмер Патшаларын массив архитектура проектларын башларга этәргән, алар Ангкор Ват һәм Байон кебек гаять зур монументлар төзеткәннәр бу Патшаның Җирдә илаһи хакимиятен бәйрәм итү өчен эшәнгән булган.

Империянең рәсми диннәренә Һинд дине һәм Махаяна Буддизмы кергән, 13-енче гасырда Шри Ланкадан үтеп кереп, хәтта түбән сыйныфлар арасында да Тхеравада Буддизмы киң таралганчыга кадәр.[2] Шуннан соң Камбоджада Һинд дине әкренләп бөлә башлаган һәм ахыр чиктә патшалыкның төп дине булып Тхеравада Буддизмы киткән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sengupta, Arputha Rani (Ed.) (2005). God and King : The Devaraja Cult in South Asian Art & Architecture. әлеге чыганактан 2020-02-16 архивланды. 14 September 2012 тикшерелгән.
  2. Keyes, 1995, pp.78–82

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү