Казакъстанда Һинд дине

Казакъстанда Һинд дине тарафдарлары җәмәгате күбесенчә җөмһүрият территориясендә яши торган Һиндстан һәм Непал чыгышлы кешеләрдән һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдарларыннан тора. Казакъстанда шулай ук Брахма Кумарис, Сант мат, трансценденталь медитация, сахаджа-йога, Саи Баба, Шри Пракаш Джи тарафдарлары, адвайта, Шиваизм тарафдарлары бар. Казакъстанда, Үзбәкстанда һәм Төркмәнстанда 2732 Һинд дине тарафдары яши. Күбесенчә алар һиндле студентлар һәм эшмәкәрләр. 2000-енче елларда массакүләм чараларда Казакъстан хөкүмәтләренең Алма-Ата тирәсендә Кришна гыйбадәтханәсен һәм Кришна җәмәгатен җимерергә карары турында халыкара гауга киң яктыртылган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Neelu Vyas {{{башлык}}} // CNN-IBN.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү