Ладду
Ладду (laḍḍū, lāḍḍū) - Һиндстан субконтинентыннан сфера формасындагы татлы ашамлык. Ладдулар он, гһи маеннан/ак майдан/үсемлек маеннан һәм шикәрдән ясала, шулай ук рецептка карап башка ингредиентлар өстәлергә мөмкин, мәсьәлән вакланган чикләвекләр яки киптерелгән йөзем. Аларны еш фестивальләрдә яки дини чараларда әзерлиләр.[2][3]
Ладду | |
Дәүләт | Һиндстан |
---|---|
Чыгыш иле | Һиндстан |
Матди булмаган мәдәни мирас статусы | National Inventory of Intangible Cultural Heritage in Malaysia[d][1] |
Ладду Викиҗыентыкта |
Составы
үзгәртүЛадду өчен еш кулланыла торган оннарга грам оны (бәрән ногыты оны), бодай ярмасы оны һәм уылган кокос керә. Болар шикәр һәм башка тәмләткечләр белән кушыла, гһи менда пешерелә һәм шар формасы итеп ясала. Кайбер ладду рецептлары Аюрведа медицинасы ингридиентларын кулланып ясала, шуларга пажитник ладдусы, күпбөртеклеләр һәм гуммиарабик ладдусы керә. Ладдуларга еш пестә (фисташка) чикләвекләре һәм бадәм (миндаль) чикләвеге кебек чикләвекләр салына.
Бунди ладду
үзгәртүБунди ладду яки Бундиар Ладду бенгаль грам оны Бесан нигезендәге бундидан ясала.[4] Аны еш Ракша Бандһан һәм Дивали фестивальләрендә тәкъдим итәләр.
Мотичур ладду яхшы сыйфат бундидан ясала, шарлар кечкенә һәм гһи мае яки үсемлек мае белән пешерелә. Бу ладду өчен рецепт төньяк Һиндстаннан килеп чыккан, шулай да, ул хәзер бөтен Һиндстан субкыйтгасы буйлап популяр.
Бесан ладду
үзгәртүБесан ладду грам оны (бәрән ногыты яки грам оныннан), шикәрдән һәм гһи маеннан ясалган татлы ризык. Бесан гһида алтынсу-көрән һәм чикләвек исе белән булганчы кыздырыла. Соңыннан аңа шикәр өстәлә. Тәм буенча бу кушылмага пестә чикләвеге (фисташка) кисәкләре дә өстәлә. Шуннан соң шул кушылмадан татлы шарлар ясала. Төрелгән килеш ул озак саклана.[5] Аны Һиндстанда еш фестивальләрдә, гаилә чараларында һәм дини вакыйгаларда тәкъдим итәләр.
Кокос ладдусы
үзгәртүТөрле кокос ладду рецептлары бар. Аның иң иртә формасы Нарайл Накру Чола Империясе чорына карый, ул вакытта ул экспедицияләрендә яхшы уңыш символы буларак сәяхәтчеләр һәм сугышчылар өчен төрелгән татлы ризык булган.[6]
Педһа
үзгәртүПедһа (крем шарчыклары) Һиндстан суб-кыйтгасында популяр десерт булып тора, ул Кһоадан ясала (парга әвердерелеп сөт каты калдыкларыннан) ясала. Һиндстанда Һинд дине тарафдарлары арасында ул еш Ходайларга тәкъдим итәр өчен пешерелә.[7][8]
Бодай ярмасы яки Рава Ладдусы
үзгәртүБу ладду равадан (бодай ярмасы), шикәр һәм гһи маеннан пешерелә. Бу рецептның юрамасына өстәмә ингридиент буларак Кһоа керә.[9]
Ашарга яраклы сумала белән ладду
үзгәртүҺиндстанда, бу еш балаларын имездерүче аналарга бирелә, чөнки ул сөт эшләп чыгарырга ярдәм итә.[10][11] Ладдулар Маратхи телендә Динкаче ладу һәм Һинди телендә Гонд ка ладду дип аталалар. Төп ингридиент булып гуммиарабик тора, ул Бабһул агачыннан җыела. Башка ингридиентларга кокос, бадәм чикләвекләре, кэшью чикләвекләре, хөрмә, мускат чикләвеге һәм кардамон, мәк орлыклары, гһи мае һәм шикәр кебек тәмләткечләр керә.[12] Альтернатив күп-бөртеклеләр рецептта берникадәр сумала бөртеклеләр һәм ногыт борчаклары оннары (мәсьәлән, бесан, урид, раги (Маратхи телендә начани) һәм бодай оны белән алыштырыла.[13]
Солы ладдусы
үзгәртүСолы ладдусы традицион татлы ризыкның юрамасы булып тора.[14] Бу ладду кыздырылган сезам орлыклары, солы, чикләвекләр кушылмасы, яшел кардамон пудрасы һәм чистартылмаган пальма шикәре белән пешерелә. Рецептта кулланылган башка өстәмә рецепт булып кһойя тора.[15]
Башка төрләр
үзгәртүЛадду күп төрле бөртеклеләр, ногыт борчаклары яки орлыклардан ясалырга мөмкин. Кайбер популярларга кыздырылган бодай оны, амарант, кресс-салат орлыклары белән ясалганнары керә.[16] Тәңгәл килгән рәвештә пажитник орлыклары, һәм арахис.[17]
Дөнья рекорды
үзгәртүИң зур бер ладдуның авырлыгы - 29,465 кг һәм ул 2016 елның 6 сентябренда Һиндстанда, Андһра Прадешта, Тапесварамда PVVS Mallikharjuna Rao (India) тарафыннан ирешелгән булган.[18] Ладду традицион Бунди рецепты буенча ясалган булган. Ингредиентларга гһи мае, чистартылган үсемлек мае, кэшью чикләвекләре, шикәр, бадәм чикләвекләре, кардамон һәм су кергән.
Кулланылышы
үзгәртүЛадду еш фестивальләр яки гаилә чаралары өчен ясала, мәсьәлән Һинд туйларына яки Прасад буларак Һинд дине гыйбадәтханәләрендә бирелә, бигрәк тә Андһра Прадешта Венкатешвара Гыйбадәтханәсендә, ул Тирупати Ладду исеме астында мәшһүр. Шулай ук кайбер Мөселман җәмәгатьләрендә традицион Гыйд-уль-фитр дессерты буларак тәкъдим ителә.
Махараштра кухнясында сәфәр провизиясе максатлы ладдулар өчен традицион рецептлар бар.
Мәдәни сылтамалар
үзгәртүСезам Урамы "Rakhi Road" эпизодында ладдулар сайлап алынгын Һиндстан дессерт рецепты буларак искә алына. Элмо ладдулар ясый торган итеп һәм Һинд Ракхи фестивале бәйрәм итүе өлеше буларак итеп сурәтләнгән.[19]
Авырлыгы 6300 кг булган ладду 2012 елның сентябренда Һиндстанда, Андһра Прадешта Ганеш фестивале өчен ясалган булган. Бу иң зур мәгълүм булган ладду дип раслана.[20]
English Vinglish фильмында, төп каһарман Шаши Годболе (Шри Дэви) өй хатыны, ул яшәү өчен ладдулар ясый һәм сата.[21]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Warisan Kebangsaan 2009
- ↑ Sweet shops make hay in Diwali shine, The New Indian Express (2013-10-31). 17 гыйнвар 2019 тикшерелде. 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Sangeetha Devi Dundoo. As good as home, The Hindu (2013-10-31). 17 гыйнвар 2019 тикшерелде.
- ↑ Krondl, Michael (2011). Sweet invention a history of dessert (1st ed.). Chicago, Ill.: Chicago Review Press. p. 17. . https://books.google.com/books?id=Dt0RErSFvE8C&pg=PP17.
- ↑ Collingham, Lizzie (2007). Curry : a tale of cooks and conquerors. Oxford: Oxford University Press. p. 105. . https://books.google.com/books?id=Q2rRCwAAQBAJ&pg=Pg105.
- ↑ Madhulika Dash (16 October 2004). Food Story: The journey of ladoo from a medicine to the much-loved Indian sweet. The New Indian Express.
- ↑ Kumar, K.R.. "Packaging Aspects of Milk & Milk Based Products". Plastics in Food Packaging. Mysore, India: Central Food Technological Research Institute. p. 198. http://icpe.in/Plastics%20in%20Food%20Packaging/pdf/11-Final.pmd.pdf.
- ↑ Sanjeev Kapoor. Mithai. Popular. . https://books.google.com/books?id=pWG6myyY_okC&pg=PT37.
- ↑ Kachru, Braj B. (Editor); Bhatia, Vijay (2006). The handbook of world Englishes (2. print. ed.). Malden, Mass.: Blackwell. pp. 395–396. . https://books.google.com/books?id=PpeXINCnDbIC&pg=PA395.
- ↑ Kajale, Neha, et al. "Effect of traditional food supplements on nutritional status of lactating mothers and growth of their infants." Nutrition 30.11 (2014): 1360-1365.
- ↑ (2012) «Traditional Herbal Care of Human Health in Jaunpur (U.P.)». Indian J. L. Sci. 1 (2): 61–65. Проверено 13 April 2016. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2017-08-09, retrieved 2021-08-10
- ↑ Dinkache ladoo, Gund ladoo, Gond Ladoo, Gond Ka Laddu.....Easy Recipes on CuisineCuisine.com. әлеге чыганактан 2016-04-22 архивланды. 11 April 2016 тикшерелгән.
- ↑ Naidu, Bhargavi G., Kirti J. Shirke, and Anuradha Shekhar. "Research Paper Open Access." (2012).
- ↑ Lizzie Collingham. Curry: A Tale of Cooks and Conquerors. Vintage. . https://books.google.co.in/books?id=5XVjpITKrykC&printsec=frontcover&dq=laddu+recipe&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiV-brU9eLfAhUDto8KHds8BQ0Q6AEISjAG#v=onepage&q=laddu&f=false.
- ↑ Калып:Cit web
- ↑ Shwetha Y., 2014. Therapeutic Effect of Garden Cress Seeds on Diabetics and Hypertensive Subjects (Doctoral dissertation, University of Agricultural Sciences GKVK, Bangalore).
- ↑ Pathak, Sarita Srivastava, Sema Grover, P., 2000. Development of food products based on millets, legumes and fenugreek seeds and their suitability in the diabetic diet. International journal of food sciences and nutrition, 51(5), pp. 409-414.
- ↑ http://www.guinnessworldrecords.com/world-records/largest-laddu-(individual)
- ↑ Episodes. Sesame Workshop. әлеге чыганактан 2018-08-26 архивланды. 3 February 2018 тикшерелгән.
- ↑ 6,300 kg Tapeswaram laddu creates record. The New Indian Express. Express Network Private Limited. әлеге чыганактан 2013-11-06 архивланды. 27 September 2012 тикшерелгән.
- ↑ Bhandari, Aparita. Bollywood veteran Sridevi returns in English Vinglish (en-CA), The Toronto Star (4 October 2012).