Торонтода Шрингери Гыйбадәтханәсе

]

Канадада, Онтариода, Торонтода, Брайдон Драйв, 80-енче йортта урнашкан, 2010 елның 20 июненда тәмамланган, Шрингери Видья Бхарати Фонды төзегән, Сарасвати Алиһәсенә багышланган Дравид Архитектурасы Шрингери Гыйбадәтханәсенең төп гопурамы фасады. Сайты - [http://www.svbfcanada.com/

Торонтоның Шрингери Шарадамба Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:ஸ்ரிங்கேரி ேகாவில், Каннада телендә:ಶೃಂಗೇರಿ ಶಾರದಾಂಬೆ ದೇವಾಲಯ ಟೊರೊಂಟೊ) Онтарио, Торонтоның Этобикоук төбәгендә Сарасвати Алиһәсенә багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул күбрәк SVBF Canada яки Шрингери Видья Бхарати Фаундэйшен Канада буларак билгеле. Гыйбадәтханә Һиндстан, Карнатакада Чиккамагалуру Төбәгендә Шрингерида урнашкан 8-енче гасыр Шрингери Шарадамба Гыйбадәтханәсе моделе буенча төзелгән.

Изгеләштерү үзгәртү

Гыйбадәтханә бөтен дөньядан 250 елга сулары белән 2010 елның 20 июненда изгеләштерелгән булган.[1][2][3][4] Изгеләштерүдә 10 000-нән артык тугъры катнашкан, каһиннәр гыйбадәтханәнең гопурамын күтәргән һәм аның киселгән фасады аша изге су койганнар.[5] Кубхабхишекхам церемониясе туры эфирда һәм соңрак күрсәтелә торган итеп берничә телеканалда күрсәтелгән булган, мәсәлән, ATN, Tamil One, Omni Television, Vision TV, TV Asia, Star News, Jaya TV һәм башкалар һәм шулай ук берничә радио һәм басмаларда глобаль колачлау белән тасвирланган булган.[6]

Архитектурасы үзгәртү

 
Ян диварларда Ади Шанкарачарья тормышын сурәтләүче церемониаль узу юлы.

Гыйбадәтханәнең Көньяк Һиндстан гыйбадәтханә архитектурасы стиленда гопурамы бар. Ул якынча 30 000 квадрат фут җир били, мәрмәр һәм таргылташ Һиндстаннан китерелгән. Гыйбадәтханәнең төп 3 хасияте 30 футлы Гопурам, 18 футлы Мандапам һәм Ади Шанкарачарья тормышының төп вакыйгаларын сурәтләүче церемония узу юлы булып тора.[7] Гыйбадәтханәдә якынча 500 кеше сыя ала. Гыйбадәтханәнең таргылташ һәм мәрмәр идәне кыш өчен җылыту белән тәэмин ителгән.[7]

Шрингери Җәмәгать Үзәге 2008 елның 13 декабренда инаугурацияләнгән булган, ә яңартылган гыйбадәтханә 2010 елның 20 июненда инаугурацияләнгән булган.

SVBF Canada-ның максаты Канада җәмәгатьләре арасында борынгы Һинд традицияләренә нигезләнгән югары белемне һәм шәхси камилләшүне тарату. "Шрингери Видья Бхарати Фаундэйшн" атамасы хәзерге 36-ынчы Ачарья Аның Изгелеге Җагадгуру Шанкарачарья Шри Шри Бхарати Тиртха Махашвамигал һәм элегрәк 35-енче Ачарья Аның Изгелеге Җагадгуру Шанкарачарья Шри Шри Абхинава Видья Тиртха Махасвамигал алкышларын алу өчен кушылган дигән ышану бар.

Гыйбадәтханәдә түбәндәге Ходай һәм Алиһәләргә багышланган ун изге урын бар.

Комплекста бушлай музыка дәресләре, бхаджаннар, Санскрит шлокалары Ведалар һәм башка фәннәрдән дәресләр уза. Community/Banquet Hall 2010 елның 18 июнь көнендә архивланган., Adi Shankara Museum, Adi Shankara Library, Adi Shankara Vidyalaya.

Искәрмәләр үзгәртү

Координаталары: 43.72015° N, 79.57356° W

http://www.svbfcanada.com/

  1. 10,000 Hindus to attend Toronto temple opening (Jun 15, 2010). 2010 елның 18 июнь көнендә архивланган.
  2. Toronto: Temple modelled on Sringeri structure to be inaugurated (June 15, 2010).
  3. A temple to serve all Hindus (June 19, 2010).
  4. Consecration of Great Hindu Temple in Toronto. 2021 елның 12 февраль көнендә архивланган.
  5. Temple dedicated to Adi Shankaracharya opens in Toronto (Jun 21, 2010).
  6. Grand Opening of SVBF Canada’s $11 million Temple complex in Toronto (June 17, 2010). 2016 елның 3 март көнендә архивланган.
  7. 7,0 7,1 About the temple. Official website of Sringeri Vidya Bharati Foundation, Canada.