Раджендра Арун Рамаяна һәм Һинд фәлсәфәсе галиме. Ул Маврикий Парламенты тарафыннан 2001-енче елда нигезләнгән Рамаяна Үзәгенең җитәкчесе, бу оешманың максаты [1] Рамаянаны һәм андагы рухи, иҗтимагый һәм мәдәни кыйммәтләрне пропагандалау.

Раджендра Арун
Туган 29 июль, 1945 ел
Нарва Питамбарпур, Уттар Прадеш, Һиндстан
Ватандашлыгы Маврикий
Һөнәре галим

Пандит Арун дөнья буйлап үзенең Рамаяна буенча китаплары өчен мәшһүр,[2] бу Манас Мейн Нарида 1983 елда нәшер ителгән Хари Катха Анантадан башлап һәм 2010 елда нәшер ителгән һәм Маврикий милли радиосында 1983 елдан бирле программалар тапшырулары өчен мәшһүр. Мистер Арун Рамаянаның урынын югары итеп куеп бөтен дөнья буйлап чакырылып тема буенча сөйләгән.

Раджендра Арунның Рамчаритманаларның сөйләүчеләре арасында үз урыны бар. Ул стиленда уникаль һәм тамашачыларны һәм укучыларны мелодраматик та түгел, фәлсәфи коры да түгел манерада катнаштыра. Ул Рамаяна тарихын төгәл һәм ачык итеп сөйли, шулай итеп тыңлаучылар бик илһамланып аны рәхәтләнеп тыңлыйлар. Ул укучыларның ихтирамын һәм бөтен дөньяда тәнкыйтьчеләрнең тануын яулаган. Раджендра Арун 1945 елның 29 июненда Һиндстанда, Уттар Прадешта, Файзабад районында Наравапитамбарпур авылында туган. Ул Аллаһабад Университетында Һинди буенча магистр дәрәҗәсенә ия булгач, журналист булып киткән. 1973 елда ул Маврикийга барган һәм "Җаната" Һинди атна саен басманың мөхәррире булган, бу басманың хуҗасы Сэр Сивусагур Рамгулам булган. Ул шулай ук "Самачар"ның вәкиле һәм Һиндстанның Берләшкән Яңалыкларының (UNI - United News of India). Хәзерге вакытта ул Рамаяна Үзәгенең нигезләүчесе һәм сәркатибе булып тора, бу Парламент тарафыннан корылган дөньяда беренче шундый оешма. Аның җитәкчелеге астында Рамаяна Үзәге аның рухи, иҗтимагый һәм мәдәни кыйммәтләрен пропагандалыйлар һәм тәэмин итәләр.

Басылган әсәрләре үзгәртү

Раджендра Арун Рамчаритманаларның төрле характерлары һәм аспектлары турында Һинди телендә 8 китап язган, шуларның 5-се дәвамлы рәвештә Инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Бу китапларның барысы да Һиндстанда, Яңа Дәһлидә булган Прабхат Пракашан тарафыннан нәшер ителгән.

  • Hari Katha Anantaa
  • Bharat Gun Gatha
  • Jag Janani Janaki
  • Jag Rom Rom Mein Rama
  • Raghukul Reeti Sada
  • Taju Sansay Bhaju Rama
  • Ath Kaikeyi Katha
  • Manas Mein Nari

Искәрмәләр үзгәртү

  1. RNG - Ramayana Centre. Mauritiustimes.com (2015-01-21). 2015-07-23 тикшерелгән.
  2. Books by Rajendra Arun.