Шри Чайтанья Гаудия Матх

Шри Чайта́нья Гауди́я Матх (ШЧГМ) (Инглиз телендә - Sri Chaitanya Gaudiya Math) — Гаудия-матхның элеккеге эшлеклесе Бхакти Дайита Мадхава Госвами (1904-1979) 1953 елда (рәсми түгел рәвештә - 1940 елларда) Һиндстанда нигезләнгән гаудия-вайшнав оешмасы. Төп монастырь - матха Калькуттада урнашкан. Һиндстанда 24 бүлеге бар, шул исәптән Ассам һәм Пәнҗаб штатларында. Ай саен «Chaitanya Vani» журналы чыгарыла. Хәзерге вакытта Шри Чайтанья Гаудия Матхның җитәкчесе булып ачарья Бхакти Баллабх Тиртха тора. Россияда 1999 елдан бирле, Мәскәүдә ашрам ачылган. [1][2].

Чайтанья Махапрабху

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Иваненко С. И. Вайшнавская традиция в России: история и современное состояние. Учение и практика. Социальное служение, благотворительность, культурно-просветительская деятельность. — М.: Философская книга, 2008. — 320 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-902629-41-2.
  • Современная религиозная жизнь России. Опыт систематического описания / Отв. ред. М. Бурдо, С. Б. Филатов. — М.: Логос, 2005. — Т. III. — 464 с. — 2000 экз. — ISBN 5-98704-044-2.
  • Ткачева А. А. Индуистские мистические организации и диалог культур / Отв. ред. Р. Б. Рыбаков. — М.: Наука, Восточная литература, 1989. — 139 с. — ISBN 5-02-016523-9.

Сылтамалар

үзгәртү
  • [1] Шри Чайтанья Гаудия Матха