Шардха Рам Пхиллаури

Шардха Рам Пхиллаури (1837, 30 сентябрь[1] – 1881, 24 июнь) Һинд дине дәгъвачысы, иҗтимагый реформаторы, астрологы һәм язучысы, ул иң күбрәк Һинди һәм Пәнҗаби әдәбиятына кертеме өчен искә алына. Аны "хәзерге Пәнҗаби прозасы"ның атасы дип атаганнар.[2]

Биографиясе үзгәртү

Шардха Рам 1837 елда Брамин гаиләсендә Җаландһарда, Пхиллаур шәһәрчегендә туган.[2][3] Аның әтисе, Җай Дьялу, астролог булган.[2] Ул формаль рәвештә белем алмаган.[1] Җиде яшендә ул Гурмукхи язуын өйрәнгән.[2] Ун яшенә ул Һинди, Санскрит, Фарсы телен, астрологияне һәм музыканы өйрәнгән.[2] Соңрак ул шулай ук традицион Һинд диненең (Санатана дхарма) дәгъвачысы булган.[2][3][4]
Китапларында, Шардха Рам Пәнҗаби мәдәниятен һәм телен китергән.[2][3]

Шардха Рам Махабхарата буенча көчле лекцияләр биргән һәм шуңа күрә Британия хөкүмәтенә каршы пропагандада гаепләнгән булган.[2][3] in 1865.[чыганагы?] Нәтиҗәдә, ул туган шәһәре Пхиллаурдан куылган булган.[2][3]
Шарда Рам еш Амритсарга һәм янәшәдәге Лахорга барган, бигрәк тә астрология белән бәйләнештә.[2] Бу вакытта ул астролог буларак танылган булган һәм Һиндида берничә китап язган.[2]

Соңгы вакытта Шардха Рам Һиндида беренче роман язган кеше буларак танылган булган.[2][3][5] Аның Бхагьявати әсәре күбесенчә Амритсарда язылган дип әйтелә, беренче мәртәбә ул 1888 елда, Шардха Рамның үлеменнән соң басылган.[2] Романда ир кешеләрнең һәм хатын-кызларның хокукларын тасвирлау ул заман өчен прогрессив булган.[2][3]
Шардха Рам 1881 елның 24 июненда Лахорда үлгән.[2]

Эшләре үзгәртү

Эш Ел Тасвирлама
Sikhan De Raj Di Vithia (Сикхлар Хөкеме Тарихы)[2][3] 1866 Бу китап Сикхизм һәм Махараджа Ранджит Сингхның хөкемдарлыгы турында.[3][6] Соңгы өч бүлектә Пәнҗаби мәдәнияте һәм Пәнҗаби теле турында, йолаларны, куллануларны һәм халык җырларын да кертеп.[3] Китапны еш дәреслек итеп киңәш итәләр.[3]
Punjabi Batcheet[2][3] Бу китап махсус Британиялеләргә биредәге диалектны аңлар өчен язылган.[2][3] Ул Гурмукхи язуыннан Латин язуына транслитерацияләнгән беренче китап булырга мөмкин.[2][3] Моны өйрәнү административ хәзмәткә кертелү өчен таләп булган.[2][3] The book is taught to this day at schools affiliated with the Punjab State Education Board (PSEB) Mohali.[чыганагы?]
Om Jai Jagdish Hare[2][3] 1870s[чыганагы?] Пәнҗабига беренче мәртәбә тәрҗемә ителгән булган.[3]
Бхагьявати[2][3] 1888 елда басылган Бу китап Һиндида беренче роман дип ышаныла.[2][3][5]
Satya Dharm Muktavli[3]
Shatopadesh[3]
Satyamrit Pravaha[3]

Билгеләмәләр һәм искәрмәләр үзгәртү

Өстәмә укырга мөмкин үзгәртү

  • Singh Bedi, Harmohinder. Shardha Ram Granthawali. Nirmal Publisher. (A three-volume work by the dean and head of the Guru Nanak Dev University Hindi Department.)

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Singh Bedi, Harmohinder. Shardha Ram Granthawali. Nirmal Publisher. (A three-volume work by the dean and head of the Guru Nanak Dev University Hindi Department.)
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 Walia, Varinda. "Hindi novel’s first cradle." The Tribune (17 March 2005).
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 Maitray, Mohan. "The creator of Om Jai Jagdish Hare." The Tribune (27 September 1998).
  4. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2007-09-29, retrieved 2019-02-28 
  5. 5,0 5,1 Элегрәк моны Лала Шри Нивас эшләгән дип әйткәннәр, ул 1902 елда "Прикша Гуру"ны язган. Walia, Varinda. "Hindi novel’s first cradle." The Tribune.
  6. Sisir Kumar Das. A History of Indian Literature, p.540. Sahitya Akademi (1991), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7201-006-0]].