Панча-таттва (Дэванагари язуы белән: पञ्चतत्त्व; IAST: pañca-tattva, Санскрит сүзе pañca-дан аның мәгънәсе "биш" һәм таттва "хакыйкать" яки "чынлык") Гаудия-Вайшнавизм яки Кришнаизм традициясендә махсус Ходайның Биш Аспектына яки Абсолют Хакыйкатькә карый.

Вайшнав алтаренда Панча-таттва.

Килеп чыгышы үзгәртү

Гаудия Вайшнавизмда яки Гаудия Кришнаизмда бу Ходайның (Кришна)ның биш хасияте Җирдә XV гасырда биш кеше буларак инкарнацияләнгән - Чайтанья Махапрахбху, Нитьянанда Прабху, Адвайта Ачарья, Гададһара Пандита һәм Шриваса Тхакура. Алар Һиндстан буенча Һаре Кришна мантрасын, һәм Кришнага тугърылык (Бхакти)ны тарату өчен мәшһүр.

Биш Хасиятләр үзгәртү

"Иң олы тугъры (Ходай Чайтанья), һәм аның шәхси экспансиясе (Шри Нитьянанда), аның инкарнациясе (Шри Адвайта), Аның тугърысы (Шри Шриваса) һәм Аның энергиясе (Шри Гададһара) һәм тугърыларның көче чыганагы булган Ходай Кришнага баш иям." (Чайтанья Чаритамрита Adi 1.14(үле сылтама)7.6(үле сылтама))

Панча Таттва мантра үзгәртү

Гаудия традициясендә мантра Панча Таттваның биш әгъзасы исемнәреннән формалаша һәм тугъры табыну яки медитация ("джапа") вакытында әйтелә яки җырлана. Еш бу мантра Харе Кришна мантрага кадәр җырлана яки тавыш белән әйтелә. Тарафдарлар ышануы буенча бу Кали Югада иң мәрхәмәтле мантра.

śrī-kṛṣṇa-caitanya prabhu-nityānanda,
śrī-advaita gadādhara śrīvāsādi-gaura-bhakta-vṛnda[1]
"Шри-кршна-чайтанья прабху-нитьянанда,"
"Шри-адвайта гададһара шривасади-гаура-бһакта-врнда"[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  • Rosen, Steven J. Sri Pancha Tattva: The Five Features of God 1994 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-9619763-7-3]] Folk Books, New York
  1. Pancha Tattva mantra
  2. Pancha Tattva mantra