Ишвара Гыйбадәтханәсе, Арасикере

Һиндстанда, Карнатака штатында, Хассан районында Арасикере шәһәрчегендә Ишвара Гыйбадәтханәсе (шулай ук Ишвара) Хойсала Империясе хөкеменең якынча 1220 елга карый.[1] Арасикере (турыдан-туры мәгънәдә "Патшабикәнең коену урыны"; Арасиның мәгънәсе "патшабикә" яки "принцесса" һәм кереның Каннада телендә мәгънәсе "су коену урыны", ул тарихи Майсор шәһәреннән 140 км да урнашкан һәм Хассан шәһәреннән 41 км көнчыгышта урнашкан.[2] Гыйбадәтханә Һинд дине Ходае Шивага багышланган, гәрчә скульптура зурылыгы һәм фигуралары буенча уртача булса да, сакланып калган Хойсала һәйкәлләре арасында планы өчен: 16 нокталы йолдыз-сыман "мантапа" (зал), өстәвенә ассиметрик йолдыз-сыман гыйбадәтханә, аның йолдыз нокталары өч төрле булу өчен архитектура буенча иң катлаулы булып санала.[1]

Арасикереда гадәти булмаган 16 нокталы йолдызсыман мантапа (зал) планы белән Ишвара гыйбадәтханәсе

Гыйбадәтханә планы үзгәртү

 
Арасикереда Ишвара гыйбадәтханәсенең арттан күренеше

Гыйбадәтханә барлык Хойсала корылмаларында кебек көнчыгышка таба карый, нигез төзү материалы буларак сабын ташы кулланыла (ул шулай ук стеатит буларак мәгълүм),[3] һәм ике "мантапа" белән (берсе ачык, берсе ябык) экакута гыйбадәтханәсе (бер бөтен гыйбадәтханә) булып тора.[4] Бөтен өч бүлек бердәмлек формалаштырыр өчен берләштерелгән.[5] Санктумда (garbhagriha) линга бар, бу Һинд дине Ходае Шиваның универсаль символы. Мантапа ул тугърылар җыела торган урын. Ябык мантапаның бернинди тәрәзәләре юк. Ябык мантапада түшәм тугыз бүлеккә бүленгән, алар баганалар тарафыннан түшәмнәре тотыла.[6] Ачык мантапаның гадәти булмаган йолдыз-сыман дизайны Хойсала корылмаларында стандарт булган "шахмат шакмагы"ннан чыгарылма булып тора –,[7] һәм гыйбадәтханәгә тугърылар керү өчен ачу тәкъдиме юк. Керү ике "мантапа" арасында юл булып тора.[4][8]

 
Ишвара гыйбадәтханәсендә стена панель сурәтләре һәм шихара.

Гыйбадәтханәнең манарасы бар (Шихараның өс-корылмасы) ул җимерек түгел, гәрчә соңгы бизәк (Калаша дип аталган су чүлмәге сыман структура) күптән булмаган кертелгән әйбер.[4] Вестибюль изге урынны ябык мантапага һәм "Суканаси" дигән манарага тоташтыра. Бу манараны тасвирлау өчен кайвакыт "Борын" төшенчәсе кулланыла, чөнки ул төп манараның түбән чыгып торучы өлеше булып тора. Бу "борын"да (Нанди), ул соңрак өстәлгән булырга мөмкин, чөнки бу урында гадәттә Хойсала патша эмблемасы куела торган булган, бу арслан белән көрәшүче риваять сугышчы "Сала".[6]

Вестибюльнең тышкы стенасында гыйбадәтханәнең тышкы стенасында уртак бизәкләр бар, әмма ул күренми, чөнки ул гыйбадәтханә стенасы һәм ябык "мантапа" арасында кыска дәвам итү формалаштыра.[6] Гыйбадәтханәнең тышкы стенасы йолдыз-сыман, әмма йолдыз нокталары идентик түгел, алар йолдыз нокталарның өч төрен формалаштыра, һәм дизайнны катлаулы һәм гадәти булмаган итә.[4] Гыйбадәтханәнең тышкы стенаның аскы яртысы һәм ябык "мантапа"ның тышкы стенасының артикуляциясе бар. 16 нокталы йолдыз планы белән ачык зал Хойсала архитекторлары төзегән иң гадәти булмаган дизайн булып тора. Ябык мантапаның түшәме һәм вестибюль зәвыклы итеп бизәлгән.[4]

Гыйбадәтханәнең интерьеры да, экстерьеры да төрле һөнәрне күрсәте. Элегант бизәлгән түшәмнәр, ачык мантапаның гөмбәзе, ябык "мантапа"ларда Дварапалаларның (ишек сакчылар)ның потлары (алар шулай ук наваранга) дип атала, йөз егерме стена панель сурәтләре, тышкы стеналарда кисеп ясалган сурәтләр игътибарга лаек.[2]

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Foekema (1996), p. 41–42
  2. 2,0 2,1 Gowda (2006), p. 19
  3. Kamath (2001), p. 136
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Foekema (1966), p. 42
  5. Foekema (1996), p. 21
  6. 6,0 6,1 6,2 Foekema (1996), p. 22
  7. Quote:"In staggered square halls, the wall forms many projections and recesses, each projection bearing a complete architectural articulation with many decorations", (Foekema 1996, p. 21)
  8. Quote:"A square compartment of a hall", (Foekema 1996, p. 93)

Искәрмәләр үзгәртү

 
Commons
Викиҗыентыкта бу тема буенча
[[Commons:{{{1}}}|медиафайллар тупланмасы]]
  • Foekema, Gerard (1996). Complete Guide to Hoysala Temples. New Delhi: Abhinav. ISBN 81-7017-345-0. 
  • Gowda, Aswathanarayana (2006). Blazing trail of Golden Era-Tourism guide of Hassan district. Hassan: District Tourism Council, Government of Karnataka. 
  • Settar S. Hoysala heritage. history and craftsmanship of Belur and Halebid temples. Frontline. әлеге чыганактан 2006-07-01 архивланды. 2006-11-13 тикшерелгән.
  • Hardy, Adam (1995) [1995]. Indian Temple Architecture: Form and Transformation-The Karnata Dravida Tradition 7th to 13th Centuries. Abhinav Publications. ISBN 81-7017-312-4. 
  • Kamath, Suryanath U. (2001) [1980]. A concise history of Karnataka : from pre-historic times to the present. Bangalore: Jupiter books. OCLC 7796041
      .