Пондишери


Пондишери (рәсми рәвештә Пудучери буларак мәгълүм) — Һиндстанда шәһәр һәм берлек территориясе булып тора.

Пондишери
Нигезләнгән 1674
Кардәш шәһәрләр Бас-Тер
География
Мәйдан 19.54 км²
ДДӨБ 3 ±1 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 11.93°N 79.83°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 605001–605014 Edit this on Wikidata
Телефон коды 413 Edit this on Wikidata
Карта
Нигезләүче Мартин, Франсуа Edit this on Wikidata
Шри Ауробиндо Ашрам.
Пондишериның панорамик манзарасы.

ХалыкҮзгәртү

Пондишериның күпчелек халкы Тамил телендә сөйләшә, шулай ук Француз телендә сөйләшүчеләр дә бар.

ТуризмҮзгәртү

Rue de la Marine урамында урнашкан Шри Ауробиндо Ашрамы Һиндстанда иң әһәмиятле ашрамнарның берсе булып тора.
Манакула Винаягар Урамында Арулмигу Манакула Винаягар Дэвастханам Ганешаның гыйбадәтханәсе булып тора. Бу гыйбадәтханә Французлар килгәнгә кадәр (1666 ел) булган. Шастралар буенча Ходай Ганешаның 16 формасы бар, шуларның Бәңгәл култыгы янында көнчыгышка караучысы Бхубанешвар Ганапати буларак мәгълүм, ул хәзер Манакула Винаягар дип атала. Тамил телендә "Манал" ком дигәнне аңлата, ә "Кулам" дингез янында буа дигәнне аңлата. Элек буа янында күп ком булган. Шулай итеп, кешеләр Ходайны Манал Кулатху Винаягар дип атаганнар (ягъни комлы буа янында Ходай). Соңрак ул Манакула Винаягар дип аталган.
Тһирукаамеесварар Гыйбадәтханәсе Виллианур шәһәрчегендә урнашкан гыйбадәтханәләрнең берсе (борынгы исеме Вилваналлур, ягъни "вилва марангал нараиндһа палла нур"), ул Пондишеридан 10 км ераклыкта (Виллупурамга таба) урнашкан. Бу гыйбадәтханә Перия Ковил "Зур Гыйбадәтханә" буларак мәгълүм. Төп Ходай - ул Шива һәм төп Алиһә булып Кокиламбигай булып тора. Шулай ук башка Һинд дине Ходайлары бар, мәсьәлән, Муруган, Винаягар, Тхакшанамурти, Перумал, Брахма, Чандикешварар, Натараджар, Наваграха һәм 63 Нааянмарлар.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү