Төп менюны ачу

Читрагупта гыйбадәтханәсе, Кһаҗураһо

Читрагупта гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Мадхья Прадешта Кһаҗураһода 11-енче гасыр Сурья (Кояш Ходае) гыйбадәтханәсе. Архитектур яктан ул якындагы Җагадамби гыйбадәтханәсенә бик охшаш.

Читрагупта Гыйбадәтханәсе

चित्रगुप्त मन्दिर
Vamana temple Khajuraho.jpg
Урнашу урыны Кһаҗураһо, Һиндстан, Мадхья Прадеш
Координатлары 24°51′16″ т. к. 79°55′12″ кч. о.HGЯO
Дин Сурья Ходаена табыну
Нигезләнгән 11-енче гасыр

ТарихыҮзгәртү

Эпиграфик шәһадәтнамә буенча, гыйбадәтханә төзелеше 1020-1025 елга карарга мөмкин. Мөгаен ул 1023 елның 23 февраленда изгеләштерелгән булган, Шиваратри чарасында.
Гыйбадәтханә Һиндстан Археологик Тикшерүе буенча Милли Әһәмияте булган Һиндстан һәйкәлләре исемлегендә классификацияләнгән.

АрхитектураҮзгәртү

Читрагупта гыйбадәтханәсе якындагы Дэви Җагадамби Гыйбадәтханәсенә охшаш. Аның парикрама белән изге урыны, вестибюле, трансептлар белән "маха" - манадапасы һәм керү өй алды бар. Зур залның октагональ түшәме бар, ул Җагадамби гыйбадәтханәсеннән күбрәк бизәлгән. Бу Читрагупта гыйбадәтханәсе Җагадамби гыйбадәтханәсеннән соңрак төзелгән дип фараз итәргә мөмкинлек бирә. Бинаның ике балконы бар һәм түбәнең менүче өлеше Кһаҗураһоның зуррак гыйбадәтханәләрнеке кебек үк тәэсир калдыра.

ПотларҮзгәртү

Гыйбадәтханәнең изге урынының өлешчә җимерелгән 2,1 метр (6,9 фут) биеклектәге Сурьяның җиде ат җигелгән арбада баручы поты бар. Ул торучы итеп күрсәтелгән, тимер көбә һәм аяк киемнәре кигән, лотос чәчәкләрен тоткан итеп сурәтләнгән. Изге урын ишегендә өч охшаш, әмма кечерәк Сурья сурәте бар. Гыйбадәтханәнең тышкы стеналары эротик парлар, "сурасундари", төрле Ходайлар белән капланган, шуларга 11 башлы Вишну керә. Вишну поты Ходайны аның "пара рупа"сы (иң өлкән формасы)нда күрсәтә, Дашаватар: бу сирәк чагышылыш башка урыннарда күренми, һәм берәр нинди тарихи текстта искә алынуы юк. Башка потларга "митхуна"да катнашкан парлар фигурлары һәм киемнәрен түбәнрәк тотып "йони"ларын күрсәтүче "апсаралар" керә. Шулай ук Шиваның юлдашы Нанди (үгезе)нең поты бар, ул кеше тәне һәм үгез башы белән күрсәтелгән. Бу потлар (һәм шулай ук Җагадамби гыйбадәтханәкеләр) Вишванатха потлары буенча һәм Кандария Махадэва потлары алдыннан даталанырга мөмкин.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

Ali Javid; Tabassum Javeed (2008). World Heritage Monuments and Related Edifices in India. Algora. ISBN 978-0-87586-482-2. "Chitragupta Temple". Archaeological Survey of India, Bhopal Circle. Retrieved 2016-11-16. "Alphabetical List of Monuments - Madhya Pradesh". Archaeological Survey of India, Bhopal Circle. Retrieved 2016-11-16. Deepak Kannal (1995). "Khajuraho: beginning of new iconological cycle". In R. T. Vyas. Studies in Jaina Art and Iconography and Allied Subjects. Abhinav Publications. ISBN 978-81-7017-316-8. Margaret Prosser Allen (1991). Ornament in Indian Architecture. University of Delaware Press. ISBN 978-0-87413-399-8. Rana P. B. Singh (2009). Cosmic Order and Cultural Astronomy. Cambridge Scholars. ISBN 9781443816076.