Ченнакешава Гыйбадәтханәсе, Аралагуппе

Ченнакешава гыйбадәтханәсе Һинд дине Ходаена Вишнуга багышланган, Һиндстанда, Карнатака штатында, Аралагуппеда урнашкан.[1] Аралагуппе Хассан шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан. Гыйбадәтханә якынча 1250-енче елда Хойсала Империясенең Патшасы Вира Сомешвара хөкеме вакытында төзелгән булган.[2] Гыйбадәтханә Һиндстан Археологик Эзләнүе дәүләт тармагының Карнатака штаты бүлегенең сакланучы һәйкәле булып тора.[3]

Һиндстанда, Карнатакада, Тумкур даирәсендә Аралагуппеда Ченнакешава гыйбадәтханәсе (безнең эраның 1250-енче елы)

Гыйбадәтханә планы үзгәртү

 
Аралагуппеда Ченнакешава гыйбадәтханәсе, тышкы стена мантапасы һәм панель рельефы.

Гәрчә гыйбадәтханә гади һәм элегант булса да, ул Хойсала архитектурасының ачык үрнәге. Архитектур яктан, план 16-йолдызлы нокталы (йолдызлы) "вимана" (изге урын өстендә) буа конструкциясе белән "шихара" (манара). Манараның өстендә декоратив су чүлмәге "Калаша".[4]).[5] Манара түбә белән башлана, ул шулай ук 16-йолдыз һәм аның квадрат түбәләр белән дәвам ителгән дүрт баганасы бар, аларның кайберәүләрнең бизәкле "каласа"сы бар.[5][6]

Бу экакута планы (бер изге урын манара белән) гыйбадәтханә белән "джагати" дигән платформасында күтәрелгән.[7][8] Изге урынның стеналарның декоратив планы һәм мантапа (зал) "яңа төрдә", бу план буенча гыйбадәтханәнең ике кәрнизе бар. Беренче авыр кәрниз төзелеш буенча аска юнәлгән һәм гыйбадәтханә тирәли, якынча ярты метрга чыгып тора. Ике кәрниз арасында таштан чокылган яхшы миниатюр манаралар (баганаларда эдикулалар). Икенче кәрниз астында рельефта Һинд дине Ходайларының һәм аларның тугърыларының стена панельләре.[5][6][9] Моның астында, нигездә, алты тигез киңлекле әвәләнгән бордюр. Өстән башлап бордюрларда - беренче бордюрда "ханса" (кошлар), икенчедә макаралар (су монстрлары), өченчедә эпослар һәм башка хикәяләр (бу очракта бу Һинду эпосы Рамаянадан һәм Кришна хикәяләре), дүртенчедә яфрак төргәкләр, бишенчедә атлар һәм аста филләр.[10] Изге урында Кешава сурәте (Һинд дине Ходае Кришнаның юрамасы), ул зур пьедестал өстендә куелган.[5]

Галерея үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. General Information-Tumkur District Tourist Places. Deputy Commissioners Office. National Informatics Center. 7 July 2012 тикшерелгән.
  2. Foekema (1996), p 39
  3. Protected Monuments in Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. 10 August 2012 тикшерелгән.
  4. Foekema (1996), p 27
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Foekema (1996), p 40
  6. 6,0 6,1 Kamath (2001), p 134
  7. Foekema (1996), p 21, p 25
  8. Kamath (2001), p 135
  9. Foekema (1996), p 28
  10. Foekema (1996), p 29, p 40

Искәрмәләр үзгәртү

  • Gerard Foekema, A Complete Guide to Hoysala Temples, Abhinav, 1996 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7017-345-0]]
  • Kamath, Suryanath U. (2001) [1980]. A concise history of Karnataka: from pre-historic times to the present. Bangalore: Jupiter books. OCLC 7796041
      . 

Калып:Coord missing