Бирһорлар

(Бирхор халкы битеннән юнәлтелде)

Бирһор халкы - Кабилә/Адиваси урман халкы, традицион рәвештә күчмә, алар күбесенчә Һиндстанның Җһаркһанд штатында яшиләр. Алар бирһор телендә сөйләшәләр, ул Австразия телләренең Мунда телләр төркеменә карый.[1][2]

Бирһорлар
гомуми саны

10 726

Теле

һинди теле, бирһор теле

Дине

Традицион ышанулар, Һинд дине, Христианлык

Кардәш халыклары:

Мунда халкы, Хо халкы, Кол халкы

ЭтимологиясеҮзгәртү

Бирһор джунгли кешеләре дигәнне аңлата - бир джунгли дигәнне аңлата, хор кешеләр дигәнне аңлата.[3]

ЭтнологияҮзгәртү

Бирһорлар кыска буйлы, озын башлы, бөдрә чәчле һәм киң борынлы. Алар Кояштан килеп чыккан дип әйтәләр һәм шулай ук Кояштан килеп чыккан дип әйткән Харварлар аларның туганнары дип ышаналар. Этнологик рәвештә алар Санталларга, Мунда халкына һәм Хо халкына якын.[3][4]

УрнашуыҮзгәртү

Бирһорлар күбесенчә борынгы Хазарибагх, Ранчи районы һәм Сингхбхум районнары өлкәсендә яшиләр. Аларның кайберәүләре Ориссада, Чаттисгарх һәм Сингхбхум районнарында яшиләр.[5] Алар Җаркһандның кечерәк утыз теркәлгән кабиләләрнең берсе.[6]

ХалкыҮзгәртү

Бирһорларның саны якынча 10 000.[2] Кайбер чыганаклар буенча аларның саны моннан азрак булырга мөмкин.[7]

ТелҮзгәртү

Алар бирһор телендә сөйләшәләр, ул Австразия телләренең Мунда телләр төркеменә карый. Аларның теле Сантали, Мундари һәм Хо телләренә охшаш. Алар йөри торган өлкәләрдә превалент телләрне кулланалар һәм Садри, Сантали, Хо, Мундари телләрен кулланалар. Беренче телдә укый-яза белү дәрәҗәсе 1971 елда 0.02 процент булган, әмма якынча 10 процент һинди телендә сөйләшәләр.[2]

ДинҮзгәртү

Алар традицион ышану тарафдарлары.[2] Шулай ук Илленчеләр Христианлыгы җәмгыятьтә киң тарала башлаган.[8] Аларның кайберәүләре шулай ук Һинд дине тарафдарлары.

Иҗтимагый-икътисади сценарийҮзгәртү

Бирһорларның “примитив тәэмин итү икътисады” күчмә җыю һәм сунарга нигезләнгән, хәтта маймылларны да тоталар. Алар шулай ук куяннарны һәм титирларны (кечкенә кош) тоталар, һәм балны җыялар һәм саталар. Алар махсус үрмәли торган үсемлек җепселләрдән баулар үрәләр һәм базарларда якын-тирәдәге авыл хуҗалыгы халкына саталар. Өлешчә хәлләр шулай булганга, өлешчә дәүләт рәсмиләре тарафыннан өндәлеп, аларның кайберәүләре стабиль авыл хуҗалыгында төпләнеп яшиләр, әмма башкалар күчмә тормышларын дәвам итәләр, әмма хәтта алар авылда төпләнеп яши башласалар да, күчмә тормыш алып барырга тенденцияләре бар. Иҗтимагый-икътисади торыш буенча бирһорлар ике төркемгә бүленгән. Күчеп йөри торган бирһорлар Утхлулар дип аталалар, ә күчмә бирһорлар Җангһилар дип аталалар.[2][3][4][7][8]

Традицион дини ышануларыҮзгәртү

Бирһорларның традицион сихри-дини ышанулары Холарныкына охшаш. Мундари Ходайлары, мәсьәлән, "Синг Бонга" (Кояш Ходае, турыдан-туры мәгънәдә "Кояш" дигәнне аңлата, ә "бонга" турыдан-туры мәгънәдә "рух, Ходай" дигәнне аңлата. Әмма чынлыкта Синг Бонга Кояш Ходае концепциясе түгел, ә Галәмне, шул исәптән кешеләрне, хайваннарны, үсемлекләрне, ташларны, Айны һәм Кояшны кертеп Галәмне барлыкка китерүче. Шулай итеп, "Синг Бонга"да "синг" сүзе сыйфат буларак каралырга мөмкин, бу "яктыртучы" яки "балкучы" дигәнне аңлата. Һәм Хапрам (борынгы рухлар) югары дәрәҗәгә ия. Гәрчә "Hapram"нар "Бонга"лар белән табигыйдан өстен дөньяда яшәсәләр дә, бирһорлар бу ике төркем табигыйдан өстен рухлар арасында аерма ясыйлар. "Хапрам"нар "Бонга" астына куелалар. Бирһорлар фикеренчә бөтен Галәм белән Синг Бонга һәм аның хатыны Чанду Бонга идарә итә. Аларга Поус һәм Маагха айларында табыналар.[3][9]

Яшәү рәвешеҮзгәртү

Вакытлы бирһор яшәү урыннары тандалар яки бандлар буларак мәгълүм. Боларга кимендә ярты унике данә коник формадагы яфраклардан һәм таяклардан алачыклар керә. Йорт кирәк-яракларына традицион рәвештә җир җайланмалары, кайбер казу кораллары, тоту-сунар җайланмалары, бау ясау җайланмалары, кәрзиннәр һәм башкалардан тора. Соңгы вакытта бирһор алачыкларында алюминий һәм корыч та очрый.[4]

Гаилә һәм өйләнүҮзгәртү

Гаилә бирһор җәмгыятенең иң кечкенә берәмлеге. Варислар традицион рәвештә ир сызыгы буенча баралар. Ир-хатын мөнәсәбәтләре бик җанлы. Алар бер урында төпләнеп яши торган рәвештә киенәләр, күбесенчә көнбатыш йогынтысы белән традицион Һинд киемнәрен кияләр. Хатыннар бизәкләр яраталар. Алар тотемик кланнарга бүленгәннәр, алар үсемлекләр, кошлар, хайваннар, елгалар хөрмәтенә аталалар.[4]

Бихорлар кабилә һәм клан эндогамиясе кагыйдәләренә буйсыналар. Бихор малае бирһор кызына өйләнергә мөмкин, әмма малайның һәм кызның кланы шул ук булырга мөмкин. "Тандалар" яки "бандлар"ның төрле кланнарның гаиләләре бар, әмма алар "танда" экзогамиясе кагыйдәләренә буйсыналар. Өйләнү вакытында кан бәйләнеше тикшерелә. Малай һәм кыз арасында мөнәсәбәт бары тик әтисе һәм әнисе ягыннан туганлык өч буыннан да артык булганда гына мөмкин.[4]

ИнтеграцияҮзгәртү

1947 елда Һиндстан бәйлегеннән соң, хөкүмәт бирһорларны бер урында яши торган итеп караган, аларга җир, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары һәм орлыклар бүленгән. Балалар өчен мәктәпләр, бау ясауга һәм бал җыюга өйрәтү үзәкләре башланган булган. Шулай да, күпчелек Бихорлар күчмә тормыш алып барырга теләгән.[4]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  1. Peaceful Societies Alternatives to Violence and War. Birhor. 2008-03-17 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Birhor – A Language of India. Ethnologue. SIL International. 2008-03-17 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Soan, Kamal Kishore. The Birhors. 2008-03-17 тикшерелде. Калып:Dead link
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 The Birhor. A Global Network of Jharkhand. әлеге чыганактан March 27, 2009 архивланды. 2008-03-17 тикшерелде.
  5. Peaceful Societies Alternatives to Violence and War. Birhor. 2008-03-17 тикшерелде.
  6. Jharkhand: Data Highlights the Scheduled Tribes. Census of India 2001. Census Commission of India. 2008-03-06 тикшерелде.
  7. 7,0 7,1 Peaceful Societies Alternatives to Violence and War. Has the Birhor vanished. 2008-03-17 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 Peaceful Societies Alternatives to Violence and War. Have the Birhor been roped into social changes?. 2008-03-17 тикшерелде.
  9. Adhikary, Ashim Kumar. Primal Elements: The Oral Tradition. The Birhor Universe. 2008-03-17 тикшерелде.