Иң олы тәм (китап)

Китап Ачарья Шрила Прабхупадага багышланган. Бу китапның башында Альберт Эйнштейн, Линда Маккартни, Леонардо да Винчи, Крисси Хайнд, Джейн Гудолл, Джеффри Джулианоның вегетарианлыкны яклаучы нотыклары китерелгән. Аннары соң сәламәтлек сораулары карала; шуннан соң вегетарианылкның икътисадка уңай мөнәсәбәте карала; шуннан соң тарихи вегетариан карашлы шәхесләр: Борынгы Греция математигы Пифагор, Борынгы Рим тарихчысы Плутарх вегетарианлыкны яклаучы карашлары, шулай ук Леонардо да Винчи, Француз фәлсәфәсәчесе Жан-Жак Руссо, Бөекбритания (Шотландия) икътисадчысы Адам Смит, Инглиз шагыйре Шелли, рус язучысы Лев Толстой (сүз уңаеннан, ул ахимса (көч кулланмау) принцибы белән Казан госпиталенда ятканда Буддачылык монахыннан өйрәнгән), композитор Рихард Вагнер, Генри Давид Торо, Махатма Ганди, драматург Джордж Бернард Шоу, Герберт Дж. Уэллс, Айзэк Бэшвис Сингер, Исаак Ньютон, изге Франциск Ассизкий, Джордж Бернард Шоу, Марк Твэн һәм Элис Уокер турында сөйләнгән. Хәзерге мәшһүр вегетарианнар арасында - кинойолдызлар Орландо Блум, Лив Тайлер, Брәд Питт, Ричард Гир, Джуд Лоу, Джош Хэртнэтт, Гвинет Пәлтроу, Стив Мартин, Алек Болдуин, Дрю Бэримор, Райан Гоузлинг, Ким Бэсинджер һәм Дастин Хоффман; музыкантлар Д-р Дре, Пол һәм Линда Маккартни, Крисси Хайнд, Хоакин Феникс, Митлоф, Питер Гэбриэл, К.Д.Ланг, Элвис Костелло һәм Мелисса Эстеридж; модельләр Брук Шилдз, Кристи Тарлингтон, Синди Джексон һәм Кристи Бринкли; спорт йолдызлары Хэнк Аарон (бейсбол), Б.Дж. Армстронг (баскетбол), Андреас Калинг (бодибилдинг), Сэлли Истэл (марафон йөгерүе), Сильвия Крэнстон (триатлон), Крис Кэмпбелл (рестлинг буенча дөнья чемпионы), Аарон Прайор (икенче ярымурта авырлыкта дөнья чемпионы), Эдвард Моузес (киртәләр белән 400 метрга йөгерү), Роберт де Кастелла (марафон йөгерүе буенча Олимпия чемпионы), Антон Иннауэр (чаңгы буенча Олимпия чемпионы) вегетарианнар итеп күрсәтелгән. Шулай ук дин һәм вегетарианлык сораулары карала, Борынгы Мисыр каһиннәре, Христианлыкта һәм ниһаять, Буддизмда һәм Һинд динендә вегетарианлык сораулары карала. Ризыкны ничек Ходайларга тәкъдим итәргә икәнен карала. Аннан соң Шрила Прабхупада нотыкларыннан, "Шримад-Бхагаватам" һәм башка Һинд дине язмаларыннан цитаталар китерелгән. Шуннан соң рецептлар турында бүлекләр китә: Азия ланчы, Һиндстан төшке ашы, Якын Көнчыгыш табыны, Европа кыш банкеты, Латин Америка фуршеты, Греция төшке ашы, Җиңел һәм сәламәт чакырылган кичке ашы, Бөтен дөньядан ризык рецептлары, шуннан соң глоссарий, нәтиҗә һәм авторлар турында өлеш китерелгән.

Высший вкус (Иң олы тәм)
Автор:

Рецептлар: Курма Дас, Тәрҗемә: Виджитатма Дас, Төсле рәсемнәр: Рамадас-Абхирама Дас һәм Дхрити Дас

Жанр:

вегетарианлык фәлсәфәсе һәм бөтен дөньядан иң яхшы вегетариан рецептлар

Оригинал теле:

рус теле

Нәшер итүче:

The Bhaktivedanta Book Trust

Чыгарылыш:

2015

ISBN:

978-5-902284-18-5

Экзотик булган ингридентларсыз ризык итеп бу китапта - Манный ярмасыннан, Әстерхан чикләвеге һәм киптерелгән йөзем салган хәләвә дигән татлы ризыкны атап була. Моны, мәсәлән, Казанның һәрбер диярлек кибетендә очрый торган продуктлардан пешереп була.