Манавала Мамуни (Инглиз телендә - Manavala Mamunigal, Manavala Mamuni) (1370—1443) — Шри-вайшнавизмның иң олы остазы, аның белән Натхамунидан башланган бөек Ачарьялар традициясе тәмамлана.[1].

Манавала Мамуни
Файл:VedantaDesika.jpg
Туган телдә исем Алагия Манавала Перумал Наянар
Әйтелеш
Туган 1370(1370)
Тамилнад, Һиндстан
Үлгән 1443(1443)
Шрирангам
Ватандашлыгы Виджнаягар империясе
Һөнәре брамин
Ата-ана
  • Тигалаккиданта Тирунавирудайя Пиран (әти)

 Манавала Мамуни Викиҗыентыкта

Манавала Мамуни иң элек Вайшнавизм остазларының рухи мирасын торгызган. Дини традициядә аны "Варавамуни" (Varavara Muni) дип атыйлар — бу шактый төгәллеге, тәгълиматның тирәнлеге һәм ачыклыгы булган изге дип санала. В течение XV гасыр дәвамында аның сигез өйрәнчеге Тамилнад буенча Рамануджа тәгълиматын таратканнар. Көньяк Һиндстанның күпчелек Вишну гыйбадәтханәләрендә көн саен Рамануджа тәгълиматының чәчәк атуы, яңа төзелеше турында һәм Шри Манавала Махамуни тагын йөз ел яшәсен өчен дога укыйлар. Дога Манавала Махамуниның Шрирангамда мәшһүр гыйбадәтханә комплексын торгызуына бәйле.[2].

Биографиясе үзгәртү

Яшьлеге үзгәртү

Малай 1370-енче елның 24 октябренда Брахман Тигалаккидант Тирунавирудайя Пиран (Tigazhaakkidanthan Tirunaveerudaiya Piran Tadar Annar) һәм аның хатыны Шриранга Начияр (Sriranga Nacchiyar) гаиләсендә Тамилнадта Алвартерунагари шәһәре (Alwarthirunagari) янында, Тамил Сиккил Кидарам (Sikkil Kidaaram) авылында 1370-енче елның 24 октябренда туган. Тумыштан аңа Ранганатха Ходае хөрмәтенә исем биргәннәр, Алагия Манавала Перумал Наянар (Azhagiya Manavala Perumal Nayanar).
Алагияның әтисе Манавал рухи кабул итүне каенатасы Калликавала Дастан (Kollikavala Dasar) алганнар, бу Пиллая Локачарьяның кече өйрәнчекләренең берсе. Ул Рамануджа сайлаган җитмеш дүрт традиция дәвамчыларның токымы булган дип санала. Алагия Манавалның яшьлеге әти-әнисе йортында узган, анда аңа Вайшнав фәлсәфәсе өйрәтелгән булган. Уналты яшендә әти-әнисе Алагий Манавалны өйләндергәннәр. Әтисе вафат булганнан соң ул гаиләсе белән ул Тирунелвелидан ерак түгел Алвартерунагарига күчкән. Бу шәһәрчектә Алвартерунагари (Alwarthirunagari Temple) гыйбадәтханә комплексы урнашкан булган, ул Наммальвар хөрмәтенә аталган, монда изге туган һәм яшәгән.
Алвартерунагарида шул елларда мәшһүр рухи сүз остасы Тируваймоли Пиллай (Thiruvaimozhi Pillai) яшәгән. Алагия Манавала аңа өйрәнчек булып килгән һәм Санскрит һәм Тамил изге язмаларын өйрәнгән. Өйрәнү беткәннән соң Тируваймоли Пиллай аны Тирунагарида Рамануджа хөрмәтенә күптән түгел төзелгән гыйбадәтханәнең башы итеп куйган. Яңа урында Алагия Манавала үзенең беренче әдәби әсәрен, Санскрит телендә "Ятираджа Вимшати" поэмасын иҗат иткән. Бу инша Алагия Манавалага хөрмәтле «Ятиндра Правана» (Yatheendra Pravana) исемен биргән.
Остазы Ранганатхка хезмәт итәр өчен Алагия Манавалга Шрирангамга күчәргә киңәш иткән. Тируваймоли Пиллаяның үлеменнән соң ул актив өйрәнгән һәм дәгъва кылган, мәшһүр булып киткән. Аның үз өйрәнчекләре була башлаган, алар арасында беренче һәм иң мәшһүр булып Алагия Варада булган (Azhagiya Varadar). Соңыннан ул Рамануджа Джияр (Ramanuja Jeeyar) яки Поннадикал Джияр (Ponnadikkal Jeeyar) исеме астында мәшһүр булып киткән. Ул беренче Вишишта-адвайта мәктәбе монастырен нигезләве белән мәшһүр. Тарафдарлары төркеме белән Алагия Манавал Шрирангамга киткән. Юлында алар Андалның туган урынын Шривиллипутурга (Srivilliputhur) килгән булган.

Шрирангамны төзекләндерүе үзгәртү

 
Шрирангамда Манавала Мамуни төзекләндергән Ранганатха Гыйбадәтханәсенең Гопурамы, 1869 ел фотографиясе.

Алагия Манавал яшьлеге вакытында Шрирангам бөлгенлектә булган. Ведантадешика вакытларында булган мөселман явы вакытында, изге шәһәр җимерелгән һәм таланган булган. 1360 елда Виджаянагар империясе Мадурай солтанлыгын юкка чыгарган һәм Шрирангамны үз территориясенә кушкан. Ранганатха Гыйбадәтханәсе җимерелгән булган һәм анда дини хезмәтләр үткәрелмәгән булган. Кайчандыр Рамануджа тарафыннан кертелгән уйланган һәм төзек идарә системасы үткән өч унъеллык вакытында тәмам таркалган булган. [3] [2]:

Элек изге урыннарны музыкаль ритмнар чолгап алган урыннарда, хәзер шакалларның куркыныч улавы ишетелә. Изге утларның хуш исләре урынына брахманнарның авылларында әле чабылган ис сасысы, ул исерек мөселман солдатлары кычкырулары арасында тарала...

Шрирангамның элеккеге данын һәм бөеклеген торгызу мәсьәләсе ординар булмаган. Утыз ел эчендә Алагия Манавала изге урынның архитектур, интеллектуаль, мәдәни һәм рухи мирасын торгызу өстендә эшләгән. Вриджаянагар империясенең императоры Буккарая I Шрирангамны төзекләндерүгә 17 мең алтын мухр (якынча ике йөз килограмм) алтын биргән, һәм шулай ук каһиннәргә 1000 Шалаграма-шила (изге кабырчык) бүләк иткән. Моннан ары, хөкемдар гыйбадәтханәгә тәэмин итү өчен 101 авыл бүләк иткән. Гыйбадәтханә актив торгызылган булган, Наммальварның изге урыны төзекләндерелгән булган һәм Гаруданың яңа муртисы торгызылган булган. Тырышлыгына рәхмәтле Алагия Манавала гыйбадәтханә администрациясенә кергән булган.[2].

Укытучылар мирасын янә торгызу үзгәртү

 
Тамилнадта, Канчипурамда, Мелкатерперда, Павалаванам гыйбадәтханәсе стенасында Манавала Мамуни образы белән барельеф.

Тормышының утызынчы елында Алагия Манавала Санньясаны кабул итә һәм үзен рухи тормышка багышлый. Аның исеме «Алагия Манавала Мамуни» була. Өйрәнчекләргә яшь рухи сүз осталары кабул ителә, мәсьәлән, Коил Кантадаи Аннан, Пративади Бхаянкар Аннан, Эрумби Аппан. Манавала Мамуни вайшнавлар өчен практик идарә өстендә актив эшли. Ул "Упадеша-ратна-мала"ны төзегән, анда изгеләргә ел буена мактау уку өчен изгеләрнең һәм ачарьяларның тормышлары даталары китерелгән. Шулай ук ул Вишнуга өйдә табыну өчен һәм гаилә йолалары өчен киңәшләр әзерләгән.

Рамануджаның тәгълиматын аңлатучы күп вайшнав хезмәтләре мөселман явы вакыты чорында бетерелгән булганнар яки хәбәрсез югалганнар. Манавала Мамуни рухи мирасны торгызу буенча тырышкан. Тамил телендә ул Ведантаның төп принциплары аңлатылган Пиллая Локачарьяның төп хезмәтләренең берсенә "Таттва-трая"га комментар әзерләгән булган. Традициянең бер укытучысының Нампиллай Вайбхаванның (Nampillai Vaibhavam), әйтүләре аның өйрәнчеге Вадакку Тиру Ветти Пиллай тарафыннан язып куелган булган. Бу җыентык "Иду" буларак мәгълүм булган, әмма язмалар югалган булган һәм эчтәлеге телдән укытучыдан укучыга тапшырылган булганнар. "Иду"ны укытучысыннан белгән Манавала Мамуни аны язып куйган һәм "Иду"ны өйрәнүне Шри-вайшнавизмда сабак бирүчеләр өчен мәҗбури шарт иткән. Манавала Муни язучылар төркемен яллаган, шуңа күрә элеккеге укытучыларның хезмәтләре сакланган һәм тиражланган булган.
Шрирангамда тәртип урнаштырылгач, Манавала Мамуни озак дини сәфәргә киткән, Канчипурамга, Тирупатига һәм Шриперумбудурга (Тамилнадка барган). Канчида Манавала Мамуни Шри Варадараджа Перумал гыйбадәтханәсендә булган Вараха (Варадараджа) Ходае данына Санскрит телендә "Девараджа Мангалам" поэмасын инша иткән. Шриперумбудурда Манавала Мамуни Рамануджага Рамануджа язган "Шри Бхашья"ны яхшы белүче һәм аңлаучы укытучыны бирсен өчен гыйбадәт кылган. Канчида ул Ятхоткари Перумал гыйбадәтханәсеннән (Yathothkari Perumal Temple) Вишишта-адвайта белгечен Кидамби Ачан Наянны тапкан, ул аңа Рамануджаның эшен аңлаткан.
Шрирангамга кайтудан соң Манавала Мамуни алдан килүчеләр эшләрен гомумиләштерү белән мәшгуль булган. Ул алдан килүчеләр хезмәтләренә комментарлар язган, хосусан, Арулал Перумал Эмберуманның "Гьяна-сара" һәм "Прамея-сара" эшләренә, һәм шулай ук Наммальварның "Тируваймоли" һәм "Тируваймоли Нутрананди" шигырьләренең кыскача тасвирламасын биргән.
Манавала Мамуни яшьлеге шәһәре Алвартерунагарига кайткан, анда ул Пиллай Локачарьяның туганы язган иншага "Ачарья Хридая"га комментар калдырган. Анда ул шри-вайшнавизмның нигезләрен биргән, аларны Наммальвар гимннары белән иллюстрацияләгән.
1432-1434 елларда Манавала Мамуниның мәшһүр "Тируваймоли" буенча лекцияләр курсы узган, аның хөрмәтенә Шрирангамда бәйрәм итүләр туктатылып торган булганнар. Манавала Мамуни җәмәгатькә "Иду" буенча һәм Наммальвар шигырьләренә дүрт башка комментарларга аңлатмалар биргән. Бу аның вайшнавизмның дәгъвасының апогее булган. Аның тарафдарлары пальма яфракларында лекцияләрне язып куйганнар һәм Көньяк Һиндстан буенча таратканнар. Ул вакытта Манавала Мамунига инде 62 яшь булган.

Иң югары югарының, иң олы уңай ягының иясе кем? - Ул; Нур чыганагының тотылуын бетереп, иң олы фикерне кем бирә? - Ул; Сүлпәнлекне бетерүче үлемсез Ходайларның башы кем? - Ул; Һәм газапларны бетерүче балкыш алдында баш иеп, я рухым, торгызыл!

Тормышның соңгы еллары үзгәртү

 
Манавала Мамуни исеме белән бәйле Алагия Манавала Перумал гыйбадәтханәсе.

Манавала Мамуни соңгы тормыш елларында каты авырган булган һәм Ранганатха гыйбадәтханәсендә шәхси хезмәт итүдән баш тарткан. Ул "Ачарья Хридая"сын авырлык белән язып бетергән. Ахырын сизеп, Манавала Мамуни көн саен Рамануджага багышланган бер строфа язган. Аларда ул матди тәндә яшәвенең тормышына зарланган һәм Вайкунтха турында хыялланган. Соңгы шигырьләрнең җыентыгы "Арати Прабандхам" дигән исем алган.

Чәчәк гирляндасын йөртүчегә, лотос табаннарына Рамануджа сыенганга, юмартлыкның чагылышына, бөтен өметсезлектән ялваручы, бу дөньяда калырга мәҗбур булган һәм күкләр Ходайга көн саен догалар укый торган Олы дөньяда урын алырга теләүче Манавала Мамуни мөрәҗәгать итә...
Шрирангамның Ходае, Намперумал, минем атамны Рамануджаны мәрхәмәт белән алкышлаган, ул гел Шрирангам гыйбадәтханәсендә калсын өчен. Әгәр дә без гел мәрхәмәтебез турында искә төшерсәк, ул безгә дә тиячәк. Безнең өчен угыл буларак Рамануджа атаның мирасына варис булу табигый.

Манавала Мамуни 1443 яки 1444 елда вафат булган. Аны Шри-вайшнавизмның "чарама-парамачарья"сы дип санаганнар. Манавала Мамуниның кабере Шрирангам территориясендә, Ранганатх Гыйбадәтханәсеннән километрда урнашкан. Бу киртәле мәйданчык белән кечкенә йорт.[4]. Күмү урыны «Манавала Мамунигал Тируварасу» (Manavala Mamunigal Thiruvarasu,) дип атала. 10°52′01″ т. к. 78°41′29″ кч. о.HGЯO).

Теологик иншалары үзгәртү

 
Павалаванам гыйбадәтханәсе стенасында Манавала Мамуни образы белән барельеф, Мелкатерпер (Канчипурам, Тамилнад)

Манавала Мамуни авторлыгында унтугыз инша бар, аларның өчесе Санскритта язылган, калганнары — Тамил язуында һәм маниправаламда. Әсәрләрнең беренче төркеме булып «вьякхьяна-грантха»лар тора, бу элек булган укытучылар хезмәтләренә комментарлар: Пиллая Локачарьиның, Перияваччан Пиллаяның һәм Тируварангатту Амуданараның. Аларга түбәндәгеләр карый:

  • «Шри Вачана-бхушану» (Sri Vachana Bhushanam);
  • «Мумукшупади» (Mumukshuppadi);
  • «Таттва-траю» (Tathvathrayam);
  • «Ачарья Хридаям» (Acharya Hrudhayam);
  • «Гьяна-сару» (Gnana Saaram);
  • «Прамея-сару» (Prameya Saaram);
  • «Перий-альвар Тирумоли» (Periyazhwar Thirumozhi);
  • «Рамануджа Нуррантади» (Ramanuja Nootranthadhi).

Иншаларның икенче төркеме «прамана-тиратту» дип атала, алар алдан килүчеләрнең теологик эшләре буенча лекцияләр булып тора. Аларга түбәндәгеләр карый:

  • «Иду» (Eedu);
  • «Шри Вачана Бхушанам» (Sri Vachana Bhushanam);
  • «Таттва-трая» (Tathvathrayam).

Өченче төркемгә Манавала Мамуниның үз иншалары булып тора:

  • «Упадеша-ратна-мала» (Upadesa Rathna Maalai);
  • «Тируваймоли-нутрантади» (Thiruvaimozhi Nootranthadhi);
  • «Ийалч Чхарру» (Iyal Satthu);
  • «Тируварадхана Крама» (Thiruvaradhana Kramam);
  • «Ятираджа Вимшати» (Yathiraja Vimsathi, Санскрит телендә);
  • «Девараджа Мангала» (Devaraja Mangalam, Санскрит телендә);
  • «Шри Канчи Дева-перумал Стотра» (Sri Kanchi Devapperumal Sthothram, Санскрит телендә);
  • «Арати Прабандхам» (Aaarthi Prabhandham).

Өйрәнчекләр үзгәртү

 
Баш июче өйрәнчекләре белән Манавала Мамуни муртисы

Манавала Мамуни варислары итеп сигез өйрәнчеген билгеләгән, аларны ул «дөньяның сигез ягы филләре» («ашта-диг-гаджа») дип атый. Алар түбәндәгеләр:

  • Поннадикал Джияр (Ponnadikal Jeeyar),
  • Паравасту Бхатта Пиран Джияр (Paravatsu Bhatta Jeeyar),
  • Тирувенката Джияр (Thiruvenkatta Jeeyar),
  • Койил Кантадай Аннан (Koil Kanthaadai Annan),
  • Пративади Бхаянкара Аннан (Prathivaadhi Bhayankaram Annan),
  • Эрумби Аппан (Erumbi Appaa),
  • Аппиллай (Appillai),
  • Аппиллан (Appillan).

Алар Көньяк Һиндстанның төрле якларына Шри-Вайшнавизмны тарату өчен җибәрелгән булган. Аларның һәрберсе Матха (Вайшнав монастыре)н нигезләгән. Сигез матха һаман да эшли тора аларда Манавала Мамунидан килә торган өйрәнчек дәвамлыгы сакланып калган.

Искәрмәләр үзгәртү

Литература үзгәртү

  • Пятигорский А. М. Материалы по истории индийской философии. — М: Издательство Восточной Литературы, 1962.
  • Псху Р.В. Вишишта-адвайта-веданта / Степанянц М.Т.. — Индийская философия: энциклопедия. — М: Восточная литература, 2009. — С. 282-286.
  • Annangaracharya P. Maṇavāḷa Māmun̲ikaḷ vaipavam. — Kancheepuram, 1962.
  • Sampathkumaran M.R. Sri Manavala Mahamuni // A Quarterly Journal of Visistadvaita Vedanta «Sri Ramanuja Vani». — 1988. — Т. 11, № 2. — С. 34-42.
  • Mumme P. The Śrīvaiṣṇava theological dispute: Maṇavāḷamāmuni and Vedānta Deśika. — Madras: New Era Publications, 1988.
  • Mumme P. The Theology of Manavalamamuni: Toward an Understanding of the Tenkalai-Vatakalai Dispute in the Post-Ramanuja Sri Vaisnavism. — Madras, 1987.
  • Varadachari V. Two great acharyas, Vedanta Desika and Manavala Mamuni. — Madras: Prof. M. Rangacharya Memorial Trust: Can be had of M.C. Krishnan, 1983.

Сылтамалар үзгәртү