Шри-вайшнавизм

Шри-Вайшнава традициясе (Шри Вайшнавам, Шри Вайшнава Сампрадайя, кайвакыт шулай ук Тамил Вишнуизмы) ул Вишнуизмның дүрт бөек юнәлешнең берсе. Шри-Вайшнава традициясе нигезе итеп Альварлар сөйләгәнчә Веда, Агама һәм Пураналар күрсәтелә һәм ул Рамануджа фәлсәфәсе һәм теологиясендә дан җырланган булган.

Шри-вайшнавизм
Дәүләт  Һиндстан
 Шри-вайшнавизм Викиҗыентыкта
Флейта белән биюче Вишну. Соманатхпурда Кавери елгасы ярында Кешава гыйбадәтханәсе.

Тарихы

үзгәртү

Борынгы заманның унике бөек тугърысы Шри Вайшнавалар тарафыннан беренче Шри-Вайшнавлар буларак карала. Барлык Альвар галимнәрнең рәтендә беренче вәкил итеп бүген Наммальвар карала. Традициянең беренче булуы б.э. 966 елында Тирупати Гыйбадәтханәсендә язу формасында очрый. Альвар Мадуракави борынгы заман альварлары һәм урта гасыр альварларын тоташтырган шәхес. Шуннан соң Натһамуни булган.
Рамануджага кадәр галимнәр болар булган:
• Натһамуни (9 гасыр уртасы);
• Уйякондар (шулай ук Пундарикакша),
• Манаккал Намби (шулай ук Рама Мисра),
• Алавандһар (шулай ук Яманучарья, мөгаен, 980-1060),
• Периа Намби (шулай ук Паранкуса Даса, мөгаен, 997-1102)
• Рамануджа (шулай ук Эмперуманар, мөгаен, 1050-1137)
Рамануджадан соң килгән соңрак 8 галим шулай ук беренче галимнәр булып санала, соңгысы Манавала Мамунигал (1370-1450) булган. Шуннан соң хәзерге заманга кадәр баручы сызыктан галимнәр килә. Хәзер мәгълүм актив галимнәр арасында (Ачарья титулы белән) Чиннаджияр Свами, Ядугири Ятхираджа Нараяна Рамануджа Джияр һәм Д.А. Джозеф.

Хәзерге көн әһәмияте

үзгәртү

Шри Вайшнава традициясе Һиндстанда билгеле гыйбадәтханәләр өчен җаваплы. Хәзер билгеле гыйбадәтханәләр арасында ЮНЕСКО Дөнья Мирасында Шрирангамда Шри Ранганатхасвами Гыйбадәтханәсе һәм дөньяда иң күп кеше килә торган Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе Тирумала Тирупати Гыйбадәтханәсе тора. Шри-вайшнавизм гыйбадәтханәләре шулай ук Америка Кушма Штатларында, Австралиядә, Канадада, Бөекбританиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү