Моунагири Хануман Гыйбадәтханәсе

Моунагири (Телугу телендә: మౌనగిరి అభయ ఆంజనేయ స్వామి), Дэванагари язуында: मौनागिरी अभय हनुमान मंदिर ) бу Һиндстанда, Анантапурда Бенгалуру Шоссесы янында Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәдә традицион Һинд диненең һәм Андхра мәдәниятенең, рухилыгының һәм архитектурасының меңнәрчә еллары чагылган. Гыйбадәтханә булдыруны Моунагири Глобал Траст энд Философикал Сосайети-ның рухи җитәкчесе Шри Эсварайаһ Свами илһамландырган һәм үстергән, аның 500 волонтеры 1000 кәсепчегә Моунагири Хануман Гыйбадәтханәсен төзергә ярдәм иткән.

Гыйбадәтханә
Моунагири Хануман Гыйбадәтханәсе
Моунагири Хануман Гыйбадәтханәсе
Моунагири Хануман Гыйбадәтханәсе
Төбәк / район Һиндстан, Анантапур районы, Андхра Прадеш
Координатлары 14°36′50″ т. к. 77°16′39″ кч. о.HGЯO
Дин Хануман Ходаена табыну
Нигезләүче Шри Эсварайя Свами
Төп даталар:
6 ноябрь, 2010 ел
Сайт Рәсми сайт

Хасиятләре үзгәртү

Һәйкәле үзгәртү

 
Моунагирида үзәк һәйкәл.

Гыйбадәтханәнең үзәгендә төп һәйкәл 39 фут (12 м) биеклектә тоташ бер таштан ясалган. Гыйбадәтханә шәһәрдән тыш тыныч әйләнә-тирәдә урнашкан. Гыйбадәтханәне төзү һаман бара, һәм финанс проблемаларның булуы сәбәпле әкрен бара һәм гыйбадәтханәне төзеп бетерү өчен иганәчеләр эзләнә.

Урнашуы һәм контакт мәгълүматы үзгәртү

Гыйбадәтханә Хампапурам, Бенгалуру шоссесы, Анантапур районы, Андхра Прадешта Раптхаду Мандалдан 7,4 км арада урнашкан. Андхра Прадешта һәм Теланганада, Бенгалуру һәм Ченнаида барлык урыннардан автобуслар Хампапурам Авылына барып җитәр өчен йөри.
Иң якын тимер станциясе булып Анантапур тора, ул 12,6 км да урнашкан.
Автобуслар һәм шәхси таксилар бар, шул ук вакытта иң якын аэропорт ул Путтапартхида Шри Сатья Саи Аэропорты, ул гыйбадәтханәдән 71 км ераклыкта урнашкан.

Галерея үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү