Но́ва-Гоку́ла (Португаль телендә: Nova Gokula) — Бразилиянең Сан-Паулу штатында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте авыл хуҗалыгы җәмәгате, Латин Америкасында иң эре Кришнаитлар җәмәгатенең берсе. 2012 елга бирелгән мәгълүматлар буена Нова-Гокулада 100 кешедән артык яшәгән, күбесенчә гаиләле ышанучылар. Биредә Һинд дине гыйбадәтханә архитектурасы стилендә төзелгән Бразилиянең бердәнбер Һинд дине гыйбадәтханәсе урнашкан.
Нова-Гокула 1978 елда Кришнаитлар рухи әдәбияты сатудан алынган акчага төзелгән булган. Нова-Гокуланың үсеш пигы 1980-енче еллар уртасында килгән, шул вакытта шул "яхшы планлаштырылган һәм оста оештырылган" авыл җәмәгатендә якынча 800 Кришнаит яшәгән. 1980-енче - 1990-енче елларда дәүләт аккредитациясенә ия Гурукула (Һинд дине урта мәктәбе) эшләгән.
2012 елда җәмәгать территориясендә урнашкан ике гыйбадәтханәне төзекләндерү буенча эшләр башланган булган. Эшләрне 2013 елның апрелендә тәмамларга планлаштырылган булган. Аларның бәясе 120 мең Бразилия реалы булырга тиеш булган.
Бразилия дин тарихчысы С.Геррейру Нова-Гокуланы "Көнбатышта Ведик яшәү ысулының" уңышлы чынлыкка ашыруның мисалы дип саный.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Cobra, Cristiane Moreira. Nova Gokula: Uma escolha racional para os devotos de Krishna no Brasil (порт.) // Último Andar - Cadernos de Pesquisa em Ciências da Religião. — São Paulo: Pontifícia Universidade * Católica de São Paulo, 2007. — Iss. 16. — P. 35-53. — ISSN 1415-899X. (недоступная ссылка)
  • Guerriero, Silas. O movimento Hare Krishna no Brasil: a comunidade religiosa de Nova Gokula. — São Paulo: Pontifícia Universidade Católica de São Paulo, 1989. — 179 с.
  • Guerriero, Silas. O Movimento Hare Krishna no Brasil: uma interpretação da cultura védica na sociedade ocidental (порт.) // REVER - Revista de Estudos da Religião. — 2001. — P. 44–56. — ISSN 1677-1222.
  • Nova Gokula inicia reforma de templos na fazenda em Pinda (порт.) // Globo.com. — 2012.
  • Templo Hare Krishna em Pinda sedia festival 'Mantra pela Paz' (порт.) // Globo.com. — 2012.
  • Usarski, Frank. Brazil (англ.) // J. Gordon Melton, Martin Baumann Religions of the World. — Santa Barbara, CA: ABC-CLIO, 2010. — P. 388-398. — ISBN 159884203X.

Сылтамалар үзгәртү