Улувату гыйбадәтханәсе

Улувату Гыйбадәтханәсе (Бали телендә Пура (Лухур) Улувату) ул Улувату, Бали, Индонезиядә, Көньяк Кутада Бадунгта урнашкан Бали диңгез Һинд дине гыйбадәтханәсе ("Пура Сегар"). Гыйбадәтханә "Сад Кахьянган"нарның берсе булып танылган һәм Рудра манифестациясендә Ачинтьяга багышланган.[1]

Координаталар:8°49′44″S, 115°5′7″O. Урнашуы: Индонезия, Көньяк Кута, Улувату, Бали. Рудра буларак Санг Хьянг Видхи Васага багышланган 11-енче гасырда нигезләнгән Пура Лухур Улувату гыйбадәтханәсе.

Тарихы һәм этимологиясе үзгәртү

Гыйбадәтханә (Бали телендә "пура") диңгезгә чыгып торучы 70 м биеклектәге кыя ("вату") кырыенда ("улу") төзелгән.[2]Калып:Unreliable source? In folklore, this rock is said to be part of Dewi Danu's petrified barque.[1] Гәрчә элегрәк кечкенә гыйбадәтханә булган дип расланса да, бина 11-енче гасырда Ява фикер иясе Эмпу Кутуран тарафыннан шактый зурайтылган булган. Көнчыгыш Явадан башка фикер иясе Данг Хьянг Нирартха падмасана (буш тәхетләр) изге урыннарын төзегән дигән ышаныч бар һәм ул монда, биредәге телдә - "нгелухур" ("өскә менү") - мокшага ирешкән дип әйтелә. Бу сәбәпле гыйбадәтханә "Лухур" эпитетын алган. [1]

Маймыллар үзгәртү

Гыйбадәтханәдә маймыллар (Macaca fascicularis) яши, аларны еш зиярәт кылучыларның әйберләрен урлаган өчен искә алалар. Аларны еш әйберләрне җимешләргә алыштырырга әйдәргә була, ләкин бу аларны тагын да күбрәк урларга илһамландыра. Приматлар үзен тотышы буенча белгечләр һәм галимнәр даирәдәге Макака маймыллар турында тикшеренү үткәргәннәр һәм алар бартер сәләтен өйрәнә дигән бирелгән мәгълүматларны җыйганнар. Бу һөнәр киләсе буынга тапшырыла. Даирәгә килгән башка Макака маймыллары тиз ияләшәләр һәм биредәге маймыллардан яңа сәләтне өйрәнәләр.

Кечак Биюе тамашасы үзгәртү

Рамаянада нигезләнгән Кечак биюе Улувату гыйбадәтханәсендә көн саен кичке 6-да башкарыла. Тышкы якта үткәрелә торган тамаша вакытында шулай ук матур Кояш баюын күреп була.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук укырга мөмкин үзгәртү

  • Julian Davison, Nengah Enu, Bruce Granquist, Luca Invernizzi Tettoni (2003) Introduction to Balinese architecture (Illustrated by Nengah Enu, Bruce Granquist) Tuttle Publishing, ISBN|0-7946-0071-9, (ISBN|978-0-7946-0071-6)

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Davison, Julian (1999). Balinese Temples. Periplus Editions (HK) Limited. p. 30. ISBN 978-962-593-196-8. https://books.google.com/books?id=h44j7poNagcC&pg=PA30. 
  2. Etymology and description.
  3. https://www.youtube.com/watch?v=mGIlkmQX-g0