Тал Барахи Гыйбадәтханәсе

Тал Барахи Гыйбадәтханәсе шулай ук Күл Гыйбадәтханәсе яки Барахи Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, ул ике катлы пагода гыйбадәтханәсе,[1] ул көнбатыш Непалның Гандаки зонасының Каски районында урнашкан.[2] Бу Ходайларны саклаучы Дурга (Барахи) Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Покхарада Пхева Күленең көньяк-көнчыгыш бүлегендә кечкенә утрауда урнашкан.[3] Гыйбадәтханәгә Һинд дине тарафдарлары да, Буддизм дине тарафдарлары да йөри.[4]

Башка исеме - Күл Гыйбадәтханәсе. Координаталары: 28°12′26.64″N 83°57′13.06″O. Непалда, Каски даирәсендә, пагода архитектурасы тибында Тал Барахи гыйбадәтханәсе

Тарихы үзгәртү

Бу гыйбадәтханәне нигезләү турында күп хикәяләр бар. Аларның берсе түбәндә тасвирланган:
Патша Кулмандхан Шаһ (Каскиның беренче Шаһ патшасы) төшендә күргәнчә гыйбадәтханә күл өстендә булган. Алиһә Дурганың бөек тугърысы Патша Кулмандхан Шаһ гыйбадәтханәне Пхева Күленең урта утравында төзегән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Barahi Temple, Pokhara. Nepal.com. 9 April 2015 тикшерелгән.
  2. Taal Barahi Temple (Lake Temple). Np.geoview.info. 9 April 2015 тикшерелгән.
  3. Taal Barahi Temple in Pokhara. Thelongestwayhome.com. 9 April 2015 тикшерелгән.
  4. Taal Barahi Temple. Wikimapia.org. 9 April 2015 тикшерелгән.