Гедонг Багус Ока (1921 елның 3 октябре – 2002 елның 14 ноябре) - Индонезиядә Һинд дине реформаторы һәм фәлсәфәчесе булган. Ул Агама Һинду Дхарманың иң алдынгы җитәкчеләренең берсе һәм 1980 елларда Парисада Һинду Дхарма Индонезия хәрәкәтен башлаган.[1] Ул 1994 Җамналал Баҗаҗ Бүләгенә ия булган.[2]

Гедонг Багус Ока (тугач исеме: Ни Вайян Гедонг)
Туган 3 октябрь, 1921
Бали[d], Индонезия
Үлгән 14 ноябрь, 2002
Бали, Бали[d], Индонезия
Ватандашлыгы  Индонезия
Һөнәре фәлсәфәче
Бүләк һәм премияләре Парисада Һинду Дхарма
Сайт Ibu Gedong Bagoes Oka: 1921 – 2002 Bali Loses its Philosopher-Stateswoman

Иртә тормышы үзгәртү

Гедонг Карангасемда Ни Ваян Гедонг исеме белән I Komang Layang һәм авыл шурасы әгъзасы Ni Komang Pupuh парының кызы буларак туган. Шул вакытның кызларыннан аермалы буларак әти-әнисе Гедонгка теләкләрен ашырырга азатлык биргән. Аңа мәктәпкә барырга рөхсәт ителгән булган. Шулай итеп, ул Йогьякарта һәм Җакартага укырга барган.

Йогьякартада мәктәптә, аңа Христианлыкны өйрәнергә азатлык бирелгән булган. Аның Христианлыкны өйрәнүе һәм Һинду традициясендә тууы аның Махатма Ганди белән дуслашуына сәбәп булган. Алар Христиан һәм Һинд дине фәлсәфәсе турында әңгәмә алып барганнар.[3]

Бу ике динне өйрәнүе аны Һинду рухы дәвамчысы иткән, болар "ахимса" (көч кулланмау) һәм "сатья" (хакыйкать).

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. [1] 2006 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. (Indonesian) – ENSIKLOPEDI TOKOH INDONESIA
  2. Jamnalal Bajaj Award. Jamnalal Bajaj Foundation (2015). October 13, 2015 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Dead link
  3. Ramstedt, Martin (2000) Gedong Bagoes Oka. IIAS Newsletter