Ида Багус Маде Тогог
Ида Багус Маде Тогог (1913–1989) Балида, Батуанның үзәгендә аксөяк Брахманнар кланында туган. I Нгендон белән бергә ул Батуаннан иң алдынгы рәссамнарның берсе булган. Нгендоннан аермалы буларак Тогог Көнбатыш фикерләре белән бик кызыксынмаган. Ул Бали тормыш ысулын җайлы күргән һәм Бали ышанулар системасына бик тугъры булган. Югары каһиннәр гаиләсе әгъзасы буларак, Тогог Бали Пальма яфрагы кулъязмалары (дини әдәбияты)н һәм Бали риваятьләрен һәм фольклорын яхшы белгән. Аның эшләре катнашучы карашыннан күбрәк диннән һәм асаба риваятьләрдән алынган булган һәм ул аларны рәсемнәре аша сөйли, гүяки Ваянг традициясендә. Аның сурәтләренең көче рәсемнәрендә дә, композициядә дә түгел, ә аның катлаулы дини ышануларны һәм Балида берләшкән тормышның макрокосм һәм микрокосм арасында баланс буларак, алкышлы һәм яхшы рухлар арасында сөйләве.
[1]
Вим Баккер буенча, Бали кулъязмаларындагы сурәтләрне рәсемнәргә күчерергә аны Нидерланд рәссамы Рудольф Боннэ илһамландырган.[2]
1936 елдан 1938 елга кадәр ул Грэгори Бэйтсон һәм Маргарет Мид белән дуслашкан һәм алар өчен 83 сурәт ясаган. Бэйтсон һәм Мид Балига Бали персонажларын өйрәнергә баргач, алар Тогогка аларның хыялларының чагылышын бирергә сорганнар. Ул хыялларның күп сурәтләрен һәм Бали ышанулары контекстында үз аңлавынча интерпретациясе буенча ясаган.[1]
Аның эшләре Амстердамда Тропенмузейда һәм Нидерландларда, Лейденда Этнография Музеенда Рудольф Боннэ тупланмасында бар. Балида аның эшләрен Пури Лукисан Музеенда һәм Балида, Убудта Агунг Раи Сәнгать Музеенда (ARMA) карарга була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Geertz, Hildred (1994). Images of Power: Balinese Paintings Made for Gregory Bateson and Margaret Mead. University of Hawaii Press. .
- ↑ Höhn, Klaus (1997). Reflections of Faith: The History of Painting in Batuan, 1834-1994: The Art of Bali. Published by Pictures Publishers Art Books.