Бамахепа (1837–1911),[1](бәңгәл телендә - বামাক্ষ্যাপা) туган телендә исеме Бамачаран Чаттопадхьяй, популяр рәвештә "шашкан изге," буларак мәгълүм, Тарапитхта зур ихтирамга ия Һинд дине изгесе һәм аның изге урыны Бирбхум янында Тара гыйбадәтханәсе янында урнашкан.

Бамахепа, Тарапитхның 19-ынчы гасырда тантрик изгесе
Садхак Бамахьяпа Истәлеге

Табынуы үзгәртү

Тара Алиһәсенең дәртле тугърысы Бамахепа гыйбадәтханә янында яшәгән һәм мәетләрне яндыру урыннары янында медитация ясаган.[1] Ул башка мәшһүр Бенгали изгесе Рамакришнаның замандашы булган. Яшь вакытында ул өеннән киткән һәм аны Тарапитхта яшәгән Каилсахпати Баба дигән изге өйрәткән. Аннан соң ул Дварка Елгасы ярында иске гыйбадәтханә авылы Малутига барган. Ул изге табынуны дәвам итү өчен Муликша гыйбадәтханәсендә калган.

 
Бамахьяпаның Гыйбадәтханәсе. Малути авылы, Җаркханд

Ул йогада һәм Тантрик садхананы (табынуны) практиклаган, моның нәтиҗәсендә ул Тарапитхның рухи җитәкчесе булып киткән. Кешеләр аңа алкышлар яки авыруларыннан дәвалану эзләп, бәладә яки бары тик аның белән очрашыр өчен килгәннәр. Ул гыйбадәтханә кагыйдәләр тупланмасын үтәмәгән һәм хәтта берьюлы гыйбадәтханә каһиннәреннән Ходайга тәкъдим ителергә тиеш ашамлыкны ашаган өчен тупас сүзләр ишетәкн. Ул шулай дип әйткән: Тара Наторның Махарани ("Королева"сы) төшенә кергән һәм аңа башта изге кешене ашатырга кушкан, чөнки ул аның улы булган. Бу хәлдән соң, Бамахепа гыйбадәтханәдә Ходайдан алдан ашаган һәм беркем дә аңа комачауламаган.[2] Тара Бамахепага мәетләрне яндыру урынында үзенең ярсулы кыяфәт формасын күрсәтеп, шуннан соң аны үзенең күкрәгенә алган.[1]

Популяр мәдәнияттә үзгәртү

2007 елда Бенгалиядә телевидениедә күрсәтелгән 'Садхак Бамахепа дигән телесериал чыккан. 2011 ел ахырына анда 1500 эпизод булган.[3]

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Kinsely, p. 111
  2. Harding, Elizabeth U. (1998). Kali: the black goddess of Dakshineswar. Motilal Banarsidass Publ.. pp. 275–279. ISBN 81-208-1450-9. https://books.google.com/books?id=4woiJbQTsBQC&pg=PA274. Retrieved 2010-06-26. 
  3. Gomolo news desk. (29 Nov 2011). "Sadhok Bamakhyapa becomes highly popular" 2018 елның 4 октябрь көнендә архивланган. (accessed 31 Jan 2013)

Искәрмәләр үзгәртү

  • Dalrymple, William (2009). Nine Lives. The Lady Twilight. Bloomsbury Publishing Plc. pp. 203–233. ISBN 1-4088-0153-1. Retrieved 2010-06-19.
  • Kinsley, David R. (1997). Tantric visions of the divine feminine: the ten mahāvidyās. University of California Press. ISBN 978-0-520-20499-7.

Тышкы сылтамалар үзгәртү