Перумал (Тамил телендә: பெருமாள் ), яки Перумаал яки Тһирумал (Тамил телендә: திருமால்), шулай ук Маайон буларак мәгълүм (Тамил язмаларында тасвирланганча), Тамиллар һәм Тамил диаспорасы арасында популяр Һинд дине Ходае. Вишну Ходаеның Тамил телендә исеме.

Чәчәкләр белән Шриниваса Перумал потлары, Майлапор, Ченнаи, Тамил Наду.

Тамил Надуда популярлыгы үзгәртү

Перумал/Тһирумал "Парампорул" статусына ия бердәнбер Ходай (ул Параматман белән берлеккә ирешкән).[1] Бу Сангам чорына карый. Сангам әдәбиятендә "Муккол Бһагавар"ларда искәрмә буенча бары тик Вайшнав изгеләре "Триданда"ны тотканнар һәм Сангам чорында мәшһүр булганнар. Тхирумалга "Иң Олы Ходай"га буларак ихтирам күрсәткәннәр, аның лотос табаннары барлык явызлыкларны яндыра һәм Мокша бүләк итә ала алган (Мару Пирапаруккум Маасил Севади). Сангамнан соңгы чорда, аңа табынуга соңыннан Альварлар тарафыннан дан җырланган.

 
Ютшерамерерда (Тамилнад) Сундара Варадараджа Перумал Гыйбадәтханәсендә хатыннары Шри-Дэви һәм Бху-Дэви белән Тирумаль.

Перумал Гыйбадәтханәсе үзгәртү

Дивьядешамнар арасында мәшһүрләр:

Һиндстаннан башка урыннарында мәшһүр Тһирумал Гыйбадәтханәләр (гәрчә Альварлар тарафыннан искә алынмаганнар):

  • Шри Ланкада, Джаффнада Перумал гыйбадәтханәсе
  • Һиндстанда, Ченнаида, Т-Нагарда Шри Сатья-Нараяна Перумал Гыйбадәтханәсе
  • АКШ-да Шри Венкатешвара Перумал Гыйбадәтханәсе
  • АКШ-да Шри Ранганатха Гыйбадәтханәсе
  • Малайзиядә, Клангта Шри Сундерараджа Перумал Гыйбадәтханәсе
  • Малайзия, Бату мәгарәләрендә, Шри Алармеламанга Самедһа Шри Шриниваса Перумал Гыйбадәтханәсе
  • Һиндстанда, Ченнаида, Т-Нагарда Шри Шриниваса Перумал Гыйбадәтханәсе

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. https://www.thehindu.com/todays-paper/tp-miscellaneous/Greatness-of-Thiruvachagam/article16827533.ece