«Ши́ва-пура́на» — Санскрит телендә Һинд диненең изге язмалары ("махапураналар" дип аталучы) төп унсигез Пураналарның берсе. "Ваявия-самхита" буенча, "Шива-пурана" башта "Шайва-пурана" дип аталган һәм 12 самхитадан һәм 1 млн шлокадан торган. Шуннан соң риши (акыл иясе) Вьяса текстны 24000 шлокага кадәр кыскартты һәм "Шива-пурана"ны үзенең өйрәнчегенә Ромахаршанага (Ломахаршанага) тапшырган.

Космик океан һәм матди элементларны барлыкка китерү. «Шива-пурана»га иллюстрация як. 1828 ел.

"Шива-пурана"ның берничә юрамасы бар. 1907 елда Калькуттада "Bangabasi Press" нәшрияты бастырган юрамада "Шива-пурана" алты самхитадан тора: Джнана-самхита, Видьешвара-самхита, Кайлаша-самхита, Санаткумара-самхита, Ваявия-самхита (ике өлешкә бүленгән - Пурва-бхага һәм Уттара-бхага) һәм Дхарма-самхита. Самхиталарның һәрберсе ("адхьяя" дип аталучы) бүлекләргә бүленгән, аларның гомуми саны 260. Башка басмаларда, "Шива-самхита" җиде самхитадан торган. "Шива-пуранага" тагын биш башка самхитаны: Ишана-самхитаны, Ишвара-самхитаны, Сурья-самхитаны, Тиртхакшетрамахатмья-самхитаны һәм Манави-самхитаны.

Харапрасад Шастри Ориссада Пури шәһәренең бер матхында сакланып калган "Шива-пурана"ның манускрипты турында искә ала. Бу юрамада "Шива-пурана" төп ике бүлектән тора: Пурва-кандадан һәм Уттара-кандадан. Пурва-канда нагари язмасы белән язылган 3270 шлокадан һәм 51 бүлектән тора, ә Уттара-канда Ория язмасы белән язылган 45 бүлектән тора.

Шива-пурананы укыганга кадәр һәм укыганнан соң Һинд дине тарафдарлары махсус догалар укый.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү