Төп менюны ачу

Көньяк Африка Җөмһүриятендә Һинд дине

Дурбан, Көньяк Африкада урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Бөек Һинд дине Көньяк Африканың төрле провинцияләрендә бар, әмма беренче чиратта КваЗулу-Наталда. 2001 ел халык санын алу буенча Көньяк Африка халкының якынча 1,22% яки 551669 кешесе Һинд динен тоткан.[1] Бу Африкада Маврикийдан соң иң зур Һинд дине тарафдарлары концентрациясе. Көньяк Африка өлешләрендә Һиндулар кайчан яши башлаганнар мәгълүм түгел. Көньяк Африканың провинцияләрендә Һиндуларның күбесе Европалы хуҗаларның плантацияләрендә һәм шахталарында эшләү өчен 1860 елдан 1919 елга кадәр эшләр өчен Британия колониаль хөкүмәтләре тарафыннан китерелгән эшчеләрнең токымнары.[2] Күпләр Тамил Наду, Гөҗәрат, Махараштра, Уттар Прадеш, Бихар һәм Һиндстанның башка штатларыннан килгән.[3][4] Һинду Һиндлеләргә "кули" дип эндәшкәннәр,[5] төсле халык дип раса сегрегацияләгәннәр, һәм аларның дискриминациясе Апартеид эрасы дәвамында 1994 елга кадәр дәвам иткән. Беренче Һинду гыйбадәтханәләре 1870-енче елларда эшләгән. 1910 елларда кайбер Көньяк Африка җирле хөкүмәтләре Һиндуларның гыйбадәтханә төзүне һәм милеккә ия булуны тыйганнар.[6] Хәзерге Көньяк Африкада күп Һинду гыйбадәтханәләре бар, һәм аның Һинду җәмәгате Һинд диненең күп бәйрәмнәрен башкара, мәсәлән, Дивалины.[7]

ТарихыҮзгәртү

Хәзерге Көньяк Африкага Һиндуларның беренче килүләре турында һаман да бәхәс бара. Галимнәрнең бер мәктәбе раслаганча Һиндлеләр хәзерге Көньяк Африкага колониаль эра дәвамында Британия Империясе өчен ялланган эшчеләр буларак килгән.[8] Икенче мәктәп раслаганча, Һиндлеләр безнең эраның 500-900 елларда килгән, якынча Мөселман сәүдәгәрләр килгән вакытта.[9] Өченче мәктәп раслаганча, Һиндулар безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллыкта килгән, яки моңа кадәр булырга мөмкин.[9][10] Өченче мәктәп туры булмаган лингвистиканы куллана, шул ук вакытта беренче ике мәктәп өчен өстәмә археологик һәм тарихи дәлилләр бар.[11][12]. Берничә борынгы Һинд тексты кораб белән йөрүне һәм сәүдәне тасвирлый. Каутильяның Артхашастрасында моңа бүлек багышланган һәм "навадхьякша" дип аталган хөкүмәтне искә ала, яки корабларның вәзирен, аның эше пиратларны тотарга һәм шуларга җәза бирергә, диңгез портлары белән идарә итү һәм салымнарны җыю булган.[9][13] Һинду сәүдәгәрләрнең Мозамбикта һәм Суахили ярында (Танзания, Кениядә) булуының дәлилләре күп булса да, Көньяк Азиядә борынгы заманнарда шундый дәлилләр юк. Бруно Верц раслаганча бу Мозамбикның һәм Суахили ярларының салкынчарак һәм Һиндстан һәм Африка арасында табигый җилләргә төшүче табигый портлар булуга күрә, моннан аермалы буларак Көньяк Африка тирәли диңгез бик чоңгыллы.[14] Хромник раслаганча булырга мөмкин юл булып, Мозамбикка килеп, эчкә җир маршруты белән Зимбабведа Шона халкының алтын приисклары җиренә барып Көньяк Африкага бару булган.[15] Колониаль эрага кадәр Һиндуларның саны әз булган һәм алар күбрәк яр буе һәм шәһәрләрдә яшәгәннәр.

Колониаль эра, ялланган эшчеләрҮзгәртү

 
Көньяк Африканың Натал төбәге (әфлисун төсендә), анда 19-ынчы гасырда Британия колониаль империясе тарафыннан 100 000 - нән артык Һинду эшчеләре килгән.

Һиндуларның зур саны (һәм шулай ук башка диннәр кешеләре) Көньяк Африкага 19-ынчы гасыр колониаль эрасында килә башлаганнар, күбесенчә ялланган эшчеләр кебек, ә кайберләре үзләре "азат" иммигрантлар буларак. Британия Империясендә 1833 елга коллык юк ителгәч,[16] Британия шахта ширкәтләре һәм бөтен империя буенча Европа плантация хуҗаларының шикәр камышы плантацияләрендә һәм шахта эшләрендә һөнәрле хезмәткәрләре җитми башлаган. Җирле хезмәткәрләргә түбән эш хакы, авыр һәм ышанычсыз эш булганга ирешеп булмаган.[2][16] Британия Империясе коллыкның барлык элементларын саклаган ялланган хезмәт системасын уйлап чыгарган.[17]

Шулай ук "кули системасы" дип аталган яңа система Һиндуларны Көньяк Африкага һәм Британия Империясенең башка урыннарына китерү өчен киң кулланган.[4] Система Һиндстанда бик тә ярлы кешеләрне контрактка имза куяр өчен чакырган һәм аларга билгеле вакыт эшләргә вәгъдә иткән өчен (гадәттә дүрт елдан җиде елга кадәр) сәфәрләре өчен һәм яшәр өчен акча вәгъдә ителгән. Контракт беткәнчегә киткән теләсә нинди хезмәткәр җинаятьче дип танылган һәм төрмә срогына дучар булган.[2]

Ялланган хезмәт уйлап чыгарылганнан соң, ул ялланган эшчеләргә контракт беткәч кайбер хокуклар тәэмин иткән; хезмәткәр азат булган һәм аның берникадәр җиргә һәм яңа җирдә калырга хокукы булган, яки ул компаниядән яки плантациядән кире кайтыр өчен акча сорый алган. Шулай да, 1880-енче еллар ахырында, яңа ялланган эшчеләр зур салым түләргә тиеш дигән, яки яңа контракт төзергә һәм шулай итеп, салымнан китәргә тиеш дигән яңа законнар кабул ителергә тиеш булган. Ләкин күпчелек Һинду хезмәткәрләр чыгыш илләре белән бөтен контактларны өзеп, калырга һәм яңа яллану контракты төзүне сайлаганнар. Бу система күпсанлы Һиндуларны (һәм Көньяк-көнчыгыш Азиялеләрне) Көньяк Азиягә китергән. Һиндуларның якынча 25%-ы Һиндстанга кайтканнар, чөнки аларның беренче контрактлары тәмамланган. Ләкин күпчелек илләре белән контактларны өзеп калган һәм яңа яллану контракт сайлаган.[18]

Британия плантацияләре өчен ялланган хезмәткәрләр белән беренче кораблар Һиндстаннан 1836 елда киткәннәр. Кайбер Һиндулар легаль рәвештә вербланган булса, күп башкалар урланган яки Британия Империясенең төрле өлешләренә, Көньяк Африкадан Фиджига кадәр, Австралия һәм Карибларга кадәр "алдап китерелгән" булган.[2][19]

Көньяк Африкада ялланган эшчеләр Наталда шикәр камышы плантацияләрендә эшләү өчен китерелгән булган,[16] өлешчә шикәр камышы фермалары һәм шикәр Һиндстан чыгышлы булганга күрә, хезмәтчеләрне өйрәтергә кирәк булмаган, һәм Британия колониаль империясе Һиндстанның мул фермаларын ашамлык эшләүдән, Британия ширкәтләре өчен мамык, Европалылар өчен тәмәке, Кытай өчен мәк һәм әфьюн җитештерүгә күчергәнгә күрә Һиндле Һиндулар ачлык дулкыннарыннан газапланга күрә алар китерелгән булган.[20][21] Хәзер, Көньяк Африканың Ква-Зулу Натал провинциясендә Африкада иң зур Һинду халкына ия (Ква-Зулу Натал провинциясенең якынча 12%-ы).

Миграциянең иртә унъеллыкларында, ялланган Һиндлеләргә карата колыкка дучар булган Африкалылар кебек кешелексез мөнәсәбәт булган.[2][4] Алар утарларына бәйле булганнар һәм кызганыч эш хакы алганнар. Контрактны нинди дә булса бозу автоматик рәвештә җинаять штрафына һәм төрмәгә утыртуга китергән. Боларның күбесе Ватаныннан ялганлап китерелгән булган, диңгез портларыннан ерак эчке төбәкләрдән эш вәгъдә ителеп, ләкин нинди эш икәнен аңлатмыйча, һәм яңа эш өчен алар Ватаныннан һәм җәмәгатьләреннән китәргә тиеш икәнен алдап китерелгән.[2] Алар озын дүрт ай диңгез сәяхәте өчен әзер булмаганнар. Бу корабларда һәм Көньяк Африка плантацияләрендә мыскыллау, авыру һәм үлем гадәти хәл булган.[3][22] Мыскыллауга күрә 1870 елларда Көньяк Африкада ялланган эш вакытлыча тыелган булган.[16]

Көньяк Азиядә Һинд диненең башлануыҮзгәртү

 
Махатма Гандиның җәмгыятьне тыныч трансформацияләү өчен Һинду мәрхәмәтлек принципларын куллану Көньяк Африкада формалашкан.

1874 елның 19 һәм 20 Британия Колониаль Законы буенча тыелу булгач, Британия рәсмиләре Һинду гаиләләренә Төньяк Ганга бассеиныннан һәм Көньяк Тамил Надудан плантация эш мөмкинчелекләрен рекламаган, кешеләрне гаиләләрен алып килергә чакырган, өйләр белән эш хакы вәгъдә иткән, һәм алар плантацияләрдә эшләгәндә Һинд динен тотуларын дәвам итәргә ала дип вәгъдә иткән. Әмма алар килгәч, хәлләр вәгъдә ителгәннән нык аерылып торган.[16][23]

1874 һәм 1911 еллар арасында, Көньяк Африканың Натал регионында Европа чыгышлы плантация һәм кярханә хуҗалары Һиндстаннан гына 364 корабта 146 000 кеше алып килгәннәр.[5][16][24] Вакыт узу белән, колониаль хөкүмәт өч сыйныф Һиндуларны таныган - үз акчасына килгән "ирекле" сәүдәгәр Һиндуларны, гадәттә кибетләр һәм логистика белән мәшгуль башта ялланган һәм соңрак азат Һиндулар, һәм "азат булмаган" ялланган Һиндулар, аларның өйләре һәм хәрәкәтләре контрольдә тотылган булган.[16] Һиндле Һиндуларның беренче ике сыйныфы бай тормыш яшәгән һәм 1880-енче елларда Европа чыгышлы сәүдәгәрләр аларны икътисади көндәш дип караган.[25]

Этник чыгышка нигезләнгән дискриминатив законнар 1890 елларда кабул ителгән һәм алардан Көньяк Африка апартеид эрасы килеп чыккан. Бу вакытта Көньяк Африкада Һиндле диаспорага адвокат хезмәтләрен күрсәтү өчен Махатма Ганди килгән. Бу аның Көньяк Африкада ярлыларга каршы колониаль мыскыллау, дини стереотиплауга дучар булуы аның сәяси һәм көч кулланмау хәрәкәтен формалаштырган.[16] Ул, Преторияда башка Һиндулар белән бергә Һинду җәмгыятен берләштерү өчен Преторияда башка Һиндулар белән берләшеп көч кулланмыйча кеше хокукларын яктыртканнар. Алар расаара мөнәсәбәтләрне трансформацияләү өчен кеше хокукларын гына таләп итмичә, алар шулай ук Көньяк Африкада яшәүче Һиндулар арасында иҗтимагый реформаларга омтылганнар.[25]

Һинд дине гыйбадәтханәләреҮзгәртү

 
Көньяк Африкада беренче Һинд дине Гыйбадәтханәсе (өстә), бу бик кечкенә корылма. Ул 1869 елда төзелгән булган һәм хәзер Көньяк Африка хөкүмәте тарафыннан Сакланган Урын булып тора.

Көньяк Африкада Беренче Һинду гыйбадәтханәсе 1869 елда төзелгән булган.[26][27] "Азат" Һинду җәмәгате бай яшәгән, Дурбан, Питермэрицбургта, Порт Элизабетта, Йоһаннесбургта һәм Преториядә күбрәк гыйбадәтханәләр төзелгән булган. Шулай да, Көньяк Африкада Һиндулар Һиндстанның төрле төбәкләреннән килеп төрле телләрдә сөйләшкәнгә күрә, Һиндулар арасында гыйбадәтханәләр һәм иҗтимагый тормыш төрле һәм фрагментлы булган. Көньяк Африкада Европа чыгышлы яшәүчеләр төсле һәм кара кешеләргә каршы апартеид тибындагы законнары уйларын яулап ала башлагач, берничә төбәк хөкүмәтләр 1902 елда Һиндуларга җирне сатып алырга һәм яңа гыйбадәтханәләрне төзергә тыйган.[6] Апартеид эрасы чорында Һиндуларга каршы өстәмә һәм кырысрак чикләүләр куелган булган, 1994 ел аша.[7]

Тамил Һиндуларның Дурбанда Умбило Елгасында Беренче Елга (Умбило Шри Амбалаванаар) гыйбадәтханәсе 1875 елда булган. Бу гыйбадәтханә 1905 елда су басулар тарафыннан җимерелгән булган, әмма аның Ходайлары һәм күчерелүче өлешләре су басуга кадәр сакланып калган һәм янәшәдәге Икенче Елга гыйбадәтханәсендә урнаштырылган булган, ул 100-дән артык ел яшәгән. Көньяк Африкадагы иң элек гыйбадәтханәләр гади булган, ләкин традицион Һинд дине гыйбадәтханә конструкциясе һәм архитектурасы буенча төзелгән булган. Соңрак төзелгән гыйбадәтханәләр зуррак һәм нәзекрәк эшләнгән булган.[28] Кайбер гамәлдәге Көньяк Африка Һинд дине гыйбадәтханәләре:

1. Шри Рамешвар Махадев Мандиры (Шива Мандиры), Леназия, Йоһаннесбург, Көньяк Африка

Shree Rameshwar Mahadev Mandir (Shiva Mandir), Lenasia, Johannesburg, South Africa

2. Һинду Гыйбадәтханә Комплексы, Спрингфилд Паркы (аңа илтүче юлда), Дурбан, Көньяк Африка

Hindu Temple Complex, (en route to) Springfield Park, Durban, South Africa

3. Клэрвуд Шри Шива Субрамониар Гыйбадәтханәсе,122 Сирдар юлы, Клэрвуд, Дурбан 4052 (125 елдан артык ел төзелгән)

Clairwood Shree Siva Soobramoniar Temple (C.S.S.S.T),122 Sirdar Rd,Clairwood, Durban 4052 (125 years old)

4. Шри Муруга Алаям, 152 Якобс Юлы, Клэрвуд, Дурбан 4052, Көньяк Африка

Shree Muruga Alayam, 152 Jacobs Road, Clairwood, Durban 4052, South Africa

5. Мелроуз Гыйбадәтханәсе, 37 2-енче урам, Абботсфорд, Йоһаннесбург 2000, Көньяк Африка

Melrose Temple, 37 2nd Street, Abbotsford, Johannesburg 2000, South Africa

6. Мадхья Кайлаш Гыйбадәтханәсе Мидранд, 52 Стаг Юлы Глен Остин EXT 3 Мидранд

Madhya Kailash Temple Midrand, 52 Stag Road Glen Austin EXT 3 Midrand

7. Шри вилванатха эсперар алаям,23 гыйбадәтханә юлы wyebank kloof 3610.

Shri vilvanatha esperar alayam,23 temple road wyebank kloof 3610.

8. Шиван Ковил (Шива Мандиры), Леназия (Ленц), Йоһаннесбург, Көньяк Африка

Shivan Kovil (Shiva Mandir), Lenasia (Lenz), Johannesburg, South Africa

Көньяк Африкад иң нәзек һәм бизәлгән Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе ул Аңлау Гыйбадәтханәсе Чатсвортта, Дурбаннан 20 километрдан көньякка таба.[29][30]

ПрактикаларҮзгәртү

Көньяк Африкада, Һиндулар арасында телдә һәм диндә берникадәр буталчыклар бар. Тамил Көньяк Африкалылар арасында диннәрен "Тамил" дип атау гадәткә кермәгән, һәм Хинди телендә сөйләшүчеләр арасында шул ук рәвештә. Гомумән, Көньяк Һиндле чыгышлы Тамил Көньяк Африкалылар арасында Ана Алиһәсенә һәм Ходай Шивага табыну киңрәк таралган, ә Төньяк Һиндле чыгышлы Һиндулар арасында Рамага табыну, яки Гөҗәратилар очрагында, Вишну Ходаена табыну киң таралган. Шулай да Көньяк Африка Һинд дине тарафдарлары арасында уртак практикалар күп.[31] Һинд диненең Һаре Кришна бхакти мәктәбе Көньяк Африканың күп өлешләрендә актив, мәсәлән Дурбанда, анда Көньяк Африканың иң зур Һинду җәмәгате яши. Дивали Көньяк Африка Һинд дине тарафдарларының иң әһәмиятле фестивале булып тора. Ул Дурбанда төп манзара, анда пляж каршында җәмәгать бәйрәм итүләр үткәрелә.[32] Көньяк Африканың Тамил Һиндулары шулай ук Кавадины бәйрәм итәләр, шул ук вакытта Кришна тугърылары Арбалар Фестивален бәйрәм итәләр.

Көньяк Африкада АшрамнарҮзгәртү

1. Divine Life Society of South Africa, Reservoir Hills, Durban Көньяк Африканың Илаһи Тормыш Җәмгыяте, Резервуар Калкулыклары, Дурбан

2. Ramakrishna Centre of South Africa, Glen Anil, Durban Көньяк Африканың Рамакришна Үзәге, Глен Анил, Дурбан

Һинд дине халкы саныҮзгәртү

2001 ел халык санын алу буенча Көньяк Африка Җөмһүриятендә 551 669 кеше булган. Район муниципалитетлары чикләре буенча Һиндуларның саннары түбәндә китерелгән:

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. South Africa - Section I. Religious Demography. U.S. Department of State. 2006 елның 15 июль көнендә тикшерелгән.
  • 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Forced Labour. The National Archives, Government of the United Kingdom (2010).
  • 3,0 3,1 R Huttenback (1976), Racism and Empire: White Settlers and Colored Immigrants in the British Self-Governing Colonies 1830-1910, Cornell University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0801409745]]
  • 4,0 4,1 4,2 Michelangelo van Meerten, in History of Humanity: Scientific and Cultural Development, Editors: Peter Mathias and Nikolaj Tolorov, Volume 6, Originally published by UNESCO, Re-published by Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-415-09310-4]], pp. 72-75
  • 5,0 5,1 Marina Carter and Khal Torabully (2002), Coolitude, Anthem Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-84331-0031]]
  • 6,0 6,1 Bhana and Brain (1990), Setting down roots: Indian Migrants in South Africa, 1860-1911, Johannesburg, Witwatersrand University Press
  • 7,0 7,1 P.P. Kumar (2012), Hinduism in South Africa, in Elias Kifon Bongmba (Editor) - The Wiley Blackwell Companion to African Religions, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1405196901]]
  • Constance Jones and James Ryan (2007), Encyclopedia of Hinduism, Facts on File, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0816073368]], pp 11
  • 9,0 9,1 9,2 Alexis Catsambis et al. (2011), The Oxford Handbook of Maritime Archaeology, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195375176]], Chapter 23
  • Cyril A. Hromnik, Dravidian Gold Mining and Trade in Ancient Komatiland, Journal of Asian and African Studies, Volume 26, Issue 3-4, pp. 283–290
  • Cyril Hromnik, Indo-Africa: Towards a New Understanding of the History of Sub-Saharan Africa, Juta, Cape Town (1981), [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0702111631]]
  • Cyril A. Hromnik, African History and Africanist Orthodoxy: A Response to Hall and Borland's Review Article on 'Indo-Africa', The South African Archaeological Bulletin, Vol. 38, No. 137 (Jun., 1983), pp. 36-39
  • Wilfred Schoff (1912), The Periplus of the Erythraean Sea: Travel and Trade in the Indian Ocean by a Merchant of the First Century, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8121506991]]
  • Bruno Werz, in Editors: Alexis Catsambis et al. (2011), The Oxford Handbook of Maritime Archaeology, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195375176]], Chapter 21
  • Шона, सोना, күп Һиндстан телләрендә алтын мәгънәсенә ия
  • 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 16,5 16,6 16,7 Denise Cush et al. (2007), Hindus in Africa, in Encyclopedia of Hinduism, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0700712670]], Routledge, pp. 9-11
  • Tinker, Hugh (1993). New System of Slavery. Hansib Publishing, London. ISBN 978-1-870518-18-5. 
  • Steven Vertovik (Robin Cohen, ed.) (1995). The Cambridge survey of world migration. ISBN 978-0-521-44405-7. 
  • South Sea Islanders mark sugar 'slave' days, SBS Australia (26 August 2013).
  • Maddison, A. (1970), The historical origins of Indian poverty, PSL Quarterly Review, 23(92), pp. 31-81
  • Richard Hunt (1997), To End Poverty - The Starvation of the Periphery by the Core, Oxford, UK, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0952887201]]
  • H Tinker (1976), Separate and Unequal, University of British Columbia Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0903983310]]
  • Sujata Patel and Tina Uys (2012), Contemporary India and South Africa, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-415-52299-1]], Chapter 3
  • шул корабларда китерелгән 80%-тан артык Һиндлеләрнең Һиндулар булган; башкаларын Көньяк Һиндстан Христианнары һәм Төньяк Һиндстан Мөселманнары тәшкил иткән. Плантацияләрдә һәм Көньяк Африка мәхкәмәләрендә Һиндуларны еш кулилар дип атаганнар; мәсәлән, Йоһаннесбургның 1905 елдан Лорд Селборн мәхкәмәсе кәгазьләрендә
  • 25,0 25,1 Paul Younger (2009), New Homelands: Hindu Communities in Mauritius, Guyana, Trinidad, South Africa, Fiji and East Africa, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195391640]], pp. 125-166
  • Community History of Durban South African History Online
  • The History of the Sithambaram Alayam Temple in Bayview, Chatsworth, Durban Ulwazi
  • Paul Mikula et al. (1982), Traditional Hindu temples in South Africa, University of Virginia, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0620058551]]
  • Temple of Understanding South Africa Venues
  • Official website of the Temple of Understanding ISKCON
  • Tamils South Africa Hinduism
  • P.P. Kumar (2012), Hinduism in South Africa, in Elias Kifon Bongmba (Editor) - The Wiley Blackwell Companion to African Religions, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1405196901]], pp. 395