Пхимеанакас (фонетик яктан тагын да төгәлрәк — Пхимиенаках, (Кхмер телендәːប្រាសាទភិមានអាកាស) [praːsaːt phimien ʔaːkaːh], «Илаһи (күк) гыйбадәтханәсе») — Ангкор-Тхомда Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Пхимеанакас
Пхимеанакас. Пот

Атамасы үзгәртү

Кхмер атамасы пхимиен аках алынма Санскрит сүзләреннән тора «вимана» (кхмер телендә ភិមាន [pʰimiən], ពិមាន [pimiən] яки វិមាន [vimiən], «Ходайлар Сарае») һәм «акаша» (кхмер телендә អាកាស [ʔaːkaːh], «күкләр»).

Тасвирламасы үзгәртү

Чжоу Дагуань язганча бу гыйбадәтханә алтыннан ясалган һәм шулай ук патша ул сарайда төн саен нага белән җенси гамәл кылган дип язган.

Гыйбадәтханә X гасыр ахырында Раджендраварман II (944967) хөкеме вакытында төзелгән. Территориясе якынча 245 м га 600 м, гопура керүенә сарай стеналары белән уратылып алынган. Шуннан соң ул Сурьяварман II тарафыннан өч-яруслы пирамида итеп Һинд дине гыйбадәтханәсе итеп үзгәртелеп корылган. Торак биналарыннан бернинди дә эзләр калмаган, чөнки алар озак чыдамый торган материаллардан ясалган булганнар. Нигезе 34,5̽×27,6 м һәм биеклеге 11,7 м булган кечкенә турыпочмаклы гыйбадәтханә өлешчә комташ блоклардан ясалган, 3 яруслы латерит пирамидасында төзелгән, түбә очында бердәнбер прасаты бар, фараз ителгәнчә гыйбадәтханә куполы (моннар традициясе буенча) алтын белән капланган булган. Соңгы террасаны әйләндереп урата торган чын һәм ялган тәрәзәләр белән галерея алар өстендә ахыргы рәт белән өч рәт чыгып торучы ташлардан түбәне дә кертеп тулаем комташтан төзелеп, үз төрендә беренче булган. Чаңнар формасындагы аркалар чирәпкә охшатылып ясалган.