Лал-дэд (турыдан-туры мәгънәдә. «Лал әбие»), Лалла, Лаллешвари (1320—1392?) — урта гасыр Һиндстан шагыйрәсе, Кашмири телендә язучы беренче авторларның берсе. Лал-дэд тормышы күп билгеле түгел: ул XIV гасырда яшәп, урыннан урынга күчеп йөрүче раһибә булган, Шива Ходае тарафдары булган (шигырьләрдә ул иң олы Ходай, Абсолют буларак тасвирланган). Риваять буенча Лалла Шринагар янында Пандретанда туган; 12 яшендә кияүгә чыккан, соңрак өйдән китеп күчмә дәгъвачы булып киткән. Аның турында риваятьләр күп. Лалла язган шигырьләр бөтенесе диярлек телдән формада сакланган; мөгаен ул шигырьләрнең шактый өлешен башка авторлар язган.

Лалла иҗадының төп темасы - дөнья богауларыннан, "булу авыруы"ннан азат ителү, Абсолютка кушылырга омтылу. Анда йога һәм тантризм йогынтысы, һәм, шулай ук, мөгаен суфыйчылык йогынтысы бар (риваятьләрдә Лал-дэдның шул вакытның мөселман дәгъвачылары белән очрашулары искә алына. Лал-дэдның шигырьләре инглиз, алман, рус телләренә тәрҗемә ителгән.

Цитаталар үзгәртү

  • (Шива Ходаена дога кылу)
Ты один — земная твердь, ты один — небесный свод,
Ты, и только ты, — эфир, ты — закат и ты — восход,
Ты есть жертва божеству: ты — сандал, вода, цветы.
Как тебе воздать тобой, если все, что есть, есть ты?
  • : Мы говорим, что мысль нова и что река нова,
Что месяц, вновь взошедший, нов, — но это все слова!
Все те же — месяц, мысль, река, и только я нова;
Очистила я дух и плоть от скверны естества!

(русчага С. Липкина, Н. Мальцева тәрҗемәсе)

Син берүзең - Җир кабыгы, берүзең - күк,
Син генә - эфир, Кояш бату, һәм син Кояш калку,
Син Ходайга корбан: син - сандал, су, чәчәкләр,
Ничек сиңа синең белән бирим: бөтен нәрсә син булгач?
Без уй яңа һәм елга яңа дип әйтәбез,
Яңа калыккан ай яңа дип әйтәбез - тик бу сүзләр генә!
Һаман шулар - ай, уй, елга һәм мин генә яңа;
Рухны һәм тәнне мин табигыйлык пычрагыннан чистарттым.

Әдәбият үзгәртү

  • Voss Roberts M. Flowing and crossing. The somatic theologies of Mechthild and Lalleswari // Journal of American Academy of Religion. 2008. Vol. 76. P. 638—663.
  • "Классическая поэзия Индии, Китая, Кореи, Вьетнама, Японии", М.:"Художественная литература", 1977, с.136-141