Татарстан
Татарста́н Респу́бликасы яисә Татарста́н (рус. Республика Татарстан) — Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы махсус шартнамә нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән республика[1]. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Татарстан Республикасы башкаласы — Казан шәһәре.
Башкала | Казан |
---|---|
Халык саны | 3 894 120 (1 гыйнвар 2021) |
Нигезләнгән | 30 август 1990 |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү, UTC+03:00 |
Рәсми тел | рус теле, татар теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 67,847 км² |
Координатлар | 55.55°N 50.93°E |
RU-TA | |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Татарстан Республикасы Дәүләт Советы |
Дәүләт башлыгы исеме | Татарстан Республикасы Рәисе |
Дәүләт башлыгы | Рөстәм Миңнеханов |
Башлык исеме | Татарстан премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Алексей Песошин |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Россия сумы |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була. |
Россиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).
Татарстан Россиянең Аурупа өлеше үзәгендә, ике елга — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Аның халкы 3 миллионга якын кешене тәшкил итә. Уртача-континенталь климат, җылы, кайвакыт эссе җәй һәм уртача кыш. Татарстанның төп байлыгы — нефть. Бездә 2 дәүләт теле: рус һәм татар теле. Казанда иң матур соборларның берсе — Изге Павел Соборы. Истәлекле урыннар арасында: Мәдәният һәм ял паркы, Казан Кремле һәм Казан университеты, Татар Драматик театры һәм Казан елга порты.
Географик мәгълүмат
үзгәртүТөп мәкалә: Татарстан географиясе
Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Чулман очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыкта.
Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км. Татарстан чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.
Татарстан территориясе — урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар.
Татарстан территориясенең 16 % урманнар белән капланган. Фаунасында 500 дән артык хайван төре бар.
Рельеф
үзгәртүТатарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300–350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.
Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә республиканың көньяк-көнчыгышында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.
Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200–250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.
Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ.б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.
Климат
үзгәртүРеспубликада уртача-континенталь климат, җәй көне җылы һәм уртача салкын кыш белән аерылып тора. Елның иң җылы ае июль (+18…+20 °C), иң салкыны — гыйнвар (−13…−14 °C). Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C (Казанда −46,8 °C). Иң югары температура +37…+42 °C. Абсолют еллык температура (амплитуда) 80–90 °C ка җитә.
Татарстан чикләрендә климат аермалары юк. Ел дәвамында Кояш балкышы сәгатьләренең саны 1763 тән 2066 га кадәр (Минзәлә). Иң кояшлы чор — апрельдән август аена кадәр. Ел эчендә кояш радиациясе якынча 3900 МЖж/м² тәшкил итә.
Уртача еллык температура якынча 2–3,1 °C.
Уртача тәүлек температураның 0 °C аша тотрыклы күчүе апрель башында һәм октябрь азагында була. Температура 0 градустан югары — 198–209 көн, 0 градустан түбән — 156-157 көн.
Уртача еллык явым-төшем күләме 460–540 мм тәшкил итә. Иң күп явым-төшем июль аена (51–65 мм), минимум — февраль аена (21–27 мм) туры килә. Барыннан да бигрәк, Чулман аръягында һәм Идел алдында явым-төшемнәр күзәтелә. Вегетация чоры 170 тәүлек чамасы тәшкил итә.
Кар катламы ноябрь уртасыннан соң барлыкка килә, ул апрельнең беренче яртысында барлыкка килә. Кар катламының ятуы елына 140–150 көн, уртача калынлыгы 35–45 см.
Чиктәшлек
үзгәртүЯк | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Мари Ил (Волжск, Мари-Төрек, Морки районнары) |
Төньяк | Киров өлкәсе (Нократ Аланы, Малмыж районнары) |
Төньяк-көнчыгыш | Удмурт Республикасы (Кизнәр, Алнаш, Грах, Можга, Кече Пурга, Кыяс, Каракүл районнары) |
Көнчыгыш | Башкортстан Республикасы (Кызыл Кама, Илеш, Бакалы, Шаран, Туймазы, Ярмәкәй районнары) |
Көньяк-көнчыгыш | Оренбург өлкәсе (Северное районы) |
Көньяк | Самара өлкәсе (Келәүле, Шонталы, Чаллыбаш, Кошки районнары) |
Көньяк-көнбатыш | Ульяновск өлкәсе (Яңа Малыклы, Мәләкәс, Иске Майна, Ульяновск, Чынлы, Майна, Сыры районнары) |
Көнбатыш | Чуашстан Республикасы (Шомырша, Батыр, Ялчык, Комсомол, Янтык, Ормар, Кузлаука районнары) |
Файдалы казылмалар
үзгәртүНефть
үзгәртүРеспубликаның иң зур байлыгы — нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонна исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле, алар үз эченә 3 меңнән артык ятманы кертә. Лениногорск районында урнашкан Ромашкино нефть чыганагы — Россиядә иң зур чыганакларның берсе; шулай ук Яңа Елхау һәм Савызбаш эре чыганаклары, уртача Баулы чыганагы бар.[2] Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла — нефтьнең бер тоннага якынча 40 м³. Берничә кечкенә табигый газ һәм газ конденсаты чыганаклары булуы мәгълүм.
Күмер
үзгәртүТатарстан территориясендә 108 күмер ятма эзләп табылган. Шуның белән бергә, сәнәгый күләмнәрдә Чулман күмер бассейнының Көньяк Татар, Мәләкәс һәм Төньяк Татар районнарга бәйләнгән күмер ятмаларны гына кулланып була. Күмер ятмаларының тирәнлеге — 900–1200 м.
Башка файдалы казылмалар
үзгәртүРеспублика җирастында известьташ, доломитлар, төзелеш комы, кирпеч балчыклары, төзелеш ташы, гипс, ком-гравий катнашмасы, торф, шулай ук перспективлы нефть битумы, көрән һәм таш күмер, яңа торган сланец, цеолитлар, бакыр һәм бокситларның сәнәгый запаслары бар. Цеолитлы (руда булмаган казылмаларының якынча 50 % өлеше), карбонатлы (як. 20 %), балчыклы (як. 30 %) токымнар, ком-гравий катнашмасы (7,7 %), комнар (5,4 %), гипслар (1,7 %) аеруча мөһимнәрдән саналалар. 0,1 % өлешне фосфоритлар, тимероксидлы пигментлар һәм битумлы токымнар биләп тора.
Су ресурслары
үзгәртүИң эре елгалар — Идел (республика территориясе буенча 177 км ага), Чулман (380 км) һәм аның кушлыдыклары — Нократ (60 км) һәм Агыйдел (50 км), алар гомуми агым су микъдарының 97,5 % өлешен тәшкил итәләр. Алардан башка, республика территориясе буенча якынча 500 озынлыгы 10 км-дан артык кече елга һәм күп санлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур өлеше Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында тупланган. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл һәм 7 меңнән артык сазлык бар. Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлеше — Кама-Агыйдел уйсулыгында сазлыклар аеруча күп.
Татарстанның иң эре су объектлары — республиканы төрле максатларда кирәкле су ресурслары белән тәэмин итә торган 4 сусаклагыч.
- Куйбышев сусаклагычы 1955 елда төзелгән, ул — Татарстанда гына түгел, бөтен Европада иң эре сусаклагыч. Урта Иделнең сезонлы агымын, судночылык, су белән тәэмин итүне һәм сугаруны җайга сала.
- Түбән Кама сусаклагычы 1978 елда төзелгән һәм гидротөен буенча көнлек һәм атналык су агымын көйләп тора.
- Зәй гидротөене 1963 елда төзелгән, ГРЭСны техник яктан тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтә.
- Карабаш сусаклагычы 1957 елда төзелгән, нефть кәсепләрен һәм сәнәгать ширкәтләрен су белән тәэмин итә.[3]
Җир асты сулары
үзгәртү2005 елдагы хәле буенча, Татарстанда 29 җирасты тозсыз су чыганагы эзләп табылган, запаслары — 1 млн м³/тәүлек, шул исәптә сәнәгый үзләштерү өчен якынча өчтән бер өлеше әзерләнгән.
Минераль җирасты сулары запаслары да күп. 2004 елдагы хәле буенча, минераль җирасты сулары запаслары 3,293 мең м³/тәүлек санны тәшкил итәләр.
Саклана торган табигый территорияләр
үзгәртү2009 елдагы хәле буенча, Татарстанның табигый-тыюлык фонды үз эченә 154 аеруча сакланган табигый территорияне кертә, шул исәптән:
- Идел-Чулман дәүләт табигый бисфера тыюлыгы;
- «Түбән Чулман» милли паркы;
- 24 төбәк әһәмиятендәге төрле профильле дәүләт табигый заказлык;
- 127 төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл, шул исәптән җир өстендәге — 63, су — 64 (күлләр, елгалар, чишмәләр);
- 1 җирле әһәмиятендәге аеруча сакланган табигый территория.
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Татарстан тарихы
Беренче торак урыннар тарихы безнең эрага кадәр VIII гасырга барып тоташа. Соңрак, IX–XIII гасырларда бу җирләрдә Болгар дәүләте урнашкан була. XIII гасырда ул монголлар тарафыннан җимерелә, һәм, Чыңгызхан империясенең таркалуыннан соң, Җучи олысы составына кертелә.
XV гасырның башында Олуг Мөхәммәд хан Казан ханлыгының Алтын Урдага бәйсезлеге турында игълан итә. Яңа дәүләт мөстәкыйль рәвештә Мәскәү белән мөнәсбәтләрне төзи башлый. Казанда Мәскәү яклы фирка (партия) бик көчле була, чөнки сәүдәгәрлекнең бер өлеше Мәскәү белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә була; шуның өстәвенә, Мәскәү Казан сәясәтенә зур тәэсир ясый һәм тәхеткә үзенә кирәк булган ханны утырту өчен аның эчке эшләренә еш кына тыкшынган була. 1552 елда, Явыз Иван дәверендә, Казан ханлыгы җимерелә һәм Мәскәү патшалыгы составына кертелә.
Россия составында Казанны Казан патшалыгы, ә аннан соң Казан губернасы дип атыйлар. Территория үзидарәсез була — губерна башында император тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.
1920 елда Владимир Ленин тәкъдиме белән АТССР оештыру турындагы декрет кабул ителә, ул РСФСР составына керә.
Татарстан Республикасы
үзгәртү- 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителә.
- 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтә. Халыкның ⅔ өлеше суверенитетны хуплый.
- 1992 елның 31 мартында Татарстан Чечня белән берлектә Федератив килешүне имзалый.
- 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә.
- 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә Татарстан — Россия Федерациясе субъекты.
- 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплый.
- 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзалана. Килешүдә ике дәүләт теле раслана.
Халык
үзгәртү- Төп мәкалә: Татарстан халкы
Халык | 1926 ел[4] | 1939 ел[5] | 1959 ел[6] | 1970 ел[7] | 1979 ел[8] | 1989 ел[9] | 2002 ел[10] | 2010 ел[11] | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | исәбе | % | |
татарлар | 1 164 342 | 48,7 | 1 421 514 | 48,8 | 1 345 195 | 47,2 | 1 536 430 | 49,1 | 1 641 603 | 47,6 | 1 765 404 | 48,5 | 2 000 116 | 52,9 | 2 012 571 | 53,2 |
шул исәптә,керәшеннәр[12] | 99 041 | 3,8 | - | - | - | - | - | 18 760 | 29 962 | |||||||
руслар | 1 118 834 | 43,1 | 1 250 667 | 42,9 | 1 252 413 | 43,9 | 1 328 738 | 42,4 | 1 516 023 | 44,0 | 1 575 361 | 43,3 | 1 492 602 | 39,5 | 1 501 369 | 39,7 |
чуашлар | 127 330 | 4,9 | 138 935 | 4,8 | 143 552 | 5,0 | 153 496 | 4,9 | 147 088 | 4,3 | 134 221 | 3,7 | 126 532 | 3,3 | 116 252 | 3,1 |
арлар | 23 873 | 25 932 | 22 657 | 24 533 | 25 330 | 24 796 | 24 207 | 23 454 | ||||||||
мордва | 35 084 | 1,4 | 35 759 | 1,2 | 32 932 | 1,2 | 30 963 | 29 905 | 28 859 | 23 702 | 19 156 | |||||
чиршешләр | 13 130 | 13 979 | 13 979 | 15 643 | 16 842 | 19 446 | 18 787 | 18 848 | ||||||||
украиннар | … | 13 087 | 16 099 | 16 868 | 28 577 | 32 822 | 24 016 | 18 241 | ||||||||
башкортлар | … | … | … | … | 9256 | 19 106 | 14 911 | 13 726 |
Татарстан халкының 83,23% Татарстанда туган (2002); Татарстан халкының 1,55% Башкортстаннан, 1,24% Үзбәкстаннан, 0,9% Казахстаннан, 0,74% Украинадан, 0,74% Пермь өлкәсеннән, 0,65% Самара өлкәсеннән күчеп килгәннәр.
Татарстанга күчеп килгән 628 мең кешедән нибары 34,8% (218 мең кеше) гына татарлар; 47,8% — руслар, 2,9% — украиннар, 1,8% — башкортлар, 1,3% — азәрбайҗаннар.[13]
Телләр
үзгәртүТатарстан Республикасында ике дәүләт теле — татар һәм рус. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелә.
Дин
үзгәртүТатарстан территориясендә 1000-нән артык теркәлгән дини берләшмә бар. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык.
Ислам дине Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителә.
Торак пунктлар
үзгәртүУрын | Шәһәр | Русча исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Казан | Казань | 1 143 546 | |||||||
2 | Яр Чаллы | Набережные Челны | 513 242 | |||||||
3 | Түбән Кама | Нижнекамск | 234 108 | |||||||
4 | Әлмәт | Альметьевск | 146 309 | |||||||
5 | Яшел Үзән | Зеленодольск | 97 651 | |||||||
6 | Бөгелмә | Бугульма | 89 144 | |||||||
7 | Алабуга | Елабуга | 70 750 | |||||||
8 | Лениногорск | Лениногорск | 64 145 | |||||||
9 | Чистай | Чистополь | 60 703 | |||||||
10 | Зәй | Заинск | 41 798 | |||||||
11 | Азнакай | Азнакаево | 34 859 | |||||||
12 | Норлат | Нурлат | 32 600 | |||||||
13 | Баулы | Бавлы | 22 109 | |||||||
14 | Менделеевск | Менделеевск | 22 075 | |||||||
15 | Буа | Буинск | 20 342 | |||||||
16 | Әгерҗе | Агрыз | 19 299 | |||||||
17 | Арча | Арск | 18 114 | |||||||
18 | Васильево | Васильево | 16 957 | |||||||
19 | Кукмара | Кукмор | 16 917 | |||||||
20 | Минзәлә | Мензелинск | 16 474 | |||||||
[14] |
Татарстан — Россиядә бердәнбер ике миллионлы агломерациягә (бер үзәкле Казан һәм күпүзәкле Чаллы (Түбән Кама) агломерацияләре) ия булган төбәк. Республикада шулай ук ярым миллионлы Әлмәт (Көньяк Татарстан) агломерациясе урнаша.
Татарстанда 155-мең кешегә исәпләнгән Иннополис фән шәһәре һәм 100-мең кешегә исәпләнгән Салават Күпере торак комплексы бар. Шулай 40-меңле Смарт-сити һәм 157-меңле Яшел Үзән иярчен шәһәрләрен булдыру планда тотыла.
Мәдәният
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Татарстан мәдәнияте, Татарстан музейлары, Татарстан матбугаты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Тарихи һәм җәгърафи факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның мәдәни яктан бай булын күрсәтә.
Мәдәни мирасны саклауның һәм популярлаштыруның иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләренең өстен булуын ассызыклый. Хәзерге Татарстанда 3 ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объекты бар: Казан Кремле (2000 елдан сон), Болгар археология комплексы (2014 елдан сон), Свияжск шәһәр утравының Успение соборы (2017 елдан сон).[15]
Татарстанда 825 гәҗит-журнал чыга. Шул исәптән шәһәр һәм район гәҗитләре. Алар рус, татар, ар һәм чуаш телләрендә чыгалар. Республикада 100-дән артык милләт вәкилләре яши, 37 милли-мәдәни оешманы берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясы эшли.
Фән һәм мәгариф
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Татарстан фәне, Татарстанда мәгариф, Төркем:Татарстан уку йортлары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгариф өлкәсендә 170 000 кеше хезмәт итә. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы белем ала.
Иң популяр уку йортлары:
- Казан (Идел буе) федераль университеты,
- А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ).
- Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ).
- Казан дәүләт медицина университеты.
- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.
- Казан дәүләт аграр университеты.
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.
- Казан дәүләт энергетика университеты.
- Кама дәүләт инженер-икътисади академия (ИНЭКА)
- Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училище
Административ-территориаль бүленеш
үзгәртү- Төп мәкалә: Татарстанның административ-территориаль бүленеше
Җөмһүрият территориясе 43 административ районга бүленә. Аларның үзәкләре булып республика карамагындагы — 14, районнар карамагындагы 8 шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора (8-нче кушымтаны һәм 127-нче биттәге картаны карагыз).
Җөмһүрият карамагындагы шәһәрләр, район үзәкләре булып торсалар да, районнар составына кермиләр, алар турыдан-туры җөмһүрият хакимияте тарафыннан идарә ителәләр һәм мөстәкыйль административ берәмлекне тәшкил итәләр. Алардан башка ике — Казан һәм Чаллы шәһәрләре берничә районны үз эченә алалар.
Икътисад
үзгәртүТатарстан — икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр республика: нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча авыл хуҗалыгы алга киткән.
Татарстан 6 икътисади районга бүленә: Идел алды, Казан, Чулман алды, Төньяк-көнчыгыш Чулман буе, Көнбатыш Чулман аръягы, Көньяк-көнчыгыш Чулман аръягы.
Транспорт
үзгәртүҖөмһүрият нык үскән транспорт челтәренә ия. Аның нигезен һава авиациясе, тимер юллар һәм дүрт көймә йөрешле (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел) елга тәшкил итә.
Россиянең иң эре транспорт системалары кисешкән ноктада урнашкан, Татарстан аша Уралның, Себернең, Ерак Көнчыгышның Үзәк Россия һәм кайбер БДБ илләре белән элемтә тормышка ашырыла.
Тимер юл транспорты
үзгәртүТатарстанда тимер юл транспортының үсә башлавы Мәскәү-Казан тимер юлын төзү белән бәйле; 1893 елда Зөя — Мәскәү, ә 1894 елда Казан — Яшел Үзән хәрәкәте ачыла. 1924 елдан Казан — Свердловск тимер юл сызыгы файдалануга тапшырыла. Татарстан территориясендәге баш магистральләр: төньяк (Түбән Карамалы, Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе аша үтә), көньяк (Норлат, Бөгелмә һәм Ютазы аша үтә). Көнчыгышта бу ике магистральне Әгерҗе — Акбаш тимер юлы тоташтыра.
Тышкы икътисади элемтәләр
үзгәртүРоссия төбәкләрнең күпчелеге кебек үк, Татарстанның дөньяның күп илләре белән туры икътисади элемтәләре бар, кайбер илләрдә Татарстанның тышкы икътисади вәкиллекләре ачыла.
Дәүләт төзелеше
үзгәртүРоссия дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә
Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәне раслау хакында Федераль канун Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 4 июлендә кабул ителә һәм Федерация Советы тарафыннан 2007 елның 11 июлендә раслана[16].
Конституция
үзгәртүҖөмһүриятның төп кануны — Татарстан Республикасы Конституциясе. Конституция буенча, Татарстан — демократик хокукый дәүләт. Әгәр Татарстан карамагындагы мәсьәләләре буенча чыгарылган федераль канун һәм Татарстанның хокукый актларына каршы килсә, Татарстанның хокукый акты гамәлдә кала.
Рәис
үзгәртүТатарстан Җөмһүриятеның дәүләт башлыгы — Татарстан Җөмһүрияте Рәисе[17].
2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазифаларын башкара[18][19].
Канунбирү хакимияте
үзгәртүТатарстан Җөмһүрияте Дәүләт Советы — Татарстан парламенты, дәүләт хакимиятенең иң югары вәкиллекле, канунбирү һәм тикшерә торган органы. 100 кәнәфидән тора.
2004 елның 26 мартыннан бу вазифада Фәрит Мөхәммәтшин эшли.
Башкаручы хакимият
үзгәртүМинистрлар Кабинеты — югары башкарма орган, премьер-министр тарафыннан идарә ителә. 2010 елның 22 апреленнән бу вазифада Илдар Халиков, 2017 елның 17 апреленнән Песошин Алексей Валерий улы эшли.
Дәүләт гимны
үзгәртүТатарстан Республикасы Дәүләт гимны 1992 елда кабул ителә. Җөмһүриятнең Дәүләт гимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелә.
Татарстан гимны сүзләре:
Татарча сүзләре:
|
Русча сүзләре:
|
|
Сүрәтханә
үзгәртү-
Ак барс
-
Менделеевск мәчете
-
1 май мәйданы, Казан
-
Ике дәүләт телендә язу
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстан конституциясе, мәк. 1.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-09-13, retrieved 2014-09-06
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-09-06, retrieved 2014-09-06
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2017-10-20, retrieved 2014-09-18
- ↑ 1926 елгы җанисәбендә аерым халык буларак саналган
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-01, retrieved 2019-10-15
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-26
- ↑ [https://intertat.tatar/news/b-tend-nya-mirasy-ob-ektlarynnan-l-zz-t-alyrga-kir-k-yunesko-belgeche-n-rgiz-aytuganova-lektsiyasenn-n-i-kyzykly-5-zemt%7CАйгөл(үле сылтама) МИНҺАҖЕВА. "Бөтендөнья мирасы объектларыннан ләззәт алырга кирәк": ЮНЕСКО белгече Нәргиз Айтуганова лекциясеннән иң кызыклы 5 өземтә/Интертат
- ↑ Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә(үле сылтама)
- ↑ Татарстан Республикасы Конституциясе(үле сылтама)
- ↑ Бүген Татарстанның яңа Президенты вәкаләтләренә кереште. әлеге чыганактан 2012-11-13 архивланды.
- ↑ Татарстанда яңа президент эшли башлады. әлеге чыганактан 2016-03-14 архивланды. Азатлык радиосы
Әдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Татарстан дәүләт төзелеше һәм халкы 2017 елның 22 август көнендә архивланган. @ Tatarile
Шулай ук карагыз
үзгәртүБу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |