Татарстан икътисады

ТатарстанРоссиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районы үзәгенә урнашкан. Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк илләрен тоташтыручы төп төбәк булып тора.

ТР файдалы казылмаларга, эре һәм диверсификацияләнгән сәнәгать, югары интелектуаль потенциалга һәм квалификацияле эшче көчләргә ия булган төбәк. Бәйсез федераль органнар үткәргән төбәкара социаль-икътисади күрсәткечләр рейтингынннан күренгәнчә Татарстан Республикасы иң яхшы алты төбәк арасына кергән. Мәскәү, Санкт-Питербург, Ленинград, Свердловск, Ярославь өлкәләре янәшәсендә Татарстан да бар.

2000нче елда Татарстан ТРПсының 50,5%н сәнәгат, 9,3% – хезмәт күрсәтү өлкәсе, 8,7% – төзелеш, 7,2% – авыл хуҗалыгы, транспорт – 3,9%.

Сәнәгать тармаклары: 35,8% – ягулык, машина төзү һәм металл эшкәртү, химия һәм нефт химиясе, электр энергетикасы сәнәгате.

Сәнәгатьнең урынлашуы үзгәртү

2012 елда Россиянең иң зур 250 сәнәгать үзәге исемлеге төзелде. Әлеге рейтингка Татарстанның 6 шәһәре кертелде. Гомуми исемлектә Әлмәт шәһәре 8нче урында тора. Узган ел йомгаклары буенча сәнәгатьтә җитештерү күләме 348,8 миллиард сум тәшкил иткән. 2нче (14нче) урында Түбән Кама шәһәре – 304,4 млрд сум. Чаллы өченче урында (24нче) 192,7 млрд сумлык товар җитештереп. Казан – Татарстанның сәнәгать җитештерү күләме буенча дүртенче шәһәре (гомуми исемлектә – 34нче), биредә елга 159,5 млрд сумлык товар җитештерелде. Әлеге исемлеккә Татарстаннан шулай ук Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләре керде.[1]

Искәрмәләр үзгәртү