Төп менюны ачу

Кыяс районы (рус. Киясовский район, арча Кияса ёрос) — Удмуртиянең көньягында урнашкан муниципаль район.

Кыяс районы
арча Кияса ёрос
рус. Киясовский район
Герб
Coat of Arms of Kiyasovo rayon (Udmurtia).png
Байрак
Flag of Kiyasovo rayon (Udmurtia).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Удмуртия

Административ үзәк

Кыяс

Нигезләү датасы

4 ноябрь 1926

Район башлыгы

Мерзляков Сергей Василий улы[1]

Халык саны (2010)

10 304 кеше

Мәйдан

821 км²

Кыяс районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Автомобиль номерлар коды

18

http://kiyasovo.udmurt.ru/
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Административ үзәге — Кыяс авылы. Авыл исеме Кыяс дигән (гарәп. قياس‎ - хөкем) кеше исеменнән килә.

ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк Кече Пурга районы
Көнбатыш
Көньяк
Көньяк-көнчыгыш
Татарстан
Көнчыгыш Сарапул районы

Район Сарапул калкулыгында урнаша; район җире аша Шихостанка, Медвежинка, Игровка, Крындинка, һ. б. елгалар ага.

ТарихҮзгәртү

Район 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердлау өлкәсе) составында барыкка килә. 1932 елда Сарапул районы составына керә. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килә, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган.

1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарга керәләр. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелә.

ХалыкҮзгәртү

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
19 870 16 585 14 508 13 555 12 603 11 550 10 206

Милли составҮзгәртү

Милләт 1939[9] 2002[10] 2010[11]
урыслар 81,4% 55,5% 58,1%
арлар 14,8% 36,1% 34,5%
татарлар 1,5% 5,4% 4,8%
чирмешләр 1,0% 1,4% 1,2%

Адимнистратив бүленешҮзгәртү

  • Ермолаево авыл җирлеге
  • Илдебай авыл җирлеге
  • Карамас-Пельга авыл җирлеге
  • Кыяс авыл җирлеге
  • Лутоха авыл җирлеге
  • Мушак авыл җирлеге
  • Первомайское авыл җирлеге
  • Подгорное авыл җирлеге

Социаль инфраструктураҮзгәртү

Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә күрсәтә. Шулай ук районда 22 мәдәният йорты, 12 китапханә һәм бер музей эшли.

ИкътисадҮзгәртү

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

ШәхесләрҮзгәртү

  • Григорий Трошин (1874, Мушак - 1938, Праһа), галим-психиатр, Казан университеты профессоры.

ИскәрмәләрҮзгәртү