Кыяс (Удмуртия)

авыл, Кыяс районы үзәге (Удмуртия, Россия)

Кыяс (удм. Кияса, рус. Киясово) ― авыл, Удмуртиянең Кыяс районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Кыяс авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Халык саны ― 3187 (2021).[4]

Кыяс
Нигезләнү датасы 1710
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Киясовское[d][1] һәм Кыяс районы
Административ-территориаль берәмлек Киясовское[d][1], Сарапул бүлгесе һәм Сарапул өязе
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 3200 (2012)[2]
Почта индексы 427840
Җирле телефон коды 34133
Карта

Этимология үзгәртү

Авыл атамасы бу җирләргә беренче күченеп килгән кеше ― Кыяс (гарәп. قياس‎ ― фикһта: аналогия буенча фикер йөртү) исеменнән алынган.

География үзгәртү

Урнашуы үзгәртү

Авыл Удмуртия республикасының көньяк өлешендә, Сарапул калкулыгы чикләрендә [5], ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында [5], республика башкаласы Ижаудан көньякка 65 км ераклыкта, Шехостанка елгасына коючы Кыяс (Киясовка) елгасы ярында урнашкан. Абсолют биеклек ― диңгез өслегеннән 108 метр.[6].

Транспорт үзгәртү

Республика башкаласы Ижау һәм Сарапул шәһәрләренә кадәр рейс автобуслары йөри.

Авылга иң якын Кечёво(рус.) авылындагы тимер юл станциясе Кыястан 23 км ераклыкта, Транссебер магистраленең көньяк линиясендәге КазанЕкатеринбург тимер юлында урнашкан.

Климат үзгәртү

Климат уртача континенталь, озын салкын, аз карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Уртача еллык һава температурасы - 2,3 °с. иң җылы айның уртача һава температурасы (июль) — 18,9 °C (абсолют максимум-38 °C); иң салкын (гыйнвар) -14,3 °C (абсолют минимум -48 °C). Актив вегетация чоры 130-135 көн дәвам итә. Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 500-600 мм тәшкил итә, шуларның 371 мм апрельдән октябрьгә кадәр туры килә. Кар капламы 160-165 көн дәвам итә. [5]

Сәгать поясы үзгәртү

Кыяс авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Авылга 1710 елда нигез салынган. 1859 елда уздырылган унынчы ревизия мәгълүматлары буенча, Кыяс авылында 72 хуҗалыкта 581 кеше яшәве, 6 тегермән эшләве теркәлгән. [7]

Революциягә кадәр Нократ губернасының Сарапул өязе составына керә.

1926 елдан Кыяс ― район үзәге. Кыяс районы 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердловск өлкәсе) составында барыкка килгән. 1932 елда Сарапул районы составына кергән. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килеп, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарына бирелгән. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелгән. [8]

2021 елдан – Кыяс районы муниципаль округы административ үзәге. [9]

Халык саны үзгәртү

Авылда руслар, удмуртлар, татарлар яши.

Халык саны
2002[10]20032010[11]2012[12]
3302340032073200

Икътисад үзгәртү

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

  • «Аквааргентум» ААҖ
  • «Адмирал» ААҖ
  • «Оптовик» ААҖ
  • «Глория»ААҖ
  • «Время+»ААҖ

Дин үзгәртү

 
Архангел Михаил чиркәве
Православие
  • Архангел Михаил чиркәве [13] [14]

Шәхесләр үзгәртү

  • Владислав Ившин (1961), хирург; медицина фәннәре докторы, Тула дәүләт университеты профессоры.
  • Афанасий Коробейников (1898―1972), Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән сержант, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
  • Наталья Косолапова (2000), «Торпедо» хатын-кызлар футбол клубы (Ижау) спортчысы.
  • Пётр Кривоногов (1910―1967), рәссам-баталист, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1955), Сталин премиясе лауреаты (1947).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6XGMZPE6J
  3. Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Якшур-Бодьинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2023-02-01 тикшерелгән.
  4. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. 5,0 5,1 5,2 Схема территориального планирования Киясовского района Удмуртской Республики. Официальный сайт администрации Киясовского района. әлеге чыганактан 2019-07-28 архивланды. 2023-02-01 тикшерелгән.
  6. Maloye Kiyasovo. GeoNames.
  7. Списки населенных мест Российской империи. Том VIII. Вятская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов.
  8. История. 2020 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. Официальный сайт ОМСУ Киясовского района(рус.)
  9. Закон Удмуртской Республики от 29.04.2021 № 36-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Киясовского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа».
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  11. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  12. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  13. Храм Архангела Михаила с. Киясово Удмуртской Республики
  14. » Православные Храмы Киясовского благочиния Удмуртии

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү