Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

(Казан укытучылар институты битеннән юнәлтелде)

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ, рус. Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет) — Россиянең иң борынгы университетларның берсе. 2011 елдан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Элеккеге исем
Казан дәүләт педагогика университеты, Казан дәүләт педагогика институты, Шәрекъ педагогика институты
Эшләү еллары 1876 ел2011 ел
Ректор Рәдиф Җамалетдинов
Урынлашу
Сайт tggpu.ru/tt

Факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 14 меңнән артык студент белем ала.

Тарих үзгәртү

 
Казан дәүләт педагогика институты (1934-1994 еллар)

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Россиянең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт педагогика университеты базасында ачыла. Педуниверситетның башлангычы – 1876 елда Мәскәү һәм Санкт-Петербургдан соң ачылган Казан укытучылар институты. Шуннан соң аның исеме үзгәреп тора:

  • Казан укытучылар институты (1918 ел);
  • Көнчыгыш педагогика институты (1922 ел);
  • Татар педагогика институты (1931 ел);
  • Казан дәүләт педагогика институты (1934 ел);
  • Казан дәүләт педагогика университеты (1994 ел);
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2005 ел).

Сылтамалар үзгәртү