Һарун Салихов

физика-математика фәннәре докторы, профессор

Һарун Салихов, Һарун Сәмигулла улы Салихов (1913 елның 12 августы, РИ, Казан губернасы, Казан1971 елның 22 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1946), профессор (1948). ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1960). 1935―1958 елларда Казан югары уку йортларында (КАИ, КДПИ) укыта, 1947―1971 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында математика бүлеге мөдире. Хезмәтләре аерым чыгармалы тигезләмәләрдә Коши — Ковалевская проблемаларына, рәтләр теориясенә, нефть катламнарын рациональ эшкәртү гидродинамикасына багышланган[2].

Һарун Салихов
Туган телдә исем Һарун Сәмигулла улы Салихов
Туган 12 август 1913(1913-08-12)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 22 октябрь 1971(1971-10-22) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Карл Маркс урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре математик, профессор
Балалар Леонард, Илүсә,
оныгы Ләйлә Леонард кызы
Ата-ана
  • Сәмигулла Вәлиулла улы (әти)
  • Зөһрә Шакирҗан кызы Таһирова (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1913 елның 12 августында Казанда укытучы гаиләсендә туган. Әтисе ― Сәмигулла Вәлиулла улы Салихов һәм әнисе ― Зөһрә Шакирҗан кызы Таһирова татар мәктәпләрендә рус теле укыткан. Әнисе ягыннан бабасы ― Шакирҗан Таһири (1858―1918), күренекле мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе. Балачагыннан белемгә тирән кызыксыну уянган Һарунны 1922 елда Казанның Сул як Болак урамында урнашкан 2нче гомуми белем мәктәбенә укырга бирәләр. 1930―1935 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый. Диплом эше «Рәтләр кушуның кайбер яңа ысуллары» дип атала. Фәнни эзләнүләрен дәвам итү өчен, Һарун Салихов аспирантурада укырга калдырыла. Казан дәүләт университетының математик анализ кафедрасында профессор Б. М. Гагаев җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эше алып бара: интеграль тигезләмәләрнең чишелешен тикшерү буенча үзенә тапшырылган фәнни эшне 2 елда төгәлли. 1937 елда физика-математика фәннәре кандидатлыгына, 1946 елның 18 декабрендә интеграль тигезләмәләр теориясе буенча физика-математика фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклый. 1948 елның мартында Бөтенсоюз аттестация комиссиясе (ВАК) Һарун Сәмигулла улының физика-математика буенча гыйльми дәрәҗәсен һәм алгебра-геометрия кафедрасы профессоры исемен раслый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Педагогик эшчәнлеген 1935 елда Казан дәүләт авиация институтында югары математика кафедрасында ассистент булып башлый.

1938 елда Казан дәүләт педагогия институтының математик анализ кафедрасына доцент итеп алына. Институтның физика-математика факультетына декан итеп билгеләнә, әлеге факультетның (русча начар белгән авыл балалары өчен ачылган) татар төркемендә югары алгебра буенча татар телендә лекцияләр укый. КДПИда 1957 елга кадәр эшли[3].

1946 елда Һарун Салихов СССР ФА Казан филиалында эшли башлый[4]: башта Физика-техника институтының гыйльми секретаре, соңрак математика бүлеге җитәкчесе вазыйфаларына билгеләнә[5].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

1950-еллар башында Һарун Сәмигулла улы Салихов, ТАССР җитәкчелеге соравы буенча, нефть ятмаларын рациональ эшкәртү буенча гидродинамик мәсьәләләрне чишү өчен фәнни-тикшеренү эшләрен оештырып җибәрә. Нефть чыганагы контуры белән идарә итү проблемасын чишү юлын күрсәтә. Нефть табуны оптимальләштерү мәсьәләләрендә математик программалаштыру ысулларын файдалануның нәтиҗәлелеген исбатлый.

1951 елда КДУда җир асты гидромеханикасы буенча Һарун Сәмигулла улы Салихов һәм Гомәр Гали улы Тумашев җитәкчелегендә фәнни семинар эшли башлый. Яшь галимнәр әлеге семинарда үзләренең гыйльми эшләре буенча чыгыш ясый. Һ. Салихов һәм аның укучылары тәкъдим иткән ысуллар нефть җитештерү сәнәгатендә киң кулланыш таба.

1955 елда Мәскәүдә Һарун Салиховның «Рәтләрне исәпләү» (рус. Вычисление рядов, М.: Гостехиздат, 1955[6]) монографиясе басылып чыга. Китапта рәтләр теориясендәге төп 3 мәсьәләне ― җыелу билгесен табу, якынча хисаплау һәм рәтләрнең җыелучанлыгын яхшырту мәсьәләләрен ― бер күзлектән чыгып тикшерү юлын күрсәтә[7]. Әлеге хезмәттәге рәтләрне кушу һәм җыелучанлык шартларын оптимальләштерү методлары геофизика, җир асты гидромеханикасы һ. б. гамәли фәннәрдә кулланыла. Кытай теленә тәрҗемәдә әлеге монография 1958 елда Пекинда басыла.

Һ. Салихов ― җир асты гидромеханикасы буенча фәнни юнәлеш булдырган галим. Аерым чыгармалы тигезләмәләрдә Коши ― Ковалевская проблемалары(рус.), рәтләр теориясе, нефть катламнарын рациональ эшкәртүнең гидродинамик мәсьәләләре буенча 70 тән артык гыйлми хезмәтләр авторы. Аның җитәкчелегендә 20дән артык кандидатлык диссертациясе якланган. Гомеренең соңгы елларында Һарун Сәмигулла улы үзенең укучылары булган Л. М. Моратов, В. Е. Поспеев белән берлектә рәтләр һәм интегралларны хисаплау турында монография («Вычисление рядов и несобственных интегралов») язып төгәлли[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Улы Леонард (12.01.1939)[9], кызы Илүсә [10] ― КФУ доцентлары; оныгы Ләйлә Леонард кызы, фән докторы, КФУ профессоры[11].


Искәрмәләр үзгәртү

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.
  2. Салехов Гарун Самигуллович. «Милләттәшләр» порталы
  3. Salekhov Garun Samigullovich. 2022 елның 7 апрель көнендә архивланган. Проект «Личности»(рус.)
  4. Салехов, Гарун Самигуллович. Большая биографическая энциклопедия(рус.)
  5. Казанский физико-технический институт(рус.)
  6. Вычисление рядов. rusneb.ru
  7. Лев Моратов. Яраткан укытучым. // Мәшһүр татар галимнәре. Казан: ТКН, 2011, 303-304нче бит. ISBN 978-5298-02090-9
  8. Салехов, Гарун Самигуллович - Вычисление рядов и несобственных интегралов. Российская государственная библиотека
  9. Салехов Леонард Гарунович. 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ(рус.)
  10. Ilysia Salekhova. 2020 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. Kazan Federal University
  11. Профессор КФУ удостоена Государственной премии Республики Татарстан имени М. И. Махмутова. 2022 елның 7 апрель көнендә архивланган. Сайт КФУ, 25.09.2020(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • А. И. Бородин. Биографический словарь деятелей в области математики. Киев: Радянська школа, 1979.
  • Илүсә Салихова, Сәйәр Хәйдәров. Зур галим, оста тәрбияче. // Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр (төзүчеләр Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов). Казан: ТКН, 2011, 300-303нче бит. ISBN 978-5298-02090-9

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү