Тумашев Гомәр Гали улы (21.11.1910 — 19.9.1984) — совет математигы һәм механигы; физика-математика фәннәре докторы (1946), профессор (1947), Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1950), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1960). 1945 елдан КПСС әгъзасы.[1][2]

Гомәр Тумашев
Туган телдә исем Тумашев Гомәр Гали улы
Туган 21 ноябрь 1910(1910-11-21)
РИ, Казан губернасы, Чистай, Кырмыскалы
Үлгән 19 сентябрь 1984(1984-09-19) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Һөнәре математик, механик
Ата-ана
  • Гали Рәхмәтулла улы Тумашев (әти)
  • Әсма Мортаза кызы Исхакова (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1950)
РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1960)

Биографиясе үзгәртү

Тумашев Гомәр Гали улы 1910 елның 21 ноябрендә Чистайда туган. Аның әтисе - Гали Рәхмәтулла улы Тумашев, чыгышы буенча крестьяннардан, яшь чагында Чистайда һәм Рыбинскида грузчик булып эшләгән, аннары бүрек эшләү һөнәре белән шөгыльләнгән. Ул 43 яшендә, кече улы Гомәрнең туган елында үлә. Әнисе — Әсма Мортаза кызы Исхакова балта остасы кызы була,ул шулай ук бүрек тегү һөнәре белән дә шөгыльләнә.

Гомәр Гали улы 1922 елга кадәр әнисенең тәрбиясендә була, ә 1922 елдан 1927 елга кадәр «Татторг»та сатучы булып хезмәт иткән Исмәгыйльнең абыйсы карамагында була, аннары «Татразнопромсоюз» артелендә цех мөдире булып хезмәт иткән.

1927 елда Гомәр Гали улы Чистайда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Казан индустриаль политехникумына күн эшкәртү бүлегенә укырга керә. Техникумны 1930 елның декабрендә тәмамлый.

1932 елның сентябренә кадәр "Спартак" аяк киеме комбинатында смена мастеры булып эшли. Шул ук елны Казан университетының физика бүлегенә укырга керә. 1934 елның февралендә шәхси үтенече белән Казан авиация институтына күчерелә. Аны аэродинамик бүлекчәнең 3 курсына укырга алалар. 1937 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1941-44 елларда шунда ук, 1944 елдан Казан университетында эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләклкре үзгәртү

Гомәр Галиевичның хезмәтләре аның тормышында ук лаеклы бәяләнде. 1950 елда аңа ТАССРның атказанган фән эшлеклесе исеме, 1960 елда РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелә. Гомәр Галиевич Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Хөрмәт Билгесе» орденнары һәм Советлар Союзы медальләре белән бүләкләнде. Ул берничә тапкыр университет премияләре белән бүләкләнде, шулай ук ССРБ югары уку йорты премияләре һәм боерыклары белән билгеләп үтелде.[3]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Комплекслы үзгәрүчәнлек, дифференциаль тигезләмәләр, гамәли математика, гидромеханика һәм фильтрация теориясе буенча хезмәтләр яза.

Профессор Г. Г. Тумашев Казан университеты тарихында сизелерлек эз калдырган күренекле галим-механик. Аның тырышлыгы белән гидроаэромеханикада, җир асты гидромеханикасында, математикада яңа фәнни юнәлешләр ачыла һәм үстерелә, Бөек Ватан сугышы вакытында туктаган механиклар әзерләүне тергезә, Казан университетында яңа фәнни бүлекчәләр ачада катнаша. Ис киткеч эшкә сәләтлелек, үзенә карата югары таләпчәнлек, кешеләргә игътибар, дип искә алалар аны хезмәттәшләре.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0
  • Кузнецов А.В. Гумер Галеевич Тумашев, 1910 – 1984. – Казань: Изд-во Казанск. ун-та, 2002. – 32 с.ISBN 5-7464-0844-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү