Маһинур Фәйзуллина

Маһинур Фәйзуллина, Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина (1901 елның 13 июне, Атбасар — 1983, Алабуга) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Казан пединституты һәм Алабуга укытучылар институты укытучысы, доцент, филология фәннәре кандидаты, АДПИның әдәбият кафедрасының беренче мөдире. Кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы. Алабуга шәһәренең шәрәфле ватандашы (1994, вафатыннан соң)[1]. 1927-1939 елларда ВКП (б) әгъзасы. Муса Җәлил иҗаты турында шагыйрь үзе исән чагында басылып чыккан бердәнбер монография авторы.

Маһинур Фәйзуллина
Туган телдә исем Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина
Туган 13 июнь 1901(1901-06-13)
РИ, Акмола өлкәсе, Атбасар
Үлгән 1983(1983)
СССР, РСФСР, ТАССР, Алабуга
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, әдәбият галиме
Җефет Хәбиб Вәлиев
Балалар уллары Ук, Өмет,
кызы Ария
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Фәйзуллина лаеклы ялга чыккач

1901 елның 13 июнендә Акмола өлкәсе Атбасар өязе Атбасар өяз шәһәрендә (1879 елга кадәр станица, чик буе кирмәне) туган. Башлангыч белемне Атбасарга килгән Иж-Бубый мәдрәсәсенең җәдитче укытучылары Әфләтүновлардан ала. Биш яшендә укырга һәм язарга өйрәнә. 13 яшендә Троицк хатын-кыз укытучылар семинариясенә укырга керә, әлеге уку йортын (барысы 16 предмет) «бишле» билгеләренә генә тәмамлый. 1917 елда туган шәһәре Атбасарда, 1920 елларда Себердә (Тара, Омск, Новониколаевск, Славгород) укытучы булып эшли, «Азат Себер» газетасын чыгаруда катнаша. «Азат Себер» газетасының мөхәррире Хәбиб Вәлиевка (1896-1937) кияүгә чыга.

1924 елда Х. В. Вәлиевны Мәскәүгә БҮБК карамагына эшкә җибәрәләр. Маһинур Фәйзуллина Мәскәүдә Нариманов исемендәге 27нче санлы татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, бер-бер артлы балалар өчен язган ике китабы чыга: «Октябрь балалары» (1925), «Гали белән Вәли». Аның укучылары арасында булачак язучы Габдрахман Әпсәләмов та (1911-1979) була. 1926 елда М. Г. Фәйзуллина Мәскәүнең Мәскәү елгасы аръягы районы шурасына депутат итеп сайлана. 1927 елда Мәскәүдә узган активист хатын-кызларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә Көнчыгыш (үзбәк, төрекмән) хатын-кызлары делегациясен җитәкли, А. В. Луначарский, А. Коллонтай, К. Цеткин белән якыннан таныша.

1928 елда, Х. В. Вәлиевны фирка Татарстан өлкә комитетына эшкә күчерү сәбәпле, гаилә Казанга кайта. М. Фәйзуллина Казанда пединститут тәмамлый һәм профессор Галимҗан Нигъмәти кул астында аспирантурада укый. 1936 елда 4нче һәм 7нче сыйныфлар өчен «Уку китабы» дәреслек-хрестоматиясе бастырып чыгара, анда үзенең тәрҗемә әсәрләрен дә кертә.

1937 елда ТАССР җир эшләре халык комиссары урынбасары булып эшләгән ире Х. Вәлиевны корткычлыкта гаепләп, кулга алалар һәм тиздән атып үтерәләр. Казан пединтитутында декан урынбасары булып эшләгән М. Фәйзуллина фиркадән чыгарыла, эшеннән куыла, фатирлары тартып алына. Казан кирпеч заводына эшкә урнаша. 1939 елда «советка каршы эшчәнлек»тә гаепләнеп, кулга алына. 1957 елда аклана[2].

1941 елда сугыш башлангач, үзәктән читкә, Алабуга укытучылар институтына җибәрелә. Биредә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган диссертациясен тәмамлый, Казанга барып, диссертациясен яклый. Озак еллар пединститут студентларына татар әдәбиятыннан лекцияләр укый.

Муса Җәлил үзгәртү

Төп мәкалә: Муса Җәлил

М. Фәйзуллина М. Җәлилнең үзе һәм аның иҗаты белән Мәскәүдә татар мәктәбендә укытканда ук таныш була. 1939 елда укытучы Ырынбур педагогия институтының татар бүлеге студентларына совет әдәбияты курсы буенча лекцияләр укырга чакыру ала. Программада Муса Җәлил иҗаты да була. Шагыйрь турында язма чыганаклар булмаса да, М. Фәйзуллина аның шигырьләрен анализлап, лекциялек материал туплый. Чыгыш студентларга охшый. Шуннан соң Муса Җәлил турында мәкалә язу уе туа һәм бу турыда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы мөхәррире Имаметдиновка әйтеп куя. Казанга кайткач, аны Муса Җәлил үзе эзләп таба һәм: «Сез минем турыда мәкалә язарга уйлагансыз икән. Материалларны мин сезгә үзем бирермен», дип әйтә. Бер атнадан шагыйрь бер кочак кулъязмасын китереп тә бирә. Әзер мәкаләне М. Фәйзуллина Гадел Кутуй янында шагыйрнең үзенә кычкырып укый. Шагыйрьнең үзеннән уңай бәя ишеткәч, «Муса Җәлил иҗаты турында» дигән мәкалә 1940 елның март аенда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Бу — шагыйрь үзе исән чагында басылып чыккан, аның иҗатын яктырткан бердәнбер монография була. Берничә айдан Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы аерым китап булып басылып чыга. Автор, култамгасын куеп, китабын М. Фәйзуллинага бүләк итә. Муса Җәлилгә багышланган икенче мәкаләсе 1948 елда (шагыйрьнең исеме тыелган заманда) дөнья күрә[3][4].

Гаиләсе үзгәртү

Өлкән улы Ук Вәлиев 1942 елның көзендә сугышка китә, пулеметчы буларак Сталинград сугышында катнаша, 1943 елның гыйнварында һәлак була.
Кече улы лейтенант Өмет (Эмик) Вәлиев 1944 елның августында сугышта һәлак була. Брест өлкәсе Знаменка авылы янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән. Вафатыннан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кызы Ария Хәбиб кызы Вәлиева (ире буенча фамилиясе Шабашвили) Казанда туа, гомер буе Алабуга пединститутының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты булып эшли, филология фәннәре кандидаты. Улы Әмир Евгений улы Шабашвили (АКШ; http://emirco.net/; http://amirko.livejournal.com/)

Кызыклы факт үзгәртү

Габдрахман Әпсәләмов «Яшел яр» романын (1968) үзен Мәскәү татар мәктәбендә укыткан укытучыларга, шул исәптән татар теле укытучысы Маһинур Фәйзуллинага, багышлаган[5][6].

Хәтер үзгәртү

Алабуганың 2нче татар гимназиясенә исеме бирелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Р. Гайсин. Память и пламя Победы. UNIвести (Газета Елабужского инстиута КФУ), 2014 год, апрель.
  2. Слово об учителе. Вестник ЕГПУ, 2008 год, № 1.
  3. Исмәгыйлева С. Истәлекләргә бай тормыш юлы. «Алабуга нуры», 2001 ел, 7 июнь.
  4. Әхмәтова Г. Укытучым Маһинур апага. «Алабуга нуры», 2001 ел, 7 июнь.

Сылтамалар үзгәртү