Рәхим Гайсин
Рәхим Гайсин (Рәхимҗан Мөхәммәт улы Гайсин) — шагыйрь-бард, КФУның Алабуга институты укытучысы, филология фәннәре кандидаты. РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре. Россия язучылар берлеге әгъзасы.
Рәхим Гайсин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рәхимҗан Мөхәммәт улы Гайсин |
Туган | 26 апрель 1950 (73 яшь) Омск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | галим, укытучы |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1950 елның 26 апрелендә Омскида туган. Мәктәпне тәмамлаганчы Усть-Ишем районы Затон елгачылар бистәсендә яши. Мәктәпне бетергәч, Нижгарга күчеп китә. 1971 елдан Казанда. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1979) тәмамлаган . Шул ук уку йортында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы каршында аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Докторлык диссертациясен әзерләп бетерә.
Хезмәт юлыҮзгәртү
1979 елдан Алабуга дәүләт педагогия институты (хәзер КФУ Алабуга институты) рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында укыта. Доцент.
ИҗатыҮзгәртү
Рус телендә иҗат итә. Иҗат белән бик яшьли шөгыльләнә башлаган. Әсәрләре Себернең җирле матбугатында һәм Нижгарның журналларында нәшер ителә. Татар классик прозасында рус әдәбияты традицияләре темасын ачу белән шөгыльләнә. Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Мансур Сафин, Марина Цветаева, Иван Бунин иҗатына багышланган хезмәтләре бар. Халыкара һәм бөтенрусия фәнни конференцияләрендә чыгыш ясый. Студентларның «Апрель» әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә.[1]
ХезмәтләреҮзгәртү
500 дән артык публицистик мәкалә, 70 тән артык фәнни хезмәт, 2 методик әсбап авторы.
КитапларыҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Алабуга институты рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Литафиша.ру сайты 2016 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Алабуга институты рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-09