Носон-Бер Векслин
Носон-Бер Векслин (рус. Векслин Носон-Бер Залманович, 11 март 1897, Даугавпилс, Витебск гөбернәсе, Россия империясе[1][2] — 17 октябрь 1942 (45 яшь), Норилск, Красноярск крае, РСФСР, СССР) — икътисадчы, географ, профессор (1930). 1926-1929, 1935-1937 елларда ТАССР мәгариф халык комиссары урынбасары. 1930-1934 елларда ТАССР дәүләт планы рәисе урынбасары. 1931-1935 елларда Казан университеты ректоры; 1932 елда КДУның аэродинаминка факультетыннан үзгәртеп корылган Казан авиация институты ректоры булып ала. 1937 елда репрессияләнә, тоткынлыкта вафат була.[4]
Носон-Бер Векслин | |
---|---|
Туган | 11 март 1897 Даугавпилс, Витебск гөбернәсе, Россия империясе[1][2] |
Үлгән | 17 октябрь 1942 (45 яшь) Норилск, Красноярск крае, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Карл Маркс урамы, Казан[3] |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | географ |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |