Кәрим Долотказин
Кәрим Долотказин (18 ноябрь 1935, Иса, Кадошкин районы, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Урта Идел крае, РСФСР, СССР — 6 сентябрь 2022 (86 яшь), Казан, Россия) — Казан педагогика институты укытучысы, икътисадчы, экономика фәннәре кандидаты.
Кәрим Долотказин | |
---|---|
Туган телдә исем | тат. Möxämmätkärim Ibrahim ulı Dolotkazin |
Туган | 18 ноябрь 1935 Иса, Кадошкин районы, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Урта Идел крае, РСФСР, СССР |
Үлгән | 6 сентябрь 2022 (86 яшь) Казан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | доцент |
Эш бирүче | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d][1] |
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Долотказин.
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүМөхәммәткәрим Ибраһим улы Долотказин 1935 елда Мордва Республикасы, Иса авылында игенче гаиләсендә туа.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Ләмберә татар педагогия училищесында, 1953-58 елларда КДУның рус филологиясе һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Диплом алгач, Казан трамвай-троллейбус идарәсенең күптиражлы гәзитәсенең җаваплы сәркатибе. 1960-62 елларда ВЛКСМ Өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор, Татарстан коммунисты журналында өлкән әдәби хезмәткәр. 1966-69 елларда МДУның политэкономия кафедрасында аспирант. 1970 елда МДУда икътисад буенча фән кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1973-82 елларда Казан педагогика институтында: политэкономия кафедрасында өлкән укытучы, доцент. 1982-91 елларда Казан һөнәри-техник педагогика институтында (Мирза Мәхмүтов оештырган һәм җитәкчелек иткән алдынгы фәнни оешма), икътисади белем бирү һәм тәрбия лабораториясе мөдире.
1990 елларда милли хәрәкәттә катнаша, татар милли мәгарифне торгызу максаты куйган «Мәгариф» ассоциациясен оештыручыларның берсе була. Дәүләтнеке булмаган Татар милли университетын оештыру белән мәшгуль була. Теркәлеп, ләкин бинасыз көенчә, аерым галим һәм укытучыларның фидакярлеге белән генә эшләгән берничә хосусый югары уку йортында проректор, декан, кафедра мөдире булып хезмәт куя. Татар милли университеты идеясе Татарстан җитәкчелегендә һәм мәгариф чиновникларында аңлау, кызыксыну һәм ярдәм тапмаганга, ул уку йортлары уңышлы эшләп китә алмыйлар.
К. Долотказин ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы була. 2005 елдан Саранскида Мордовия татарларының Юлдаш (Спутник) гәзите чыга башлагач, редакциясе белән даими хезмәттәшлек итә. Мәкаләләре туган ягының шәхесләренә һәм аерым нәселләрне барлауга багышлана. Язмаларында Усман Кильдеев, Абдулла Кротов, Сөләйман Еналеев, Али Долотказин, Фәрит Ямбушев кебек шәхесләрнең тормыш юлларын барлый һәм тарихи вакыйгаларга ачыклык кертә.
Чыганак
үзгәртү- Казанский университет, 1804-2004 : Биобиблиогр. слов. / Гл. ред. Г.Н. Вульфсон. - Казань : Изд-во Казан. ун-та, 2002-. . 2: 1905-2004 (А-М). Т. 2. - 2004. - 877, [2 с.]