Абдулла Кротов

сукыр җырчы


Абдулла Кротов — тумыштан сукыр җырчы һәм музыкант, борынгы татар-мишәр халык җырларын саклаучы һәм башкаручы.

Абдулла Кротов
Туган телдә исем Абдулла Ибраһим улы Кротов
Туган 12 апрель 1919(1919-04-12)
Иса, Инсар өязе, Пенза губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 17 гыйнвар 2005(2005-01-17) (85 яшь)
Иса, Кадошкин районы, Мордовия, Россия яки Кадошкин районы, Мордовия, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре баянчы, җырчы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Абдулла Ибраһим улы Кротов 1919 елда Инсар өязе, Иса авылында ярлы гаиләдә дөньяга килә. Тугачтын ике атнадан атасы тифтән үлә. Үзенең дөньяга килү шартларын Абдулла Кротов шигъри юлларга салып тасвирлый:

  Авылларга тиф таралган

Унтугызынчы елларда.
Көп кешене алып киткән
Кире кайтмас соңгы юлларга.

Йогышлы тиф, төрле авыру
Барысы да бергә җыелган.
Һәр көн саен зәрәтләргә
Өч-дөрт кеше күмелгән.

Атыбыз, сыерыбыз үлгән,
Әтиемне тиф алган.
Тугыз ян гаилә язмышы
Әнием башына калган.

Рәхмәт инде Үмәр муллага,
Бушлай танасын биргән.
Шул тананын сөтен эчереп

Әнием безне үстергән.
Абдулла Кротов,[1]
 

Абдулла кечкенәдән олылардан бик күп борынгы җырлар ишетеп, аларны хәтерендә тота. Иса авылы мәктәбендә 5 класс бетерә. Үзе сөйләгәнчә, бер елны авылга Казаннан офтальмолог, сәламәтлек саклау наркомы Сөләйман Еналеев кайта. Ул үсмер Абдулланың күзен тикшереп, дәвалау мөмкинлеге турында сөйли, өч-дүрт елдан чакырып алырга ышандыра. Ләкин насыйп булмый, 1938 елны Еналееевны халык дошманы диеп кулга алалар.

1937 елда аны Чирмиш авылында оештырылган сукырлар мәктәбенә җибәрәләр. 1939 елда мәктәп Инсарга күчерелә, 1940 елда — Ардатуга. Сукырлар мәктәбендә яшьләрне Брайль әлифбасы буенча укырга, тормыш-көнкүрештә зарур күнекмәләргә, үз-үзләрен карарга өйрәтәләр. Мәктәпне 1943 елда тәмамлаганда илдә сугыш бара. Абдулла авылына кайта, өйдәгеләрнең ачлы-туклы тормышын аңлый. Ике абыйсы сугышта башларын салалар. Абдулла үз көнен үзе күрә башлый. Сукыр Абдулла поездларда, пароходларда баянында уйнап төрле җырларны, русча һәм татарча, сугыш турындагыларны башкара, продуктлата һәм акчалата табыш алып, әнисенә һәм туганнарына ярдәм итә. Тугыз ел буена ул Әстерханнан алып, Украинага хәтле булган шәһәрләрнең базарларында, мәйданнарында чыгышлар ясый.

1954 елда Нариманов исемендәге колхоз идарәсе аны эшкә урнаштыра, шулай итеп аның юлда йөрүләрен туктата. Абдулла колхозда 42 ел буе курьер, каравылчы булып эшли.

1957 елның җәендә Исага экспедиция белән Казаннан танылган фольклорчы Хәмит Ярми килә. Исада булган 5 көн эчендә ул Абдулладан 20дән артык татар-мишәр җырын магнитофонга яздыра. 1958 елны Ярми Абдулланы Казанга чакыртып ала, шул килүендә аңардан 34 көй язып алына, шул исәптә «Алтын кармак», «Алмагач», «Крымка бүрек», «Әбделмән купич», «Ике дә генә егет печән чаба», «Мәдрәсәдә», «Батрак җыры», «Шәлчеләр». Шул ук вакытта Ярми Бутлеров урамындагы клиниканың күз табибы Круглов белән алдан сөйләшеп, Абдулланы күрсәтергә алып килә. Бераздан яңадан Казанга килгәч, профессор Круглов (С. Еналеев шәкерте) Абдулланың күзләренә операция ясый. Абдулла өлешчә күрү сәләтен кайтара.

1960 елны Абдулла соңгы тапкыр Казанга килә һәм тагын 7 җыр, 2 әкият яздыра.

Абдулла Кротов 2005 елның 17 гыйнварында туган авылында дөнья куя.

Иҗат һәм хәтер үзгәртү

Абдулла Кротовтан язып алынган җырлар борынгы һәм тарихи татар музыкаль мирасына багышланган җыентыкларда дөнья күрә. 1979 елда Мәскәүдә «Татарско-мишарские песни» дигән җыентык чыга, төзүчеләре Х.Ярми һәм З.Сәйдәшева. Анда Кротовтан һәм Хафиз Ишмәмәтовтан язып алынган җыр текстлары урын ала. Китапка кушымта итеп ике башкаручының оригиналь язмалары төшерелгән сыгылмалы грампластинка өстәлә. Кротов башкарган җырлар шулай ук М. Нигъмәтҗанов 1970 елда Мәскәүдә чыгарган «Татарские народные песни» җыентыгында, 1988 елда Казанда чыккан «Татар халык иҗаты» күптомлыгының «Тарихи һәм лирик җырлар» томына кергән.

1910 елларда язылган һәм А.Кротовтан язып алынган «Иса суы» җырының көе Илһам Шакиров репертуарына кергән. Олуг җырчы аны Зыя Ярмәкинең «Ак каен» шигыре сүзләре белән башкарган.

Үзе яшәгән Мордовиядә А.Кротов алай популяр булмый, аңа мордва халкының фольклорын саклаучылары С.Люлякина һәм Фекла Беззубовага кебек игътибар бирелми. Сукыр җырчы-музыкант Кротов сиксән яшенә таба менгәндә генә тиешле бәяләмәсен ала һәм киң җәмәгатьчелек арасында таныла. Моңа аеруча зур өлешне Саранскида яшәүче журналист Ирек Биккинин кертә. 1998 елда ул чыгарган «Татар газетасы» Кротовның бер бәетен чыгара. Аннары Кадошкино район газетасында зур материал басыла. Шуннан ары Азатлык радиосында, Мордовия радиосының татарча тапшыруында Абдулла Кротов белән әңгәмәләр эфирга чыга. «Татарстан яшьләре»ндә, Мордовия газеталарында аның турында мәкаләләр басыла. Абдулла Кротов турында материал Мәскәүнең ТВЦ каналында күрсәтелә.

Арабыздан киткән җырчы-музыкант истәлегенә багышлап 2006 елның гыйнварында Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында хәтер кичәсе оештырыла.

2010 елда ТӘһСИ гыйльми шурасы карары белән җырчы турында материалларны туплап «Халык җырчысы Абдулла Кротов» исемле китап чыга. Китапка мәкаләләр, интервьюлар, истәлекләр, җыр текстлары кергән.

Интернет челтәрендә Абдулла Кротовка багышланган сәхифә бар: http://abdulla-krotov.narod.ru/. Аның оештыручылары И.Биккинин, А.Капкаев, К.Долотказин һәм А.Сибгатуллин.

«Кояш көн дә чыга» үзгәртү

1963 елда язучы, шул чактагы ТӘһСИ аспиранты Эдуард Касыймовның “Кояш көн дә чыга” дигән повесте чыккан. Татарстан радиосында бу китап буенча Галиәскар Камал театры артистлары катнашында сәгать ярымлык радиоспектакль да яздырылган.

Китапның төп герое – Ишкәй авылында яшәүче сукыр җырчы һәм музыкант Абдулла Иртуганов. Бу авылга фольклорчы Якуп Сәйфи килә һәм Абдулладан күп җырлар язып китә. Аннан соң Абдулланы Казанга чакырталар һәм аңардан 50гә якын җыр язып алалар.

“Кояш көн дә чыга” китабының герое Абдулла Иртуганов нәкъ Абдулла Кротовтан язып алынган. Китаптагы фольклорчы Якуп Сәйфи – ул чынбарлыкта Хәмит Ярми, ә Ишкәй авылы һәм Ишкәй елгасы – ул Иса авылы һәм Иса елгасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү