Серафима Люлякина

Серафима Марк кызы Люлякина (1922 елның 29 июле, Нижнеягодное, Бугуруслан өязе, Самара губерниясе — 17 гыйнвар 1993, Саранск) — Эрзя язучысы, әкиятчесе.

Серафима Люлякина
Туган 29 июль 1922(1922-07-29)
Нижнеягодное[d], Сельское поселение Подбельск[d], Похвистнево районы
Үлгән 17 гыйнвар 1993(1993-01-17) (70 яшь)
Саран, Россия
Үлем сәбәбе карсынума
Күмү урыны Нижнеягодное[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы, рассказчик, композитор

Биография үзгәртү

Серафима Люлякина — РСФСР Самар губернасының Түбән Җиләкле (хәзерге Похвистнево районы) авылында күп балалы эрзә гаиләсендә туа. Симадан тыш гаиләдә өч абыйсы үскән. Кыз кызыксынучан, шаян булып үсә. Барысы да аны язучы һәм әкиятче буларак белгәннәр .

Яшьтәшләреннән ул гаҗәеп сизгерлек һәм сокландыргыч булуы белән аерылып торды. Халык сүзен,моңлы хисләрен җиңел кабул итте. Әмма Серафима җырларны бик яраткан. Аның туган авылында яшәгәне булмаган.

Идел Аръягының Богырслан өязе элек-электән Эрзя фольклорының "тыюлык" формасындагы үзенчәлек булып санала. Әкиятләр, легендалар, җырлар, йола поэзиясе— биредә күп җирдә сакланган. Монда, борынгы телдән-шигъри культураның бай туфрагында Василий Радаев, Артур Моро, Ксения Петрова, Михаил Втулкин, Числав Журавлев һәм башкалар кебек танылган Эрзя язучыларның тамырлары үскән. Әлбәттә, биредә әкият һәм җыр сәнгате очраклы түгел.

Люлякина җырлауга, шигъри сөйләргә һәвәслеге иртә күренә. Балачакта ук аның чиста, табигать биргән тавышы һәм ишетүе яхшы була. Бик яхшы хәтергә ия булып, ул бик тиз арада дус-кызларының һәм авылдашларының җырлаган җырларын үзләштерә. Һәр җырны генә түгел, ә көйен дә истә калдырган.

Бу елларда Серафимга 105 ел яшәгән һәм бөтен Самара губерниясендә җырәкият сәнгате белән дан тоткан— Әнисья Ефим кызы зур иҗади йогынты ясый. Аның репертуарын Люлякина отып ала. Анардан кызга җырга, туган илгә мәхәббәте күчкән. Аның җиңел кулы аркасында, оныгы " Артист булырга хыялланам",-дигән.

Шундый игелекле иҗат даирәсендә үскән , Люлякина кечкенәдән үк сәхнәгә күтәрелде, балалар олимпиадаларында һәм үзешчән сәнгать смотрларында бик теләп катнашты. Ул бик күп җырлар белгән һәм җәй көнне такмаклар иҗат иткән. Аның кайбер җырлары район газеталарында да басыла. Люлякинаның талантын күреп, аңа музыка, шигърият өйрәнергә киңәш итәләр. Әмма моны ул матди кыенлыклар аркасында тормышка ашыра алмый.

Шул ук сәбәп аркасында , аңа бишенче сыйныфта укуны да ташлап китәргә туры килә. Эшләргә, кече энеләрен һәм сеңелләрен турында кайгыртырга кирәк була. Серафима Марковна җиде бала тәрбияләп үстерә.

1992 елда Серафима Марковнага «яман шеш» диагнозын куялар. 1993 елның 17 гыйнварында вафат була. Туган ягында — Җиләкле авылында җирләнә.

Хезмәте үзгәртү

Республика вакытлы матбугатында һәм күмәк җыентыкларда басылып чыкты .

С. Люлякинаның иң беренче китабы — «Морон гайть» («Җыр чыңы») 1982 елда дөнья күрә. Бер елдан соң бу китап Халыкара китап күргәзмәсендә I дәрәҗәле дипломга лаек була. Люлякинаның башка китаплары: «Сөйлим сиңа» (1986), «Минек оянок» («Безнең дусларыбыз») 1988 ел, «Тонеть, Мордовиям» («Сиңа, Мордовиям» 1991), «Әкиятләр, шигырьләр, мәсәлләр» (1993).

Казанышлары үзгәртү

Бөтенрусия һәм Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты. Мордва АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре( 1990), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1992), Мордовия комсомолы премиясе лауреаты (1992).

Аның иҗаты нигезендә Эрзя халкының фольклоры һәм мәдәнияте турында күп кенә китаплар булдырылды.

Похвистнево районының Җиләкле авылында Серафим Люлякинаның музее бар.

Әсәрләре үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Библиотека литературы Мордовии
  • Поэты Мордовии