Төп менюны ачу

Шагыйрь

Числав Журавлев
Туган 27 әприл 1935(1935-04-27)
Большой Толкай[d], Похвистнево районы, Урта Идел крае, РСФСҖ, ССҖБ
Үлгән 18 аугыс 2018(2018-08-18) (83 яшь)
Мәскәү өлкәсе, Русия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Волгоград дәүләт физик мәдәният академиясе[d]
Һөнәре тәрҗемәче, шагыйрь, язучы
Числав Журавлев
Журавлев11.jpg
Тугач бирелгән исеме: Вячеслав Григорьевич Журавлев
Туу датасы: 27 апрель 1935
Туу урыны: Олы Толкай, Похвистнево районы, Куйбышев крае, РСФСР, СССР
Үлем датасы: 18 август 2018
Үлем урыны: Мәскәү өлкәсе, Русия
Милләт: СССР Русия
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь
Юнәлеш: социалистик реализм
Жанр: проза, шигырь
Иҗат итү теле: Эрзә теле Рус теле
Дебют: 1982
Премияләр: 1999 — Матиаса Кастрена исемендәге премия лауреаты. (Финляндия)

2005эрзя телендә әдәби иҗат өчен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә губерния премиясе (Самара өлкәсе),

2008Эстония һәм фин-угор әдәбиятлары ассоциациясенең тугандаш халыклары программасы әдәби премиясе

Числав Григорий улы Журавлев (чын исеме — Вячеслав, 27 апрель, 1935, Олы Толкай авылы Подбельск районы (хәзерге Похвистнево районы) , Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсе18 август 2018) — эрзян совет шагыйре һәм язучысы,[1].

БиографиясеҮзгәртү

Кече Толкай мордва педтехникумын тәмамлый, Куйбышев өлкәсенең Кошки районы Чесноково урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. 1954 елдан 1957 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Аннары 12 елдан артык Себердә төрле вазыйфаларда эшләгән. 1967 елда Куйбышев шәһәренә кайта. 1975 елда Волгоград физкультура институтын тәмамлый

60 нчы елларда — авыр атлетика буенча тренер, алтын прискаларда тырышучы, бортрадчы (Магадан өлкәсе). 1967 елдан — физкультура укытучысы, тренер, спорт судьясы.

Шигырьләрне мәктәптә укыган чакта ук яза башлый. Ул вакытта эрзә теле һәм әдәбиятын укыткан В.К. Радаев аның беренче укытучысы һәм остазы була. Ул шулай ук әдәби түгәрәк алып барган. Булачак язучының дөньяны күзаллауы һәм әхлакый тәҗрибәсе авыр тормыш кичерешләренең турыдан - туры тәэсире астында барлыкка килә.

Беренче әсәрләре: «Шигърият көне» (1977), «Салават күпере» (1979), «Идел таңнары» (1981) һ. б. Куйбышев җыентыкларында рус телендә басылып чыга.

ХезмәтләреҮзгәртү

1982 елда «Эрзянь правда» газетасында һәм «Сятко» журналында эрзә телендә язылган күп шигырьләр бастырыла. Аны Мордовия язучылар даирәләрендә дә, китап укучылар да күрәләр. Эрзянның «Чилисема» балалар журналында, «Эрзянь мастор» газетасында, Самара өлкәсенең «Валдо ойме» газетасында актив басыла.

Журавлев әсәрләре «Маней васолкст» («Ачык ераклыклар») һәм «Горизонт» коллектив җыентыкларында басылды. Журавлевның «Сёксень цецят» («Көзге Чәчәкләр») беренче шигъри китабы 1991 елда Мордва китап нәшриятында басылып чыга. Аннан соң аның «Овтонь латко» («Аю ишегалды», 1993), «Каргонь вайгель» («Торна тавышы», 1995), «Валдо ойме» («Якты күңел», 1996), «Кемань валдо» (Дин, 2002), "Седеень вайгель» ("Йөрәк тавышы", 2004) һ. б.

2007 елда Числав Журавлевның унынчы китабы — «Каргинеть» («Торналар») шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Алдагы еллардагы кебек үк, ул укучыларны матур шигъри иҗеге һәм халык зирәклеге белән сөендерә. В. Григорьевичның шигырьләрендә, һәр юлда, һәр сүздә, үз халкына һәм туган телеңә мәхәббәт сизелә. Журавлевның шигырьләреннән яхшылык, яктылык һәм җылылык бөркелә, ә гадәти булмаган зирәклек гади сүзләр белән тасвирлана. Автор бу юнәлештә үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу шигъри осталыкның үсеше, кеше күңеленең нечкә чагылышларының тирәнлеге турында сөйли.

Эрзян шагыйре һәм язучы Числав Журавлевның нәшер ителгән китаплары исемлеге:

  1. «Сёксень цецят» («Көзге чәчәкләр»). — Саранск, 1991.
  2. «Овто латко» («Аю чокыры»). — Саранск, 1993.
  3. «Каргонь вайгель» («Торна тавышы»). — Саранск, 1995.
  4. «Валдо ойме» («Якты күңел»). — Саранск, 1996.
  5. «Арсемат ды ёжот» («Уйлар һәм хисләр»). — I т. — Саранск, 1999.
  6. «Вечкемань теште» («Мәхәббәт йолдызы»). — II т. — Саранск, 2000.
  7. «Кемемань валдо» («Өмет уты»). — III т. — Саранск, 2001.
  8. «Арсемань пакся» («Уйлану кыры»). — Саранск, 2003.
  9. «Седеень вайгель» («Йөрәк тавышы»). — Саранск, 2004.
  10. «Каргинеть» («Торналар»). — Саранск, 2007.
  11. «Kurekesed» («Торналар»). — Таллин, 2010. ISBN 9789949445394
  12. «Эрямонь юр» («Тормыш нигезе»). — Саранск, 2011.
  13. «Кочказь произведеният» («Сайланма»). — Саранск, 2012.

Шагыйрьнең тематик диапазоны күпкырлы.Ул үзенең вакытының шатлыгын һәм борчуын, хезмәт кешесенең өметен, рухи дөньясын чагылдыра. Аның шигъриятенә ачык образлар, хикәяләрнең гадилеге хас. Шагыйрь шигырьләрендә табигать дөньясы һәм кешелек мөнәсәбәтләре дөньясы бердәмлеген тәкъдим итә.

Числав Журавлевның әсәрләре үз чыганакларына карата кызыксыну артуына, эрзян халкының рухи-әхлакый потенциалын баетуга, туган телне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Числав Григорьевич Журавлев Самара өлкәсендә һәм Мордовия Республикасында үткәрелә торган әдәби кичәләрдә, өлкә милли бәйрәмнәрендә, милләтара фестивальләрдә актив катнаша.

КазанышларҮзгәртү

1989 елда Числав Журавлев беренчеләрдән булып Самара өлкәсе эрзянск-мокшан җәмгыятенең Масторава беренче оештыручыларының берсе була.

1990 елдан 2002 елга кадәр өлкә радиосында эрзян телендә радиотапшырулар алып бара (ГТРК «Самара»), шулай ук күпмилләтле «Радио-7 Самарадан».

1996 елдан - Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

1999 елда Журавлев фин-угор халыкларының радиожурналистикасын үстерүгә керткән өлеше өчен Матиас Карен җәмгыятенең Халыкара конкурсы лауреаты була.

2002 елда – эрзян телен саклау һәм үстерү өчен – А. П. Рябов исемендәге эрзян телен коткару фондының (Мордовия Республикасы, Саранск шәһәре) премиясе лауреаты.

2005 елда - эрзя телендә әдәби иҗат өчен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә губерния премиясе лауреаты (Самара өлкәсе).

2008 елда Самара эрзян язучысы Числав Журавлевка Эстониянең туган халыклары программасы һәм фин-угор әдәбиятлары ассоциациясенең «Каргинеть» («Торналар») шигырьләр җыентыгы өчен "нәфис шигъри әсәр" номинациясендә әдәби премия бирелә.

2009 елдаМордовия Республикасы Башлыгы Указы белән милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Числав Журавлевка «Мордовия Республикасының атказанган шагыйре»дигән мактаулы исем бирелә.

2009 елда - Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының Мактау грамотасы белән бүләкләнелә.

2011 елның 2 июлендә "Масторава" XIII өлкә мордва фестивалендә (Самара өлкәсе, Отрадный шәһәре) Числав Журавлев Самара өлкәсендә мордва милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Самара өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2012 елның 18 май көнне Самар өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында Числав Журавлевның "Карга вайгель" шәхси сайтының презентациясе узды - www.числав.рф.

Числав Журавлев - Россия Федерациясенең фин-угор халыкларының V съезды делегаты (Мордовия, Саранск шәһәре, 2013 елның 26-28 сентябре).

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. История Мордовии в лицах: Биогр. сб. Кн. 3 /Редкол.:П.Д. Грузнов (отв.ред.), В.А. Чугунов, А.Н. Келина и др. — Саранск. Тип. «Крас. Окт.», 1994. — 376 с. ISBN 5-7493-0218-0

СылтамаларҮзгәртү