Чирмиш, Таласлау (рус. Черемишево) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Чирмиш авылы Таласлау елгасы буенда урнашкан, шуңа күрә аны күбесе елга исеме белән атыйлар.

Чирмиш
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Ләмбрә районы
Координатлар 54°15'40"тн, 45°4'46"кнч
Халык саны 556 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83441

Авылны 1642 елда Темниковтан килгән 40 татар морзасы нигезләгән. Риваять буенча, Саранск шәһәрен төзергә килгән халыкның бер өлеше Таласлау елгасының ярында, палаткалар корып, яшәгәннәр. Шулар арасында бик чибәр, бик эшчән бер әрзә егете булган. Аның исеме Черимшан булган дип сөйлиләр. Ул егет Саранск шәһәрен төзеп бетергәч тә, шул Таласлау елгасы янында, кечкенә генә өй төзеп һәм гаилә корып, яши башлаган, диләр. Шуңа күрә авылны да аның исеме белән йөртә башлаганнар, ди.[1]

Авылда 1869 елда 144 йорт булган.

Атамасы мордва исеме Черемисьтан (Пермисьтан) килә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү