Долотказин
Долотказиннар — татар морзалары фамилиясе. Чыкмышлары буенча Мордва Республикасы Иса авылыннан.
Күренекле вәкилләре:
- Хәмзә Долотказин (1890-1979), мәгърифәтче, Пенза татар педагогия техникумы һәм Камышлы татар педучилищесы директоры.
- Гали Долотказин (1901-1988, Байдек), ТАССР профсоюзлары башлыгы.
- Кәрим Долотказин (1935-2022, Дыгыль) — татар галиме, 1990 нчы елларда дәүләтсез Татар милли университетын оештыру төркеме әгъзасы.