Лилия Имаева
Лилия Имаева, Лилия Сөләйман кызы Имаева (1949 елның 7 ноябре, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — мәдәният эшлеклесе, Казандагы В.И. Ульянов-Ленин йорт-музее директоры (1988-1997), ТР мәдәният министры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999).
Лилия Имаева | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Лилия Сөләйман кызы Имаева |
Туган | 7 ноябрь 1949 (74 яшь) ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш |
Яшәгән урын | Гаврилов урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | педагог, мәдәният хезмәткәре |
Балалар | ике кызы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1949 елның 7 ноябрендә ТАССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен (1966, алтын медальгә), Казан дәүләт педагогия институтын (1970, кызыл дипломга) тәмамлаган. 1970-1973 елларда Җәлил бистәсендә һәм Казанның 101нче мәктәбендә математика укыта. 1973-1979 елларад Казан курчак театрында педагогика бүлеге мөдире. 1979-1988 елларда КПССның Вахитов район комитетында инструктор. 1988-1997 елларда Казандагы В.И. Ульянов-Ленинның мемориаль музей-йорты директоры. 1997 елдан ТР мәдәният министры урынбасары.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.