Александр Бендецкий

Александр Бендецкий, Александр Григорий улы Бендецкий, рус. Бендецкий Александр Григорьевич (1911-1943) — язучы, тәрҗемәче, Татар дәүләт филармониясе артисты. Бөек Ватан сугышында фронтта концерт куйганда мина кыйпылчыгы тиеп, госпитальдә вафат була. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1940). КПСС әгъзасы (1942).

Александр Бендецкий

А.Г. Бендецкий (1911-1943)
Тугач бирелгән исеме: Александр Григорьевич Бендецкий
Туу датасы: 16 гыйнвар 1911(1911-01-16)
Туу урыны: Полтава губернасы (хәзерге Украина Черкассы өлкәсе) Золотоноша шәһәре
Үлем датасы: 29 апрель 1943(1943-04-29) (32 яшь)
Үлем урыны: Иваново өлкәсе
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1938-1943
Юнәлеш: проза, поэзия, тәрҗемә
Жанр: хикәя. шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Ул кайтыр» (1938)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1911 елның 16 гыйнварында Полтава губернасы (хәзерге Украинаның Черкассы өлкәсе) Золотоноша шәһәрендә кустарь гаиләсендә туган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Туган шәһәрендә 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, Ташкәнтка күчеп китә. Анда тире-күн заводында өйрәнчек булып, мамык игү трестында хисапчы булып, химик чистарту әртиле идарәсендә экономист булып эшли.

1932 елда Казанга күчеп килә. 1934 елга кадәр Торгсинның Татарстан конторында экономист, 1939 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының план бүлегендә экономист. Эштән аерылмыйча укып, рабфак тәмамлагач, Казан коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтына укырга керә. 3 нче курстан Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегенә күчә. 1939 елның августыннан Татар дәүләт филармониясе артисты.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Сугыш башлангач, ТАССР халык комиссарлары шурасы каршындагы сәнгать эшләре буенча идарә А. Бендецкийны ансамбль составында хәрби бүлгеләргә хезмәт күрсәтү өчен фронтка җибәрә. 1942 елның февралендә Костромада, мартта Ивановода хәрбиләр алдында чыгыш ясыйлар. 1942 елда КПСС сафына алына.

1943 елның 29 апрелендә снаряд кыйпылчыгы тиеп, авыр яралана һәм госпитальдә вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Кыска иҗат гомерендә (1938-1943) Татарстан китап нәшриятында 4 китабы басылып чыга. Күмәк җыентыкларда — «Ватан» (Родина, 1940), «Канга кан» (Кровь за кровь, 1942), «Советская Татария» газетасында шигырьләре, хикәяләре, очерклары басылган.

Тәрҗемәләре үзгәртү

Татар әдипләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Туган авыл», Абдулла Алишның «Әнием әкиятләре», Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» пьесасын (Гадел Кутуй белән бергә), Сибгат Хәким, Гадел Кутуй, Нәби Дәүли шигырьләрен тәрҗемә иткән.
Иң соңгы тәрҗемә әсәре — Ш. Зәйнинең «Шүрәле» пьесасы.

Китаплары үзгәртү

  1. Он вернется. Казан, ТКН, 1938.
  2. Ёлка. Казан, ТКН, 1939.
  3. На границе. Казан, ТКН, 1940.
  4. Азбука Великой Отечественной войны. Казан, ТКН, 1941.
  5. За честь родной страны. Казан, ТКН, 1941.

Әдәбият үзгәртү

  1. Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана (биобиблиографик белешмәлек). Казан, ТКН, 1970.
  2. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Казан, ТКН, 1986.
  3. Гиниятуллина А. И поднялись его сыновья. «Советская Татария», 1968 ел, 2 июнь.
  4. Мубаракшина Р. Вечер памяти артиста. «Казанские ведомости», 2006 ел, 18 гыйнвар.
  5. Мөбәрәкшина Р. Язучы,тәрҗемәче һәм артист. «Шәһри Казан», 2006 ел, 20 гыйнвар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү